МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
"Мин талантлы!"
02.09.2015
1 сентябрь көнне, беренче дәрестә укучыларыбыз "Мин талантлы!" Республикакүләм акциягә кушылдылар. Әлеге дәрестә сыйныф җитәкчеләре укучыларга мәктәбебездә укучы һәм аны тәмамлап киткән талантлы укучыларыбыз турында сөйләделәр. Эстрада җырчысы - Хөсәенова Ландыш, биюче кызыбыз -Хәсәнова Фирүзә, пилотсыз самолетлар җитештерү өлкәсендә эшләүче -Габидуллин Илнар- болар республикабызда кыска гына вакыт эчендә үзләрен танытып өлгергән укучыларыбыз. Башлангыч сыйныф укучыларына исә, бүгенге көндә 9 нчы сыйныфта укучы Хәсәнова Зәрринәнең рәсемнәрен күрсәттеләр. Зәрринә үзе дә, әлеге дәресләрдә катнашып нәни укучыларыбызга рәсем ясау "серләре"н ачты.
-
Белем бәйрәме
01.09.2015
Бүген, барлык укучыларның дулкынланып, түземсезлек белән көтеп алган шатлыклы көне - Белем бәйрәме! Әлеге көнне аеруча, 1 нче сыйныфка укырга килүчеләр көтәдер мөгаен. Безнең мәктәптә дә андыйлар бар! 1 нче сыйныфка быел 2 укучы керде. Аларга һәрвакыт ярдәмче, киңәшче, таяныч булучы беренче укытучылары-Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызы. Әлеге укучыларны котларга күп кунаклар килгән иде, район башкарма комитетыннан Айзатуллова Р.Г., район мәгариф бүлегеннән Зиннәтуллин Р.С., авыл җирлеге рәисе Сафин Р.Г., "Ак барс. 3 нче № лы филиал" рәисе Миңнуллин Р.Р., ветеран укытучылар, алар барысы да укучыларга матур теләкләрен җиткереп, бүләкләрен дә тапшырдылар. Ә нәни укучыларыбыз исә, беренче дәресләрен "Президент белән бергә" акциясенә кушылып, "Без булдырабыз! Без бергә!" девизы астында уздырдылар.
-
"Зеленая Россия" экологик өмә көне
29.08.2015
29 нчы август, шимбә көнне безнең мәктәп, "Зеленая Россия" Бөтенроссия экологик өмәгә кушылды. "Лес Победы. Мы помним! Мы гордимся!" исеме астында үткән әлеге чарада укучылар, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, авыл уртасындагы яңа һәйкәл янында сугыш һәм тыл ветераннары утырткан яшь чыршы үсентеләрен тәрбия кылырга, һәм тирә ягын чүп-чардан арындырырга бардылар.
-
Чыгарылыш кичәсе
29.06.2015
Уку елын чынлап торып тәмамланды дип әйтеп була. Чөнки 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 3 кыз һәм 5 егетебез, имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына төп мәктәпне тәмамлау аттестатларын алдылар. Аларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлау өчен район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Камалиева Ч.Г., әти-әниләре һәм укытучылар килгән иде. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары исә, бәйрәмне ямьләп үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр.
-
"Чишмәкәй" лагере белән хушлаштык
26.06.2015
Бүген бездә "Чишмәкәй" лагере үз эшчәнлеген төгәлләде. Лагерь тәмамлану уңаеннан зуууур сабантуй бәйрәме оештырдык. Халкыбызның милли уеннары белән беррәттән укучылар "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенә кушылып "Без булдырабыз!Без бергә!" девизы астында ГТО нормалары да тапшырдылар. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. Көн ахырында укучылар Россиякүләм "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылып "Без сәламәт яшәү рәвеше сайлыйбыз!" дигән флешмобта катнаштылар.
-
"Без булдырабыз! Без бергә"
23.06.2015
Бүген "Чишмәкәй" лагерендә "Полосатая дорога" ("Полосалы юл") акциясе буенча чаралар үтте. Болар, велосипедта фигуралы йөрү, җәяүлеләрнең юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүләре буенча викторинаны үз эченә алган "Имин тәгәрмәч" мини-ярышлары. Укучылар алдында юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Әхмәтов Илфат Фәрит улы чыгыш ясады һәм балаларга утны кире кайтаручы беләзекләр бүләк итте. "Без булдырабыз!Без бергә!" девизы астында үткән әлеге очрашу укучыларга бик ошады.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән...
22.06.2015
22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн, ягъни сугышта һәлак булганнарны искә алу көне.Шул уңайдан безнең лагерь рмйон үзәге - Кайбычтагы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан яңартылган һәйкәлгә сәяхәт кылды. Яңа куелган самолет макетын карап, аның ясалу тарихы белән таныштылар. Шулай ук сугышның фаҗигасе турында әңгәмә оештырылды, презентация каралды. Көн ахырында исә укучылар “Мальчик в полосатой пижаме” дигән нәфис фильм карадылар.
-
"Китаплар көне"
21.06.2015
Бүген безнең "Чишмәкәй" дә “Китаплар көне" үтте. Әлеге көн уңаеннан балалар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр, аңа реклама ясадылар, иптәшләрен кызыксындырдылар. Китаплар дөньясына сәяхәт бик кызыклы үтте.
-
"Авылым бизәкләре"
20.06.2015
Бүген "Чишмәкәй" дә балалар белән, “Туган авылым бизәкләре” темасына әңгәмә уздырылды. Авылыбызның данлыклы балта осталары турында сөйләнде. Бу осталар кулы белән эшләнгән тәрәзә һәм капка бизәкләрен күрү максаты белән авыл урамнары буенча экскурсия оештырылды.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән...
19.06.2015
Кызыл төс – "Ярамый!" дигәнне аңлата. Димәк, “Кызыл китап"ка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннарга да тияргә ярамый. Бүген "Чишмәкәй" лагеренда балаларны Татарстанның Кызыл китабына кертелгән усемлек һәм хайваннар белән таныштырдык. Аның дәвамы буларак, “Илебез буйлап” дигән викторина уздырылды. Балаларның илебездәге югалган яисә югала барган үсемлек, хайваннарның төрләрен танулары тикшерелде. .