Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Укучыларыбыз уңышлары 14.05.2018
Бүген иртәнге линейкада төрле район,мәктәпкүләм конкурсларда җиңү яулаган укучыларыбызны тәбрикләдек. "Язның беренче кунаклары" конкурсының муниципаль этабында 1 нче урын Асадуллин Айзат(6 сыйныф), "Галәмгә юл" конкурсының рәсем номинациясендә Хәйретдинов Айназ 2 урын, "Детство без границ" "Үз кулларым белән бүләк" номинациясендә Хикматуллина Кадрия 2 урын(Җитәкчеләре Кадырова А.С.).Котлыйбыз!
-
Бакчада язгы эшләр 12.05.2018
Яз җитү белән мәктәп территориясендә,бакчаларда эш кайный башлый. Укучы балалар җыештыру,өмәләр белән беррәттән мәктәп бакчасында җир казып,түтәлләр ясыйлар,кишер,чөгендер чәчәләр,суган утырталар.
-
"Медицинада синең беренче адымың" 11.05.2018
11 нче май көнендә мәктәбебез укучысы Садриев Гадел Казан Дәүләт Медицина университеты уздырган регионара "Медицинада синең беренче адымың" исемле бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Ул III дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Шулай ук медицина университеты музее белән дә танышты. Молодец, Гадел! Котлыйбыз!!!(Җитәкчесе: Садриева Р.З)
-
"Үлемсез полк" 09.05.2018
Без үзебезнең үткәнебезгә битараф түгел,барыбыз да "Үлемсез полк" акциясенә кушылдык!
-
Бөек Җиңүгә 73 ел 08.05.2018
1945 елның 9 мае илебез тарихында, күп милләтле халкыбыз язмышында, һәр гаилә тормышында иң әһәмиятле вакыйга. Җиңүне алып килгән бу көн бик тә кадерле, шул ук вакытта йөрәкләрдә авыр хатирәләр уята. Туган җирнең азатлыгы һәм якты киләчәге өчен гомерен дә кызганмаган батырлар мәңге онытылмас!
Җиргә тагын килә ямьле язлар,
Тарихларга уелып кала еллар.Хәтерләрдә мәңге сакланырларВетераннар узган данлы юллар.Бүгенге көн тыныч булсын өчен,Кызганмыйча гомерләрен, көчен.Утка кергән алар, канын биргән,Азат илдә без яшәсен өчен!Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,Саклап калган өчен илебез.Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,Тыныч булсын җир һәм күгебез!Ничек яши бүген ветераннар,Төзәлгәнме сугыш яралары?Күңелләрдә бары тик бер теләк:Кабынмасын утның яңалары!!!Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар, -
"Георгий тасмасы" 07.05.2018
Җиңү көне алдыннан һәр елдагыча мәктәбебез укытучылары,укучылары "Георгий тасмасы" акциясенә кушылдылар.
-
Урман утырту көне 05.05.2018
Бүген Татарстан Республикасында "Урман утырту" ,табигатьне саклау акциясе уза.Безнең мәктәп укытучылары,укучылары да әлеге акциягә кушылдылар.Алар мәктәбебез территориясенә чыршы агачлары утырттылар.
-
Өмәгә чыктык 03.05.2018
Бүген мәктәбебез укытучылары,хезмәткәрләр,укучылар белән бергәләп авылыбыз территориясен җыештырдык.
-
30.04.2018
Май бәйрәмнәре алдыннан "Дубрава" агрофирмасының Кошман бүлекчәсенә ярдәм иттек.
-
Л.Н.Толстой исемендәге эзләнү-тикшеренү конференциясе 27.04.2018
Казан шәһәрендә 16 нчы республикакүләм Л.Н.Толстой эзләнү-тикшеренү конференциясендә 9 нчы сыйныф укучысы Сагдиева Ләйсән уңышлы чыгыш ясап, III нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләеләнде. Җитәкчесе: Садриева Р.З. Котлыйбыз!