МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Хәтер шәме" акциясе 21.06.2017
"Хәтер шәме" акциясендә укучыларыбыз да катнашты. Тәрбияче Хасанова М.М. укучыларны әлеге акциянең нәрсә өчен үткәрелгәне белән таныштырды. Һәр укучы үз гаиләләреннән сугышта катнашучыларны барлады. Аларга баш иеп рәхмәт җиткерделәр. Шәмнәр кабыздылар. Тыныч, аяз күгебезне беркайчан да кара болыт капламасын!
-
Без алар белән горурланабыз 20.06.2017
Мәктәбебезнең музее бик бай. Музейда еш булырга туры килсә дә, кергән саен истәлекләр яңара гына бара. Бүген үз районыбызның геройлары белән якыннанрак таныштык. Без дә алар кебек булырбыз.
-
Иҗат көне 19.06.2017
Бүгенге көн тагын да кызыклы булырга охшаган. Иртәнге аштан соң Миләүшә апабыз пластилиннан әвәләп ясау серләренә төшендерде. Һәркем иҗат эшенә чумды. Укучыларыбыз фантазиягә бик бай. Билалиевлар иҗаты бәяләп бетергесез.
-
Сәламәтлек көне 17.06.2017
Сәламәтлек - зур байлык, - дип юкка әйтмәгән борынгылар. Бүгенге көнебез спорт уеннары белән тыгыз бәйләнештә булды. Көн дәвамында саф һавада йөгереп кайттык, саф һавада төрле уеннар уйнадык, "Күңелле стартлар" уены һәркемгә дә ошады. Чөнки һәркем үз отрядының җиңүен теләде.
-
Бәрле елгасына экскурсия 15.06.2017
Бәрле елгасына экскурсиягә барачагыбызны белгәч, ничек шатланганыбызны белсәгез иде?! Эле ничек бит, ҖӘЯҮ. Күптән ерак юлга җәяүләп барган юк. Җәяү сүзен ишеткәч азрак кәефсезләндек. Алсу апабыз безнең кәефне күтәрер өчен юл буе табигатьне күзәтергә өйрәтте. Ник алай да, ник болай? Ә ерак юл сизелмәде дә. Рәхмәт Алсу апабыз, әле кайчан табигатьнең һәр могҗизасын шулай күзәтер идек тә, кайчан ҖӘЯҮЛЕ ПОХОДка чыгар идек, Бәрледә үзебез ясаган көймәләр йөздерер идек?!
-
Юл билгеләре көне 14.06.2017
Юлда йөрү кагыйдәләрен белү өчен юл билгеләре турында даими кабатлап торырга кирәк. Безнең авылыбызның Үзәк урамында юл билгеләре куелган. Без бүген Үзәк урам буйлап сәяхәттә булып кайттык. Андагы юл билгеләренең нәрсә аңлатканын белү өчен һәр отрядка күп көч түгәргә туры килде. Шулай да Алсу апабызга сер бирмәдек. Барлык юл билгеләрен дә төгәл атап күрсәттек. Рәсемнәр ясадык, төрле уеннар уйнадык.
-
Терлек азыгы җыю 14.06.2017
Тиешле күләмдә терлек азыгы җыеп тапшыруда Мөрәле мәктәбе коллективы да читтә калмады. Терлекләребез витаминлы азыклар белән туклансын да, сау гына булсыннар.
-
Шахмат- шашка уеннары көне 13.06.2017
Укучыларыбыз шахмат - шашка уйннары серләренә дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында төшенделәр инде. Бүген үз мөмкинлекләрен твгын бер кат сынап карарга булдылар. Ярышлардан барысы да канәгатъ калды. Әле матур уен өчен белгәннәр генә җитми икән, тырышырга кирәк, - дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Россия көне 12.06.2017
Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Барыбызның да Ватаны бер. Бу бәйрәм дә туган илебезгә мәхәббәт, горурлык хисләрен арттырсын иде. Шуны максатны күздә тотып районыбыз җитәкчеләре укучы балалар өчен Сабантуй бәйрәме үткәрде. Оештыручыларыбызга олы рәхмәтебеәне белдерәбез.
-
Дару үләннәрен таныйсыңмы? 10.06.2017
Табигатькә куз салсаң, андагы үлән төрләренең күплегенә шаккатасың. Ә менә без әле дару үләннәренең барысын да белеп бетермибез икән. Алсу апабыз безгә бүген мәктәп территориясендә үскән дару уләннәре белән таныштырды һәм аларның шифасы турында аңлатты.