МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
4 чирек башланды! 03.04.2018

Уку елынын соңгы чиреге 4 нче чирекне башладык.Укучылар яңа көчләр җыеп мәктәпкә җыелды. Иртәнге линейканы матур мизгелләр белән башлап җибәрдек,мәктәп һәм районкүләм уздырылган конкурсларга нәтиҗәләр ясадык .
Кадерле укучылар! Уку вакытынын һәр мизгелен дөрес һәм файдалы итеп үткәрү күбесенчә сезнең үзегездән тора.Тырышып укыгыз, дәресләр һәм консультацияләргә жаваплы карагыз, үзлегегездән шөгыльләнегез. Алда сезне сынаулар көтә.
-
“Без бергә"республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы 30.03.2018 Бүген районыбызның сәләтле укуылары район мәдәният йортына җыелды.Алар Республикакүләм "Без бергә"балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсында "Халык җыры", "Халык ансамбле", "Инструменталь ансамбль", "Нәфис сүз" номинацияләрендә катнашып чыгышларын тәкъдим иттеләр. Мәктәбебезнең нәни йолдызчыгы-3 класс укучысы- Сабирова Ильвина "Нәфис сүз", "Салават күпере"ансамбле "Халык ансмабле" номинацияләрендә көчләрен сынадылар.Нәтиҗәдә, ансамбль 3 урынга лаек булды. Укучыларны уңышлары белән тәбриклибез,киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
НПК "Хочу все знать" 29.03.2018

27 марта ученица 4 класса нашей школы Гермашина М. (рук. Хасанова М.М.) участвовала в НПК "Хочу все знать", который проходил в г. Буинск. За свою работу она была награждена дипломом I степени. Поздравляем!
-
24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне 24.03.2018

Бүген, 24 мартта, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән булган.Бу көнне үткәрүнең максаты, барысыннан да бигрәк, әлеге авыруның глобаль эпидемиясе һәм аны бетерү юллары, профилактика һәм аның белән көрәш ысуллары турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру. Шул уңайдан мәктәбебездә дә укучылар белән сыйныф сәгатьәре уткәрелде,видеофильмнар каралды.
-
"Йолдызлык - 2018" 23.03.2018

Колаңгы мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең зона туры булып узды.Анда мәктәбебезнең нәни йолдызы - 3 класс укучысы- Сабирова Ильвина укытучысы Сәйфетдинова Алсу Мансур кызы җитәкчелегендә катнашып,"Конферанс"номинациясендә 3 урын яулады.Аларны шушы уңышлары белән котлыйбыз,алга таба яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез.
-
#Айданавыборы 18.03.2018

Бүгенге көн "Мин президент сайлыйм!"исеме астында узды.Бу көнне барлык укытучылар,укучылар,әти-әниләр,хезмәткәрләр бик актив эш алып бардылар.Укучылар,укытучылар,авыл халкы,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Нәүрүз"бәйрәме уздырылды.Җырладык,биедек,тәмле коймак, ботка белән сыйландык,фотога да төштек.
-
Ветераннар безнең белән янәшә. 17.03.2018

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында укучылар тимурчылык эшенә бардылар. Алар ветераннарның хәлен белделәр, ишек алды, капка алларыннан кар көрәделәр.
-
"Күңелле стартлар" 16.03.2018

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы"дәвам итә.Бүген "Спортивный Татарстан"акциясе кысаларында мәктәбебездә "Күңелле стартлар" булып узды.Укучылар спортның бик күп төрләре буенча үзләренең көчләрен сынадыла.Сәламәт яшәү рәвеше-тормышның нигезе булуы тагын бер кат исбатланды.
-
Әлифба бәйрәме 16.03.2018

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә бала туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. Бәйрәмдә беренче сыйныф укучылары, әти-әниләр һәм укытучылар катнашты. Кичәне үткәрүдә башка сыйныф укучылары да ярдәм иттеләр. Алар төрле геройлар булып киенеп, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бәйрәм барышында укучылар укытучылары Сәйфетдинова Алсу Мансур кызы белән берлектә “Әлифба” курсында алган белемнәрен төрле тукталышларга тукталып гомумиләштерделәр, кабатладылар, өйрәнгән һөнәрләр: җырлар, биюләр, шигырьләр, күренешләр күрсәттеләр.
-
"Изге эшләр"көне 15.03.2018

Бүген “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында бүген сыйныфларда һәйкәлләргә игътибарны көчәйтү,сугыш чоры кешеләрен искә төшерү,өлкәннәрне олылау,аларга ярдәм кулы сузу буенча әңгәмәләр узды.6,7 сыйныф укучылары математика укытучысы Гарапова Г.М.белән берлектә һәйкәлгә экскурсия ясадылар.












