МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Фән атналыклары дәвам итә 05.02.2019
Математика атналыгы тәмамлануга бүгеннән мәктәбебездә инглиз теле атналыгы старт алды. Инглиз теле укытучысы Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы атналыкның планы белән таныштырды.Атна дәвамында төрле кызыклы чаралар:конкурс,викториналар,күңелле тәнәфесләр булачагы игълан ителде.Иң мөһиме, укычылар өчен инглиз телен тагын да камилрәк белү һәм өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр булачагына басым ясалды.Укучылардан активлык көтеп калабыз.
-
Әфганчы белән очрашу 02.02.2019
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның юбилей елы уңаеннан мәктәбебездә“Батырлыкка – 30 ел, хәтергә – 30 ел“ исемле очрашу булып узды.Очрашуга хәрби бурычын Әфган җирендә үтәгән авылдашыбыз Сәйфетдинов Ирек Вәдыйгулла улы килгән иде. Ул укучыларны әфган сугышы һәм үзенең армия хезмәте белән таныштырды, укучыларның сорауларына җавап бирде
-
Файдалы сәяхәт 29.01.2019
28 гыйнвар көнне, мәктәбебезнең “Яшь янгын сүндерүчеләр” отряды Федоровск янгын сүндерү депосына сәяхәт ясадылар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Янгын сүндерүчеләр киемнәрен киеп карадылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Өметбаев Альберт, Гилязов Илнур Кәбир улы аларга кызыклы һәм аңлаешлы итеп янгын сүндерүчеләр турында сөйләде. Мәктәп укучылары янгын сүндерүче машиналарның җиһазлары һәм янгын сүндерүчеләрнең киемнәре белән таныштылар, кайбер киемнәрне киеп тә карадылар. Шулай ук балалар янгын частенең диспечер бүлмәсендә дә булдылар. Алар экскурсиядән бик канәгать калдылар.
-
9 сыйныфта ата-аналар җыелышы 26.01.2019
Бүген мәктәптә 9 сыйныфта "Дәүләт йомгаклау аттестациясе" темасына ата-аналар җыелышы булып узды.Җыелышта мәктәп директоры, сыйныф җитәкчесе,уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары имтиханнарга әзерлек, сайлап алу фәннәре,сынап карау имтиханнары алардагы үзгәрешләр турында сөйләделәр. Ата-аналарның сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел! 24.01.2019
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан мәктәп һәм авыл китапханәсе белән берлектә укучылар өчен матур чара булып узды. Бу чарада укучылар үзләре ясаган рәсемнәр белән катнаштылар. Ленинград блокадасында бик күп кеше катнашуы, күпләре яу кырында ятып калуы турында мәгълүматлар алдылар. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарның исемнәре мәңгелек булуын аңладылар.Әлеге чара укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүдә мөһим чара булып тора.
-
Бозда шуу күңелле 22.01.2019
Кыш көннәрендә балаларның иң яраткан урыннары шугалак була. Шул уңайдан бүген укучылар "Кайбыч" боз шугалагында рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.Саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар,берсен-берсе уздырып,боз өстендә җилдәй узыштылар.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 21.01.2019
-
"Олимпка юл" 19.01.2019
6 класс укучысы Гөбәева Миләүшә үзенең остазы Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы белән берлектә 16-19 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең "Дуслык" белем бирү комплексында инглиз теленнән Республикакүләм "Олимпка юл" ("Путь к успеху") олимпиадасында катнаша.Аларга уңышлар телибез!
-
Кар десанты 17.01.2019
Берничә көнгә сузылган бураннардан соң йор тирәсен кардан чистарту мәшәкате һәркемгә дә таныш.Мәктәбебезнең тимурчылары,яшь юнармиячеләре дә дәресләрдән соң ялгыз яшәүче әби-бабайларга кар чистартырга ярдәм иттеләр.
-
Физика һәм информатика атналыгы 16.01.2019
14 нче гыйнвардан мәкәтбебездә физика һәм информатика атналыгы башланып китте. Атналык кысаларында төрле кызыклы чаралар үтә.