МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
"Чишмәкәй" лагерен яптык 26.06.2016

Бүген бездә "Чишмәкәй" лагере үз эшчәнлеген төгәлләде. Лагерь тәмамлану уңаеннан зуууур сабантуй бәйрәме оештырдык. Балалар халкыбызның милли уеннарын бик яратып уйнадылар. Алар белән бергә тәрбияче апалары да ярышты хәтта. Көн ахырында укучылар Россиякүләм "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылып "Сәламәт бул" Бие!" дигән флешмобта катнаштылар. Ел буена җитәрлек хисләр белән, бер дә теләмичә генә таралыштылар балалар.
-
Юлларда иминлекне саклыйк! 25.06.2016

"Балаларның юлда иминлеге" Россиякүләм интернет- акция кысаларында "Чишмәкәй" лагеренда "Юлларда иминлекне саклыйк!" дигән чара үткәрелде. Тәрбияче апалары балаларга авыл читеннән үтүче зур трассадагы һәм авыл эчендәге юл эмблемаларын күрсәтеп аларның нәрсәне белдерүләрен сөйләделәр. Балалар үзләре дә бик күп эмблемаларның нәрсә аңлатканнарын беләләр.
-
"Наркотикларсыз тормыш" 24.06.2016

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында, бүген "Чишмәкәй" лагеренда "Без наркотикларга каршы!" дигән темага асфальтта рәсемнәр ясау конкурсы оештырылды.
-
"Хәтер уты" акциясе 22.06.2016

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн, ягъни сугышта һәлак булганнарны искә алу көне. Шул уңайдан безнең "Чишмәкәй" лагере "Хәтер уты" ("Свеча памяти") дип аталган республикакүләм акциягә кушылды. Балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм исән әйләнеп кайткан авылдашларыбыз истәлегенә куелган яңа һәйкәлгә барып чәчәкләр салдылар, андагы чәчәк түтәлләренең чүпләрен утадылар. Аннан соң тыл ветераны Шәйхетдинова Хәлимә апа янына барып аның сугыш чоры турындагы истәлекләрен уртаклаштылар. Көн ахырында сугыш китергән фаҗигаләр турында әңгәмә оештырылды, презентация каралды.
-
"Наркотикларсыз тормыш" 21.06.2016

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының "О проведении республиканской антинаркотической акции "Жизнь без наркотиков"" дигән боерыгы нигезендә 21 - 24 нче июнь көннәрендә "Чишмәкәй" лагеренда "Наркотикларга юк дип әйт!" исеме астында төрле чаралар планлаштырылды. Бүген балалар белән "Тормышка "ӘЙЕ" дип әйт!" дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде, китаплардан, буклетлардан шул темага күргәзмә оештырылды.
-
Бәрәңге чүбен утадык 19.06.2016

Халкыбыз бәрәңгене яратып, хөрмәт итеп - икенче икмәк дип атый. Без дә бик яратабыз шул бәрәңгене. Шуңа аны күп итеп утыртабыз. Чүбен утарга укучыларның гына көче җитеп бетми, шуңа ярдәмгә кадерле әниләребезне чакырабыз. Менә бүген дә әниләребез көче белән бәрәңге чүбен ялт иттереп утап чыктык.
-
Габдулла Тукайга 130 ел! 18.06.2016

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына быелгы язда 130 ел булды. Әлеге дата уңаеннан "Чишмәкәй" лагеренда төрле чаралар планлаштырылган иде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен рольләргә бүленеп сөйләделәр, Тукайның иҗатына багышланган рәсемнәр ясадылар. Мәктәп китапханәсендәге Габдулла Тукай китаплары белән таныштылар.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 16.06.2016

"Чишмәкәй" лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Балалар анда бик теләп йөриләр. Яратмаслык та түгел шул, тәрбияче апалары һәр көнне төрледән-төрле конкурслар, уеннар оештырып укучыларның күңелләрен күрәләр. Бүген исә "Чәчәкле костюмнар көне" узды. Кызлар чәчәкле күлмәкләрен тере чәчәкләргә тереп, такыялар киеп жюри алдында чыгыш ясадылар.
-
"Батырлар җыры" бөтенхалык патриотик җырлар бәйгесе 14.06.2016

Тагын бер конкурстагы җиңүебезнең дипломы килеп җитте. Монысының геройлары - "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары. "Батырлар җыры" бөтенхалык патриотик җырлар бәйгесен "Яңа гасыр" телевидениесе белән берлектә "Болгар радиосы" үткәргән иде. Составында "ТНВ- Яңа гасыр" телевидениесе җитәкчеләре, Миңгол Галиев кебек мәртәбәле шәхесләр булган жюри укучыларыбызның чыгышын яратып кабул итте. Кызларыбыз башкаруындагы "Балалар тавышы" җыры радио дулкыннарыннан да еш яңгырап торды.
-
12 июнь - Россия көне! 12.06.2016

12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бүген Россия көне! Әлеге көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз!








