МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Вируслардан сакланыйк! 05.02.2020

Бүген авылыбызның фельдшеры Сибгатова Ф.Ф. укучылар белән, грипп, короновирус турында әңгәмә уздырды. Укучылар грипп вирусының төзелеше, аның таралу юллары һәм профилактика чаралары турында белделәр.Авыруны булдырганчы, чыныгу,саклану чаралары күрергә кирәклеген дә искә төшерделәр. Халык күп җыелган урыннарга йөрүне чикләп торырга, кулларны еш юарга, яшелчә, җиләк-җимешләрне юып ашарга кирәклеген искәрттеләр.
-
Прием в 1 класс 03.02.2020
Уважаемые родители! Напоминаем Вам о правилах и порядке записи в школу. Для того чтобы записать ребёнка в 1 класс родители могут прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни, уточнив график работы комиссии по организации приёма в первые классы. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан.Приём осуществляется по личному заявлению родителей ребенка при предъявлении оригинала документа, удостоверяющего личность родителя, и документов, подтверждающих проживание ребенка на закрепленной территории и завершается не позднее 30 июня 2020 года. -
Әлифба бәйрәме 03.02.2020
Бүген мәктәбебездә1 класс укучыларының зур бәйрәмнәре – Әлифба белән саубуллашу кичәсе узды.Кечкенә дусларыбыз беренче укытучылары Сәйфетдинова Алсу Мансур кызы җитәкчелегендә бәйрәмгә зур әзерлек белән килгән.Укучылар ярты ел эчендә матур итеп укырга, язарга, кушарга, алырга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәнгәннәр. Балалар белем дөньясына алып кергән тәүге дәреслекләренә рәхмәт әйтеп җырладылар, биеделэр. Бәйрәмгә килгән әниләр укытучы апаларына рәхмәтләрен житкерде. -
Очрашу кичәсе 01.02.2020
Кичә, 31 гыйнвар көнне, мәктәпне тәмамлаган укучылар, бүгенге студентлар белән очрашу үтте.Кичәге укучылар студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында, беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба нинди һөнәр сайлау буенча үзләренең киңәшләрен дә бирделәр. Билгеле инде чыгарылыш сыйныф укучылары аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырдылар. Барысы да кызыксындыра булып чыкты аларны. Уку авырмы, буш вакытлар ничек үтә? Имтиханнарны нинди формада бирүләре хакында, дәресләрнең нинди формаларда үтүләре хакында сораштылар. Ул гына да түгел, "Якынча студентка атнага ничә сум акча кирәк, Казанда адашып калган очраклары булмадымы?" кебек сорауларга да җаваплар ишеттеләр укучылар. Тиздән үзләре дә олы тормыш юлына басачак укучыларны студент тормышы кызыксындыра икән. -
Һәйкәл тирәсен кардан чистарттык 31.01.2020
Каты сугышларның тәмамлануына да инде 75 ел вакыт узган. Хәзерге тыныч тормышта бәхетле яшәвебезгә без әби-бабайларыбызга бурычлы. Безнең бурыч ҖИҢҮГӘ үз өлешен керткән барлык халыкларны хөрмәт итү.Безнең мәктәпнең яшь армиячеләре "Һәйкәл" акциясе үткәрделәр. Алар авылыбыз уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл территориясен кардан чистартуда катнашты. -
Итоговое собеседование – 2020 по русскому языку 29.01.2020
В соответствии с Приказом Министерства просвещения Российской Федерации и Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки, а также в целях обеспечения допуска к государственной итоговой аттестации обучающихся итоговое устное собеседование по русскому языку в 9-х классах состоится 12 февраля 2020 года. -
"Грипптан сакланыйк!” темасына сыйныф сәгатьләре 28.01.2020

Бүген “Грипптан сакланыйк?” темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Гриппның нәрсә икәнлеге, аның барлыкка килү сәбәпләре, авыруларның симптомнары турында гомуми күзаллау бирү; үз организмыңны грипптан сакларга, әлеге чирне профилактикалауга өйрәтү; үз сәламәтлеген кайгырта белгән балалар тәрбияләү сыйныф сәгатьләренең максаты булып торды. Биредә укучылар белән грипп һәм ОРВИ профилактикасы турында әңгәмә уздырылды, гриппның барлыкка килү тарихы һәм аның профилактикасы турында сөйләнде.
-
27 гыйнвар - Холокост корбаннарын искә алу көне. 27.01.2020

7 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне.1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә.Әлеге көн белән бәйле вакыйгалар турында мәктәптә ачык чара узды.
-
Фән олимпиадасы уңышлары 27.01.2020

25-27 нче гыйнвар көннәрендә татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде. Әлеге олимпиадада мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Гобәева М. катнашты һәм призлы урынга лаек булды.
-
Укучылар конференциягә әзерләнә 24.01.2020

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Бүген без 3 нче сыйныф укучысы Зиннатуллина Рүзилә укытучысы Сайфутдинова А.М. кызы белән белән Апас районында үтәчәк фәнни-гамәли конференциягә әзерләнү эшен башлап җибәрделәр.












