МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Экологик тәрбия
27.04.2017
Җылы яңгырлардан соң табигать яшеллеккә төрендә. Экологик чисталыкны саклау, тирә - юнебезне матурлау максатыннан мәктәп территориясен чүп - чардан арындыруда барлык сыйныф укучылары да актив катнашты.
-
Белемнәребезне сынап карыйк
27.04.2017
4 нче сыйныф укучылары әйләнә - тирә фәненнән чираттагы ВПР эшләре башкарды. Ата-аналар да укучыларның эшләрен күзәтүдә катнашты.
-
Яраткан шагыйребезне хөрмәтләп...
26.04.2017
Нинди таныш, моңлы көй бу?
Тукай җыры - “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе - туган тел.
Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Менә бүген дә без сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үттек.
-
"Россия династиясе" конкурсы
24.04.2017
3 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Ислам (җитәкчесе Хасанова М.М.) Регионара "Россия династиясе" конкурсында катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2 нче дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнде. Алар 139 нчы мәктәптә үткәрелгән тантанада катнашып кайтты.
-
Экологик диктант
22.04.2017
1-9 нчы сыйныф укучылары экологик диктант эшләделәр. Диктант үткәрүнең максаты - экологик куркынычсызлыкны кисәтү, табигатьне саклау һәм өйрәнү, укучыларның экологик кызыксынуларын арттыруны күздә тота. Табигатебезне яратмасак һәм сакламасак, киләчәктә нәрсә булачак? Укучыларыбыз никадәр өстәмә мәгълүмат белән танышты, үз белемнәрен сынады һәм катнашу турында сертификат белән бүләкләнде.
-
Укучылар белән индивидуаль эш
21.04.2017
Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара. Ә уку елының нәтиҗәсе укучыларыбыз өлгереше белән бәйле. Һәрбер укучы программаны үзләштерергә тиеш. Укучылар белән өстәмә эш алып барыла.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре
20.04.2017
Бүген 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән, 5 нче сыйныф укучылары математикадан бөтенроссия тикшерү эшләре башкарды.
-
Туган көнең белән, Кайбычым!
19.04.2017
Авыл мәдәният йортында районыбыз туган көнен зурлап бәйрәм итәргә барлык Мөрәле халкы килгән иде. Әлеге бәйрәмдә укучыларыбыз да теләп чыгыш ясады. Кайбычыбызның тарихына күзәтү ясалды. Аның уңышлары искә алынды.
-
Хезмәт куркынычсызлыгы дәресе
18.04.2017
ОБЖ укытучысы Зиганшин Ф.Г. мәктәп укучыларын хезмәт куркынычсызылыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Тәнәфесләрдә, хезмәт куркынычсызлыгы үтәлергә тиешле кабинетларда уз - узеңне тоту кагыйдәләре, терроризм, таныш булмаган кеше белән очрашканда, өйдә үзең генә булганда нинди кагыйдәләргә таянырга кирәклегенә басым ясады. Проблемалы ситуацияләр тәкъдим итте. Бергәләп чишелешләрен дә тиз таптык. Дәрес тирән эчтәлекле итеп оештырылган иде.
-
Финанс грамоталыгы көне
17.04.2017
"Финанс грамоталыгы көне" уңаеннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хамидуллина А.И. укучылар белэн "Тамчы - шоу" үткәрде. Сораулар үткәреләсе теманы чагылдырган иде. "Доллар" һәм "Евро" командалары сорауларга актив җавап бирде.