МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Юлларда сак булыйк! 20.02.2020

Бүген мәктәбебездә Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге Буа бүлекчәсенең баш белгече С. Мурзакова белән очрашу булып узды.Ул укучыларга юлларда сак булырга һәм өс киемнәрендә яктырткычны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлеген аңлатты, соңыннан барлык укучыларга да юл хәрәкәте буенча төрле биремнәр булган эш дәфтәрләре таратты.
-
"Батырлык дәресе" 17.02.2020

15 февраль көнне "Кайбыч ягы музее" «Юнармия» бөтенроссия хәрби-сәнәгать оешмасы штабының җирле бүлекчәсе белән берлектә район укучылары өчен Советлар Союзы Герое, шагыйрь-патриот Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Батырлык гасырларда кала" дип исемләнгән ачык дәрес үткәрделәр.Әлеге дәрестә укучыбыз Гобәева М.катнашты.Ул М.Җәлилнең "Вәхшәт"шигырен сөйләде.
-
Спорттагы уңышларыбыз 17.02.2020

14-16 нчы февральдә Екатеринбург шәһәрендә тимераякта шуу буенча үткәрелгән ярымфинал уенында Татарстан командасы составында мәктәбебез укучысы Мадаминова Асия дә катнашты.Аны һәм тренер Зиганшин Фрат Гадельша улын уңышлары белән котлыйбыз.
-
"Урок цифра"/"Цифр дәресе" 14.02.2020

Бүген безнең мәктәптә "Цифр дәресе" үткәрелде. Бу чарада барлык укучылар да катнашты. Укучылар видеоролик карадылар, интеллектуаль уен уйнадылар. "Цифр дәресе" тренажерының уен тәртибе белән таныштылар.
-
Парламент дәресе 13.02.2020

Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәмидуллина А.И. ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парламент дәресе уздырды.Дәрестә Мөрәле авылы җирле үзидарә башлыгы һәм авыл депутаты Зиннатуллин Р.Р. да катнашты.Дәрес укучыларның чыгышлары һәм эчтәлекле презентация,фильм белән үрелеп барды. Ренат Рифат улы укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Әфганчылар белән очрашу 12.02.2020

Әфганестан җирендә сугыш тәмамланганга инде 31 елдан артык вакыт узды. Бу вакыйга безнең ил тарихында зур урын алып тора, ә тарихны белү һәркем өчен кирәк. Чөнки үткәнен белмәгән кеше киләчәктә дә шул ук хаталарны кабатларга мөмкин.Әлеге уңайдан бүген китапханәдә авылыбызның әфганчылары белән очрашу булып узды. Сугыш күптән бетсә дә , ярасы мәңгелеккә йөрәктә калды. Шуңа күрә дә үзләренең тормышларын да аямыйча сугышчан бурычларын үтәгәннәрне без онытырга тиеш түгел.Очрашуга килгән әфганчылар үз хәтирәләре белән укучыларны якыннан таныштырды. Әлеге очрашу укучыларыбызда горурлык хисләре калдырды.
-
Укучылар фәнни-гамәли конференциядә 10.02.2020

8 нче февраль көнне мәктәбебезнең 3 сыйныф укучысы Зиннатуллина Р. (җитәкчесе Сайфутдинова А.М.) һәм 7 сыйныф укучысы Гобәева М. (җитәкчесе Гарапова Г.М.) Апас районы Морзалар урта мәктәбендә Казан "Идел буе" федераль университеты уздырган Регионара фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясадылар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез!
-
Беседа: «Терроризм – угроза, которая касается каждого» / "Терроризм-һәркемгә кагыла торган куркыныч» темасына әңгәмә 10.02.2020

Бүген тарих укытучысы Хамидуллина А.И. 8-9 сыйныф укучылары белән "Терроризм-һәркемгә кагыла торган куркыныч» темасына әңгәмә үткәрде.Террор сүзе бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр.Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема Кешелек дөньясы өчен. Ул күп кенә илләрне биләп алды. Һәр граждан террор алдында үзен көчсез, саклаучысыз итеп хис итә.Көтелмәгән хәлләрдә без югалып калмаска, мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен без үтәргә тиешле барлык кагыйдәләрне белергә бурычлы.
-
“Россиянең чаңгы юллары” ярышы 08.02.2020

Бүген мәктәбебез укучылары,укытучылары,әти-әниләре “Россиянең чаңгы юллары” дип исемләнгән массакүләм спорт ярышында катнаштылар. Ярышта катнашучыларны һәр елдагыча коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
-
"Финанс белеме нигезләре" 07.02.2020

Безнең укучылар зур тормышка финанс яктан белемле булып аяк басачаклар. Бүгенге көндә бу бик мөһим. "Финанс белеме нигезләре" программасын тормышка ашыру буенча мәктәбебездә дәрестән тыш эшчәнлек эшләп килә. Укучылар дәресләргә теләп йөриләр, яңа финанс терминнарын, бизнеста уңышка ирешкән кешеләр тормышын өйрәнәләр, гаилә бюджетын анализлыйлар. Бүген дә 4 нче сыйныфта чираттагы дәрес узды.












