МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Нәни шагыйрә
06.05.2015
Кичә, 1 нче сыйныф укучысы Гирфанова Газизә, сыйныф җитәкчесе Мөхетдинова Алсу Назым кызы белән берлектә Казан Федераль Университетында 1 Республика "Җиңү җыры" әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашып кайтты. ТР ның Фән һәм Мәгариф министрлыгы, ТР ның Журналистлар һәм Язучылар берлеге, ТР ның "Прогресс" яшьләр үзәге һәм "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды белән берлектә үткәрелүче, 8 - 14 яшьлек катнашучылар арасында "Шигърият" номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнүче нәни кызчыгыбызны тәүге зур җиңүе белән кайнар котлыйбыз, һәм киләчәктә зур уңышлар телибез!
-
Кишер чәчтек
30.04.2015
Ниһаять, озак көтеп арыганнан соң, язгы кояш безне үзенең җылы нурлары белән сөендерә башлады. Әлеге форсаттан файдаланып, без бакчада гөр килеп кишер чәчеп алдык. Озыыыыын түтәлләрдә, тиздән кишер үсентеләре баш төртер дип көтәсе генә калды.
-
Сингапур фестивале
29.04.2015
Мәктәптә 27 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр мәгариф бүлегенең 54 нче номерлы карары нигезендә Сингапур методикасы буенча ачык дәресләр фестивале үтә. План буенча һәр укытучы дәрес күрсәтә, үзанализ ясый. Дәресләрдән соң һәр көн үткәрелгән дәресләргә анализ бирү һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан түгәрәк өстәл оештырыла
-
4 нче сыйныфлар сынау үтә
29.04.2015
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы буенча 5029/15 (20.04.2015 ел) нче № лы карары нигезендә 4 нче сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерү дәвам итә. Бүген алар татар теленнән сынау узалар.
-
Бөек Тукай туган көн
25.04.2015
26 нчы апрель- татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайның туган көне. Шул көн уңаеннан безнең мәктәптә дә аны искә алу кичәсе узды. Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, биографиясен искә төшерделәр. Китапханәче Хәйретдинова Л.Р. Габдулла Тукай иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырган иде.
-
Төбәкара олимпиада җиңүчеләре
23.04.2015
КФУ тарафыннан үткәрелгән төбәкара татар теле олимпиадасында безнең укучыларыбыз яхшы белемле булуларын күрсәттеләр. 2 турны да уңышлы үтеп, 9 нчы сыйныф укучылары Хуҗина Гүзәл һәм Шәмсетдинова Илзирә 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булып кайттылар. Укучыларны һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызын әлеге уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин!
-
"Язгы игелек атнасы". 2 нче көн.
22.04.2015
Бүгенге көн "Йөрәк җылыбызны Сезгә бүләк итәбез!" дигән исем астында үтте. Әлеге чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучылар белән очрашуга тыл ветераны Габидуллин Әминә апа килде. Ул сугыш вакытындагы михнәтләрне укучыларга бәян итте. Ә балалар исә аңа җырларын бүләк иттеләр. Дәресләрдән соң укучылар сугыш ветераны Заһидуллин Зиннәт абый янына барып, аның хәлләрен белеп кайттылар.
-
"Язгы игелек атнасы". 1 нче көн.
20.04.2015
Бүген без, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Республикакүләм "Язгы игелек атнасы" дип исемләнгән акциягә кушылдык. Әлеге акциянең беренче көне- "Игелекле эшләр кыл!" дигән девиз астында үтте. 5-9 нчы сыйныф укучылары үзләре шефлык иткән сугыш һәм тыл ветераннары янына барып йорт эшләрендә ярдәм иттеләр, хәлләрен белделәр, моң-зарларын тыңладылар.
-
4 нче сыйныфлар сынау үтә
11.04.2015
“ФГОС шартларында башлангыч мәктәптә белем сыйфатын бәяләү” проекты кысаларында 4 нче сыйныф укучылары өчен шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләрен бәяләү буенча чаралар башланып китте. Бу сынаулар 30 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк, ә нәтиҗәләре 15-20 май тирәсендә билгеле булыр дип көтелә.
-
PLC
10.04.2015
9 нчы апрель көнне мәктәптә укытучыларның методик берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Бу утырыш "ФГОС шартларында дәрес төзелеше" дигән темага семинар рәвешендә үтте. Семинарның үзенчәлеге шунда: яңа стандартларга туры китереп дәрес үткәрергә укытучылар Сингапур алымнарын кулланып өйрәнделәр.