МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Бассейн көне 19.06.2018

Бүген лагерьга йөрүче балалар "Салават күпере" бассейнына бардылар.Рәхәтләнеп йөзделәр,уйнадылар,ярыштылар,сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
"Модалы җәй" 18.06.2018

Лагерьның 14 нче көне әнә шулай мавыктыргыч исем астында узды."Модалы җәй" иң истә калырлык көн булгандыр,мөгаен.Балалар рәхәтләнеп кул астында булган материаллардан үзләренә яңа, матур һәм уңайлы модалар уйлап таптылар,тәрбиячеләргә тәгъдим иттеләр.
-
Янгыннан сак булыгыз! 16.06.2018

"Дуслык" җәйге лагеренда ял итүчеләр янгын сүндерүчеләр белән очрашты. МЧСның Федоровск авылы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәтчәннәре балаларга имин тормыш, янгыннан саклану турында сөйләделәр. Балалар профилактик әңгәмә барышында, янгын сүндерү машинасы һәм җиһазлары, янгын сүндерү тәртипләре белән таныштылар.
-
Унберенче көн 14.06.2018

Бүген лагерьда "Экватор" көне булып узды. Тәрбияче апалары уеннар уйнатты,рәсемнәр ясадылар.
-
Лагерьда унынчы көн 13.06.2018

"Дуслык"та бүген "Яшь регулировщиклар көне" булып узды.Балалар шул темага командалар арасында ярыш уздырдылар, нинди һөнәр булуы турында фикер алыштылар,үзләре дә регулировщиклар булдылар,юл кагыйдәләрен искә төшерделәр, уеннар уйнадылар.Мәктәп китапханәсендә булырга да өлгерделәр.
-
Россия көне 12.06.2018

"Дуслык" мәктәп яны лагеренда 12 июнь-Россия көне уңаеннан күп кенә чаралар уздырылды. Укучыларга дәүләт символлары аңлатылды, Россия гимнын җырладылар.Ә иң күңеллесе, мөгаен, асфальтка рәсем ясау конкурсы булгандыр. Балалар рәхәтләнеп, бөтен фантазияләрен эшкә җигеп ярыштылар.
-
Могҗизалар көне 11.06.2018

Могҗизаларны кем генә яратмый икән?! Лагерьның сигезенче көне юкка гына "Могҗизалар көне" дип аталмаган икән. Тәрбияче апалары Хәсәнова Миләүшә Мансур кызы балалар төрле фокуслар күрсәтте,соңыннан командалар үзләре дә кызыксынып бер-берсен бүлә-бүлә,ярыша-ярыша осталыклары белән бүлештеләр.
-
Сәламәт булыйк! 10.06.2018

Бүген, лагерьның 7 көне, "Сәламәтлек көне".Балалар табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттеләр, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
"Дуслык"та әкият көне 09.06.2018

Серле,кызыклы,тылсымлы әкиятләрне кем генә яратмый икән?! Аларның нигезендә мавыктыргыч та, гыйбрәтле дә, үгет-нәсыйхәт бирә торган хәлләр ята.Шул уңайдан,бүген лагерьда әкиятләр көне уздырылды.Балалар рәхәтләнеп әкиятләр укыдылар,карадылар,хәтта үзләре дә уйнадылар.Бер мизгелгә әкият геройлары да булып алдылар.
-
" Иҗат көне" 08.06.2018

Бүген, лагерьның 5 нче көне,"Иҗат көне"дип аталды.Балалар көн дәвамында үзләренең сәләтләрен сынадылар,остазлары оештырган төрле иҗади бәйгеләрдә көч сынаштылар,рәхәтләнеп күңел ачтылар,мультфильмнар карадылар,рәсемнәр ясадылар.Бүгенге көн дә күңелләрендә онытылмаслык тәэсирләр калдыргандыр.












