Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
"Сау бул, Әлифба". 03.03.2018
Бүген 1 нче сыйныф укучылары үзләренең беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Алар "Әлифба" китабы белән саубуллаштылар. Бәйрәмнең беренче өлеше "Әлифба бәйрәме" булса, икенче өлеше уку белән бәйле "Гаилә бәйрәме" булды. Ата-аналар балалар белән берлектә "Әлифба"ны үзләренең чорында ничек укыганлыкларын искә төшерделәр, күңелле, мавыктыргыч булган дәресләрдә булып үзләрен күрсәттеләр. Бәйрәм кичәсе күңелле уеннар белән үрелеп барды. Укучылар "Әлифба" китабын тәмамлауга кулларына таныклык алдылар. Укытучылары Багавиева Э.Р. белемнәре тагын да артсын өчен укучыларга, матур рәсемнәргә бай булган, эчтәлекле китап бүләк итте. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
"Казан каймасы" 28.02.2018
Бүген Кайбычның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Казан каймасы: тарихта язылып бетмәгән еллар"...дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булып узды. Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Сабиров Сәйдәш "Казан каймасы-сак чиге" темасына чыгыш ясады һәм катнашу дипломына ия булды. Җитәкчесе Вильданова Л.Х. Котлыйбыз!
-
Метапредметная неделя продолжается 27.02.2018
В школе продолжается метапредметная неделя.Учитель математики Насрутдинова А.А. провела внеклассное мероприятие в 6 классе по теме "Карта звездного мира",учитель химии и биологии Сабирова Г.Х. также провела внеклассное мероприятие в 8 классе "Химия в космосе".Учащиеся 7 класса написали сочинение по русскому языку на тему "Первый полет человека в космос"(учитель Садриева Р.З).
-
Бөек Ватан сугышы ветераны янында булдык 24.02.2018
Мәктәбебез директоры Хәмидуллин Ильмас Илдар улы юнармия вәкилләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Зиганшин Хәсән абыйны, мәктәбебезнең ветеран укытучыларын "Ватанны саклаучылар көне" белән котлап,открытка һәм бүләкләр тапшырдылар.
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
-
Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! 23.02.2018
Кадерле Ватанны саклаучы ир-егетләребез һәм илебезнең булачак сакчылары!Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйбыз сезне.
Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та.
Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге буыны һəм армия сафларын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һəм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмасыннар иде.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез.
-
"Ватанны саклаучылар " көне 23.02.2018
Мәктәбебездә "Ватанны саклаучылар" көне алдыннан әтиләр һәм ир балалар белән бергә ярыш уздырылды. Әлеге ярышта 2 команда катнашты. Командалар үзләренә исем эзләделәр,стена газетасы чыгардылар, дартс аттылар, җитезлектә сынаштылар,тагын күп кенә башка ярыш төрләрендә үзләрен сынадылар. Барлык нәтиҗәләр буенча "Салют" командасы җиңүгә иреште. Котлыйбыз!
-
Строй җырлары смотры. 22.02.2018
Хәрби-патриотик айлык кысаларында ел саен традициягә әйләнгән "Строй җырлары смотры" булып узды. Әлеге чарада барлык сыйныф укучылары да активлык күрсәттеләр,тик шулай да 4 нче сыйныф,9 сыйныф укучылары үзләренең командаларны төгәл үтәүләре белән бөтесен дә уздырдылар. Афәрин,укучылар!
-
"Халыкара туган тел көне" 21.02.2018
21 февраль-Халыкара туган тел көне.Бу бәйрәм 2000 нче елда ЮНЕСКО тарафыннан билгеләп үтелә башлады.Һәркем өчен дөньяда иң кадерле туган тел-ана теле.Мәктәбебездә ел да үткәрелә торган әлеге көн укучыларның ямьле шигырьләре белән үрелеп барды,соңыннан "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Татар теле укытучылары бездә кунакта. 20.02.2018
Бүген мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды. Әлеге чарада районыбызның барлык мәктәпләреннән дә укытучылар катнашты. Татар теле укытучыбыз Рушания Мөхәмитшиновна 8 сыйныфта Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” әсәренә нигезләнеп “Кеше булып кал!” дигән темага ачык дәрес күрсәтте, Фатих Хөснинең юбилее уңаеннан әзерләнгән “Кабак” әсәре сәхнәләштерелде.
-
Урок английского "Путешествие на Марс" 19.02.2018
Вчера в нашей школе началась метапредметная неделя. Учитель английского языка Насрутдинова А.Г. провела урок-путешествие по теме “A trip to Mars” (Путешествие на Марс). Во время урока учащиеся получили много информации об изучении космоса, повторили лексику по данной теме и пытались найти ответы на вопрос «Возможна ли жизнь на Марсе в будущем?»