МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Ремонт эшләре 25.07.2017
Яңа уку елына әзерлек максатыннан мәктәптә ремонт эшләре башланды. Мәктәбебез укучыларны каршы алырга әзерләнә.
-
Рәхим итегез! 13.07.2017
Районыбызның "Салават купере" спорт - сәламәтлек үзәгендә төзекләндерү эшләре тәмамланды. Ул безне янәдән үзенә көтә. Гаилә белән ял итү өчен дә зур мөмкинлек. Әйдәгез, без дә кушылыйк!
-
"Без Тукай оныклары!" 09.07.2017
Татар телен өйрәнү, туган телдә сөйләшү, гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшерү максатыннан Арча районы Яңа Кырлай авылында «Без — Тукай оныклары» исемле лагерь ачылды. Монда Казахстан, Оренбург, Удмуртия һәм башка регионнардан 300 бала катнаша, алар арасында безнең мәктәп укучысы Шәрәфиева Әдилә дә бар.
-
Үз мәктәбеңә ярдәм ит! 04.07.2017"Үз мәктәбеңә ярдәм ит” республика акциясе старт алды. Теләге булган һәркемнең яраткан мәктәбенә булышу мөмкинлеге бар. Читтә калмагыз!
-
Сабантуйга рәхим итегез! 01.07.2017
Хөрмәтле райондашлар, авылдашлар! 1,2 июль көннәрендә үткәреләчәк Сабантуйларга көтеп калабыз сезне!
-
Чыгарылыш - 2017 27.06.2017
Укучыларыбыз 9 нчы сыйныфны уңышлы тәмамлады. Аларны котлау өчен мәктәбебезгә район вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы, әти - әниләр һәм укытучылар җыелды. Укучыларыбызның белемнәре нык һәм төпле. Киләчәктә дә сынатмаслар дип уйлыйбыз.
-
Сау бул, лагерь! 26.06.2017
Бүген лагеребызның соңгы көне. Планыбыз районыбызның матур ял паркы, геройларыбыз өчен куелган истәлекле урыннарында булу. Һәм без район үзәгендә. Көне дә кояшлы, саф.
-
"Иң оста"ны билгеләү көне 24.06.2017
Һәркем иҗат эше белән мавыга. Кемдер шигырь яза, кемдер оста итеп пешерә белә, кемдер оста бии, кемдер нәфис сүз сөйли... Шуңа да бүгенге көн "Иң оста" ны билгеләү көне булды. Бүгенге көннең иң остасы - Билалиев Айназ һәм Айнур. Алар кебек иҗат итә белүче бик сирәк. Рәсем дә ясыйлар, пластилиннан да оста итеп әвәлиләр, иң оста спортчылар да булып танылдылар алар бу көнне.
-
Казанга - зоопаркка! 23.06.2017
Казан шәһәренә экскурсиягә баруны ишеткәч, шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Зоопаркка дигәч, тагын да куаныштык. Күбебезнең күптән анда барган юк. Андагы "дусларыбыз"ны күрү - үзе зур бәхет. Алар белән фотога төшеп, өйдәгеләргә дә читтән сәяхәт ясадык. Көн яңгырлы булса да, кәефебез корылмады. Рәхмәт оештыручыларыбызга!
-
Хәтер көне 22.06.2017
Бүгенге көн Хәтер көненә багышланган. 1941 елның 22 нче июне – һәммәбезгә дә таныш дата. Бу көнне, алсу таң атканда, туган илебезгә немец-илбасарлары һөҗүм иткән. Алсу таң канлы таңга әйләнгән. Авылыбыздагы барлык ир-егетләрне сугышка озатканнар. Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 300 гә якын кеше киткән. Шулардан 108 е генә әйләнеп кайткан. Безнең якты тормышыбыз, бәхетле киләчәгебез өчен үзләрен аямыйча көрәшкән батыр якташларыбызны беркем дә, һичкайчан да онытырга тиеш түгел.