МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Рус теленнән имтихан 30.05.2017
Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырдылар. Укучыларга барлык имтиханнарын уңышлы тапшырып чыгып максатларына ирешүләрен теләп калабыз!
-
"Әкият" курчак театры 30.05.2017
Мөрәле төп мәктәбе укучылары Кайбыч мәдәният йортында "Әкият" курчак театры тәкъдим иткән "Су анасы" әкиятен карап кайттылар.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2017
9 нчы сыйныф укучылары өчен бүген соңгы кыңгырау яңгырады. Иртәдән үк мәктәп бәйрәм төсен алган. Музыка, котлау сүзләре, шарлар... Тантанага ямь өстәүче батыр егетләребез һәм бер кызыбыз куз явын алырлык. Мәктәп җитәкчесе Зиганшин А.Р. узып баручы уку елына нәтиҗә ясады, укучыларны бәйрәм белән котлады. Район мәгариф бүлеге методисты Зиядиева Л.Р. матур теләкләрен җиткерде. Котлау өчен сүз кемгә генә бирелмәсен, һәркемдә бер теләк - сынауларны уңышлы тапшырырга. Амин, шулай булсын.
-
24 май - Славян язуы һәм мәдәнияте көне 24.05.2017
Башлангыч сыйныф укучылары язуның барлыкка килүе, беренче китап язучыларның тарихы белән таныштыру максатыннан славян халкының язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган чара уздырды. Анда әлеге бәйрәм һәм хәрефләрне уйлап табучы Кирилл һәм Мефодий иҗаты турында сөйләнде. 17 май көнне мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Шәрәфиева Адилә Казан шәһәренең 98 нче гимназиясендә ел саен үткәрелә торган Кирилл һәи Мефодий укуларында катнашып кайтты.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме? 23.05.2017
Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры артистлары Кайбыч мәдәният йортында укучы балалар өчен "Светофорда кунакта" исемле тамаша тәкъдим итте. Тамаша бүгенге көндә иң актуаль булган проблемаларны яктырта. Соңгы вакытларда балалар белән булган юл һәлакәтләре кемне генә тетрәндерми икән? Шуңа да безнең укучыларыбыз һәркайда да уяу, зирәк булырга тиеш. Юл кагыйдәләрен тиешенчә белгән очракта гына без мондый хәвефләрдән читтә кала алабыз. Юл кагыйдәләрен белик һәи төгәл үтик.
-
Сынау арты сынау... 22.05.2017
Әле кайчан гына беренче сыйныфка укырга килгән укучылар бүген башлангыч сыйныфны тәмамлап икенче баскычка аяк басарга әзерләнәләр. Башлангыч сыйныфта алган белемнәрен ныгыту максатыннан 4 нче сыйныф укытучысы Сәйфетдинова А.М. нинди генә алымнар кулланмый: индивидуаль эш, төркемнәрдә эш төрләре, диалог алымнарын уңышлы файдалана. Укучылар чираттагы сынауда.
-
Пионериягә - 95! 19.05.2017
Елдагы традиция буенча 19 майны укучылар түземсезлек белән көтеп алалар. Бүген дә Пионериянең 95 еллыгы уңаеннан бәйрәм сбор белән башланып китте. Сбордан соң укучылар белән бергәләп җәяүле поход оештырылды. Бәрле елгасына юл тоттык. Төрле яңа уеннар уйнадык, укучыларның бәрәңге пешерү осталыгын күзәттек. Һәм билгеле инде елга буеннан уха пешермичә кайтмадык. Ә ухасы телеңне йотарлык тәмле иде.
-
Татарча мультфильмнар карыйбыз 17.05.2017
Башлангыч сыйныф укучылары дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында "Фиксиләр" татарча мультфильмнарын карарга яраталар. Соңыннан сыйныф җитәкчеләре белән мультфильмнар буенча фикер алышалар.
-
Безнең уңышларыбыз 15.05.2017
13 май көнне район күләмендә бадминтон ярышлары үтте. Тимуршин Рушан, Тиуршин Алмаз, Сибгатов Булат, Шарафиева Адилә, Гыйләҗева Язилә, Мифтахов Айрат, Зайнуллина Алия, Мадаминова Асияләрдән торган команда уңышлы чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек дип табылдылар. Котлыйбыз!
-
Гаилә көне 15.05.2017
Гаилә көне уңаеннан "Гаилә - җәмгыятьнең нигезе" темасы астында дәрес үткәрелде. Җәмгыять белеме укытучысы Хамидуллина А.И. укучылар белән "Гаилә бәхете нәрсәдә" дигән сорауга фикер алышты. Бүген индустриаль җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләре кимүенең сәбәпләре ачыкланды.