МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Ветеран хезмәткәрләрне котладык 04.11.2018
Бүген мәктәбебезнең Яшь армиячеләре гомерен яшь буынга багышлаган математика укытучысы Зиннатуллина Сания апаны 75 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр һәм шулай ук техник хезмәткәр булып эшләгән Мозафарова Әлфия апаны 80 яшьлек юбилее белән котладылар.Мәктәп коллективы исеменнән юбилярларга озын,бәхетле картлык телибез,балалары,оныклары,оныкчыклары белән куанышып,саулык-сәламәтлек белән тагын бик күп еллар яшәсеннәр.
-
Бердәмлек көне 04.11.2018
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Барыбызны да бәйрәм белән!
-
Педагогик киңәшмә 03.11.2018
Бүген мәктәптә "Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" дигән темага педагогик киңәшмә узды. Бүген укучының иҗади сәләтен үстерү – җәмгыятьнең мөһим проблемаларыннан берсе. Соңгы вакытта укытуда, федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү сәбәпле, әлеге проблема бигрәк тә актуаль. Яңача белем таләпләренә нигезләнеп, укучыларның иҗади активлыгын үстерү, белемнәрне мөстәкыйль рәвештә куллана белүче, заманга яраклашкан шәхесләр тәрбияләү –укытучылар алдында торган төп бурыч.Шулай ук педсоветта 1 нче чирек нәтиҗәләре анализланды һәм башка укытучыларны борчыган сорауларга да тукталып кителде.
-
30 октябрь-сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне 30.10.2018
1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Аларның саны да, исәбе дә төгәл генә билгеле түгел.
Бүген шушы көн уңаеннан без дә мәктәбебездә укучылар белән авылыбызың репрессия корбаннарын искә алдык.Дәрес-әңгәмә вакытында яшь армиячеләр дә чыгыш ясадылар.
-
Бөтендөнья татарча диктант — 2018! 27.10.2018
Бүген Бөтендөнья татарча диктант — 2018 акциясе узды.Аны 25 илнең 60 төбәгендә,шул исптән Татарстан Республикасының шәһәрләре һәм төбәкләре дә катнашты.Бу акциядән без дә читтә калмадык,үзебезнең орфографик,грамматик хаталарыбызны тикшерү максатыннан диктант яздык.Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырыла, ә хатасыз язучыларга аерым бүләкләр биреләчәк.
-
Тинчуринны искә алдык 25.10.2018
Бүген районыбызның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Кәрим Тинчуринның 131 еллыгына һәм Тинчурин театрының 85 еллык юбилеена багышланган конкурс узды.Мәктәбебезнең 6 сыйныф укучысы Гобәева Миләүшә К.Тинчуринның "Назлы кияү" комедиясендәге Гайни образы белән монолог номинациясендә уңышлы чыгыш ясады.Алга таба да артистлык сәләтен югалтмыйча,тагын да зуррак уңышларга ирешергә дигән теләктә калабыз.
-
"Татарча диктант"акциясе 25.10.2018
“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
Диктант язарга теләүчеләрне 27 октябрь көнне сәгать 13.00 дә Мөрәле төп мәктәбендә көтеп калабыз.
-
Парламент дәресе 19.10.2018
Бездә бүген авыл җирлеге башлыгы һәм авыл советы депутаты Зиннатуллин Ренат Рифат улы катнашында "Парламент,җәмгыять һәм мин"дигән темага парламент дәресе узды.Бу дәрестә укучылар Дәүләт советы,аның структурасы һәм башка файдалы мәгълүматлар белән таныштылар,соңыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәмидуллина Альбина Искәндәр кызы дәресне эчтәлекле һәм файдалы материаллар белән әзерләгән.
-
Организация питания в ОО РТ 17.10.2018
С целью выявления и анализа системных проблем по вопросам организации питания в детских образовательных организациях республики, оказания гражданам консультативной помощи 18 октября2018 года с 9.00 до 17.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа телефона горячей линии на тему «Организация питания в образовательных организациях Республики Татарстан»по телефонам 8(843) 236-61-24, 236-61-26,236-61-49.
-
"Шомбай маҗаралары" 17.10.2018
Бүген 1-8 сыйныф укучылары район мәдәният йортында Түбән Кама драма театры артистлары тарафыннан куелган Т.Миннуллинның "Шомбай маҗаралары" исемле әкиятен карадылар.Районыбызда мондый мәдәни чараларның һәрдаим булып торуы күңелле күренеш.Укучылар әлеге файдалы да,күңелле дә булган чаралардан бик канәгать.