МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
2 нче сыйныфта ачык дәрес
14.12.2015
Бүген 2 нче сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы әдәби уку дәресеннән "Кыска шигырьләр. Музей йортына сәяхәт" темасына ачык дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең төрле этапларында укучылар табигатьнең һәр мизгеленнән матурлык табарга; кыска шигырь жанрының, рифма, ритм төзелешенең үзенчәлекләрен; рәсем һәм шигърият арасындагы бәйлелекне тоярга өйрәнделәр. Быел мәктәптә үткәрелә торган ачык дәресләр циклының тагын бер үзенчәлекле ягы бар, әлеге дәресләргә киләчәген укытучы һөнәре белән бәйләргә теләгән 8-9 нчы сыйныф укучылары да керә.
-
Очрашу булды
12.12.2015
Бүген мәктәпкә Кайбыч районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспекторы Кәлимуллина Фәния Нәбиулловна 7-9 сыйныф укучылары белән очрашуга килде. Әлеге очрашуда ул укучыларга административ хокук бозулар һәм аларның нәтиҗәсе турында сөйләде.
-
Инвалидлар декадасын йомгакладык
11.12.2015
3 нче декабрь -Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан декабрьнең беренче ункөнлеге - инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Әлеге декада уңаеннан безнең мәктәптә дә төрле чаралар үткәрелде. Кичә, исә Федоровское авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына барып, анда яшәүчеләргә укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән концерт бүләк иттек. Укучылар көче белән әзерләнгән кул эшләре- төнбоекларны да, укучыларның һәм укытучыларның чыгышларын да әлеге йортта тәрбияләнүчеләр бик җылы һәм яратып кабул иттеләр.
-
"Код сәгате"
08.12.2015
"Код сәгате" Бөтенроссия акциясе кысаларында, 7 нче декабрь көнне 8-9 нчы сыйныф укучыларына информатика укытучысы Гильманова Э.Р. тематик дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты, укучыларда информацион технологияләргә, программалау серләрен өйрәнүгә һәм информатика предметына карата кызыксыну булдыру иде. Мотивацион ролик, видеолекция тыңлаганнан соң укучылар тренажерда иң гади программалау серләрен ачтылар.
-
Баскетболда без беренче!
07.12.2015
5 нче декабрь, шимбә көнне "Салават купере" спорт - сәламәтләндерү комплексында 2004 нче елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучылар арасында баскетбол ярышы буенча район Беренчелеге ярышлары узды. Безнең мәктәпнең егетләр командасы, инде ике ел дәвамында, әлеге ярышта 1 нче урынга лаек булды. Кубокны саклап калган 5 нче сыйныф егетләренә һәм команданың тренеры Хәйретдинова Лилия Рифкать кызына рәхмәтебезне белдереп, яңа җиңүләр теләп калабыз!
-
"Киләчәккә билет" конкурсы нәтиҗәсе
05.12.2015
8 нче сыйныф укучысы Хузин Ранил "Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" белән берлектә үткәрелгән "Киләчәккә билет" ( "Билет в будущее") республикакүләм һөнәрләр турындагы иншалар конкурсының район турында 3 нче урынга лаек булды. Ранилне һәм аның җитәкчесе- рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Эльмира Галимулловнаны әлеге уңышлары белән котлыйбыз!
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге
02.12.2015
Мәктәптән тыш эшләр үзәге "ЭКО" түгәрәкләре үз эшләрен дәвам итә. Шуларның берсе "Агач эшкәртү" түгәрәге. Хәсәнов Айрат Габделхак улы җитәкчелегендәге әлеге түгәрәккә 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары йөри. Егетләр станокта агач кыру, кисү һәм агачны чокып эшләү серләренә төшенәләр.
-
Баскетболда икенче!
30.11.2015
28 нче ноябрь, шимбә көнне, 9 нчы сыйныфка кадәр егетлэр арасында район Беренчелегенә уздырылган баскетбол ярышында укучыларыбыз икенче урынны яулап кайттылар. Мәктәп данын яклап чыгыш ясаган егетләребезне һәм команданың тренеры Хәсәнов Илнур Рафаил улын әлеге уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә яңа җиңүләр теләп калабыз.
-
Аналар көне
28.11.2015
Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 нчы гыйнварында чыккан 120 нче карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе һәр ел саен Аналар көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 29 нчы ноябрь көненә туры килә. Ә без әниләрне бәйрәм белән 27 нче ноябрь көнне котладык. "Иң кадерле кешем - Әнием!" дип аталган бәйрәм кичәсендә укучылар әниләрен котлап җырладылар, биеделәр һәм миниатюралар куйдылар.
-
9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы
23.11.2015
21 нче ноябрь көнне 9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен "Имтиханнарга әзерләнәбез" дигән темага чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Эльмира Галимулловна укучылар һәм әти-әниләр өчен "Путь к успеху" программасы буенча "14-15 яшьлекләрнең психологик үзенчәлекләре" дигән темага методик доклад белән чыгыш ясады, анкеталар уздырды, 2016 нчы елгы имтиханның үзенчәлекләре белән таныштырды. Фән укытучылары да үз фәннәреннән имтихан бирү тәртипләре турында сөйләделәр. Ата-аналарга "ОГЭ-2016" дигән буклетлар таратылды. Хәсәнова Э.Г. балаларның имтиханнарга әзерләнү шартларында, әти-әниләрне балаларга психологик яктан таяныч булырга өндәде.