МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
ОРВИны кисәтү 14.09.2017
Авылыбыз фелдшеры Сибгатова Фәридә апа безнең мәктәпнең даими кунагы. Ул бездә еш була, укучылар белән очраша, киңәшләрен бирә. Ә бүген исә ата - аналар җыелышында ОРВИны профилактикалау максатын куздә тотып чыгыш ясады.
-
Гомуми ата -аналар җыелышы 12.09.2017
Мәктәбебездә гомуми ата - аналар җыелышы үтте. Анда яңа уку елына планнар, кайбер проблемалар, 4,5,6,8 сыйныфларда мониторинг тикшерүе һ.б. хәл ителәсе мәсьәләләр каралды.
-
Исәнме, "Салават күпере!" 11.09.2017
Укучыларыбыз "Салават күпере" спорт комплексында булып кайтты.
-
Татарстанның бадминтон өметләре 11.09.2017
Ике көн дәвамында Казан шәһәрендә “Татарстанның бадминтондагы ышанычлары“ республика ярышлары үтте. Турнирда безнең мәктәпнең 5 укучысы да актив катнашты. Мәктәбебез бадминтончыларына уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
-
Халыкара грамоталылык көне 08.09.2017
Бу көн зур әһәмияткә ия. Укучыларның грамоталылыгын активлаштыру максатыннан рус теле һәм әдәбияты укытуысы Садриева А.З. 5-8 сыйныф укучылары арасында грамоталы диктант язучыны билгеләде.
-
Яктылыкны кире кайтаручы элементлар 06.09.2017
Укучыларның киемнәрендә, сумкаларында яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлегенә еш басым ясала. Бүген сыйныф җитәкчеләре укучыларның сумкаларына яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетте. Юлларда сак булыйк!
-
Волонтерлар эшчэнлеге 05.09.2017
Тыл хезмәтчәне Саимә апабызның бүген олы бәйрәме. Ул узенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мәктәбебезнең волонтерлары аны матур бәйрәме белән котлап кайтты. Исәнлек - саулыкта, тыныч илебездә әле озак еллар яшәргә язсын.
-
Экстремизмга - юк! 04.09.2017
“Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында һәр сыйныфта класс сәгатьләре үткәрелде. Ватаныбызның көч-куәтен арттыру, бөтенлеген, тынычлыгын саклау, терроризмның һәртөрле күренешләренә каршы тору өчен мондый дәресләрнең әһәмияте зур.
-
Игътибар - балалар! 02.09.2017
Республикада “Игътибар – балалар!” кисәтү акциясе старт алды. Ул 15 августтан - 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге акциянең төп максаты – балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Бәйрәмебез кунагы ЮХИДИнең баш инспекторы Тимуршин Ф.Р. айлык барышында балаларга, ата-аналарга юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре турында аңлатты. Беренчы сыйныф укучыларына юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча өстәл уены һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар бүләк итте.
-
Яңа уку елы белән! 01.09.2017
Белем бәйрәме иң матур бәйрәмнәребезнең башлангычы. Һәркемнең күзләрендә нур, йөрәкләрендә дәрт, йөзләрендә елмаю. Белем алу теләге белән яңа уку елына аяк басабыз. Теләкләребез, омтылышларыбыз, планнарыбыз тормышка ашсын. Көннәребез шулай якты, матур булсын. Хәерле сәгатьтә, дуслар!