Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Әкияттә кунакта" 20.06.2018
Бүген "Кояшкай" ял лагерына йөрүче укучылар "Әкияттә кунакта" исеме астында татар халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр, мультвикторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Фермага экскурсия 18.06.2018
"Кояшкай" ял лагерында ял итүчеләр фермага эскурсиягә бардылар. Укучылар ферма эшчәнлеге белән таныштылар. Ялыбыз файдалы булды.
-
"Салаваткүпере"ндә кунакта 13.06.2018
Бүген "Кояшкай " ял лагеры "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында кунакта булды.Балалар рәхәтләнеп бассейнда су коендылар.
-
Россия көне
12.06.2018
"Кояшкай" ял лагерында "Россия көне" уңаеннан күп кенә чаралар булып узды.Укучыларга дәүләт символлары турында аңлатма бирелде,Россия гимнын җырладылар,рәсемнәр ясадылар.
-
Лагерьда бик күңелле 08.06.2018
"Кояшкай" ял лагерында укучыларның көннәре файдалы ,күңелле үтә. Алар эскурсияләргә йөриләр,төрле мавыктыргыч уеннар уйныйлар.
-
"Кояшкай" ял лагеры ачылды 04.06.2018
Бүгеннән мәктәбебез каршындагы "Кояшкай" ял лагеры эшли башлады. Лагерьга 20 бала йөри. Күңелле яллар сезгә,укучылар!
-
Балаларны яклау көне 01.06.2018
Җәйнең беренче көне-балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә.Әлеге дата уңаеннан районыбызда чара узды.Әлеге бәйрәмдә безнең мәктәпнең 5-8 сыйныф укучылары активистлары катнашты.Һава торышы салкын булуга карамастан,балалар төрле уеннарда актив катнаштылар.
-
Актив укучыларны тәбрикләдек. 31.05.2018
Бүген линейкада 2017-2018 нче уку улында төрле республикакүләм конкурсларда катнашкан,районкүләм конкурсларда җиңү яулаган, спорт өлкәсендә уңышларга ирешкән,мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларыбызны тәбрикләдек. Молодцы,укучылар! Котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар юлдаш булсын сезгә!
-
Куркынычсыз җәй 30.05.2018
Һәр елны,соңгы уку көннәре алдыннан,җәйге каникулда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктажлар уздырыла. Сыйныфларда "Куркынычсыз җәй" темасына сыйныф сәгатьләре узды.
-
Табигатькә экскурсия 29.05.2018
Балаларга экологик тәрбия бирү,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү,туган якка мәхәббәт уяту максатыннан ел саен уздырыла торган экскурсияләрнең әһәмияте бик зур.Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары табигатькә экскурсиягә бардылар.Күңелле уеннар уйнап,табигатьтә рәхәтләнеп ял иттеләр.