МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Бакчадагы көзге эшләр
12.09.2014
Табигатьтә көзнең иң гүзәл чоры - "әбиләр чуагы" хакимлек итә. Кояшлы көннәрне без дә кулдан ычкындырмаска тырышабыз. Мәш килеп мәктәп бакчасында эшләп йөрибез. Әнә бүген 5 нче сыйныф укучылары чәчәк орлыклары җыярга чыктылар.
-
Белем бәйрәме
01.09.2014
Бүген бездә Белем бәйрәме! Әлеге көнне аеруча, 1 нче сыйныфка килүче укучылар зарыгып көтеп алгандыр мөгаен. Сөенеп, шатланып, зур өметләр баглап быел 1 нче сыйныфка 5 укучы керә. Аларга һәрвакыт ярдәмче, киңәшче, таяныч булучы беренче укытучылары- Мөхетдинова Алсу Назымовна булыр. Без аңа сәламәтлек, сабырлык, эшендә зур уңышлар телибез. Укучыларны бәйрәм белән котлау өчен, район вәкилләре Хәялиев Р.Р., Вәлиев Р.Ф. һәм "Гөбнә" агрофирмасы вәкиле Боярина О.М. килде. Шулай ук бәйрәмдә ветеран укытучыларыбыз да катнашты.
-
Ата- аналар җыелышы
29.08.2014
Бүген бездә ата-аналар җыелышы узды. Әлеге җыелышта 1 һәм 3 нче сыйныф укучыларының ата-аналары катнашты. Сәбәбе- бу уку елыннан, әлеге ике сыйныфның берләштереп укытылуы. Җыелышта әлеге мәсьәлә буенча ата-аналарның күпсанлы сорауларына җавап бирелде.
-
Мәктәп формалары күргәзмәсе
27.08.2014
Бүген 4 укучыбыз, укытучыларның август конференциясе кысаларында уздырылган, мәктәп формалары күргәзмәсендә катнашып кайттылар. Алар әлеге күргәзмәдә безнең мәктәпнең укучылар өчен сайланган формалары белән таныштырдылар.
-
Белем бәйрәменә әзерлек башланды
10.08.2014
1 сентябрь - Белем бәйрәменә әзерлекне башлап җибәрдек. Бу уку елында мәктәбебез тагын 5 укучыга тулыланырга тора. Алар белән җырлар, шигырьләр өйрәнәбез. Нәниләр репитицияләргә бик теләп йөриләр.
-
Мәктәп бакчасында эш кайный
16.07.2014
Мәктәп бакчасы балаларның шат тавышыннан тынып тормый. Биредә һәр көнне эш кайный. Хәзер чират 5 нче сыйныфка күчкән укучыларда. Алар бүген кишер чүбен утыйлар.
-
Ремонт дәвам итә...
10.07.2014
Мәктәбебездә ремонт дәвам итә. Быел без зур эшкә керештек - спорт залын ремонтлыйбыз. Тәбәләрен агарттык, инде хәзер кем стена, кем тәрәзә ә кемдер идәннәрен буйый. Әлеге эшне төгәлләгәннән соң сыйныф бүлмәләрен ремонтларга керешербез.
-
Лагерьне яптык
30.06.2014
Кичә "Чишмәкәй" лагере үз эшен тәмамлады. Балалар әлеге көн уңаеннан зур концерт куйдылар, аннан соң сабантуй уеннарында катнаштылар. 3 сәгатькә сузылган әлеге уеннардан укучылар бик кәнагать калдылар. Соңыннан линейка булды, лагерь эшчәнлегенә гомуми нәтиҗәләр ясалды. "Хыял" отряды 2 балл аерма белән "Дуслык" командасыннан өстен чыкты.
-
Чыгарылыш кичәсе
28.06.2014
25 июнь көнне мәктәбебез канат ярган 2 укучысын олы юлга озатты. 1 егет һәм кызыбыз, имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, кулларына төп мәктәпне тәмамлау турындагы өлгергәнлек аттестаты алды. Әлеге кичәдә әти-әниләр, укытучылар һәм районнан килгән вәкил - архив бүлеге мөдире Хәйруллина Әлмирә Габделхәй кызы катнашты.
-
Математика елы йомгаклары
27.06.2014
25 июнь көнне «КОРСТОН” да математика елын йомгаклау тантанасы булды . Монда узган 2013-2014 нче уку елы – математика елында эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, лаеклылар бүләкләнде. Безнең мәктәптән математика укытучысы Галиуллина А.С. катнашты. Ул укытучыларның икенче дистанцион олимпиадасы призеры дипломы алды.