Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
"Халыкара туган тел көне" 21.02.2018
21 февраль-Халыкара туган тел көне.Бу бәйрәм 2000 нче елда ЮНЕСКО тарафыннан билгеләп үтелә башлады.Һәркем өчен дөньяда иң кадерле туган тел-ана теле.Мәктәбебездә ел да үткәрелә торган әлеге көн укучыларның ямьле шигырьләре белән үрелеп барды,соңыннан "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Татар теле укытучылары бездә кунакта. 20.02.2018
Бүген мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды. Әлеге чарада районыбызның барлык мәктәпләреннән дә укытучылар катнашты. Татар теле укытучыбыз Рушания Мөхәмитшиновна 8 сыйныфта Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” әсәренә нигезләнеп “Кеше булып кал!” дигән темага ачык дәрес күрсәтте, Фатих Хөснинең юбилее уңаеннан әзерләнгән “Кабак” әсәре сәхнәләштерелде.
-
Урок английского "Путешествие на Марс" 19.02.2018
Вчера в нашей школе началась метапредметная неделя. Учитель английского языка Насрутдинова А.Г. провела урок-путешествие по теме “A trip to Mars” (Путешествие на Марс). Во время урока учащиеся получили много информации об изучении космоса, повторили лексику по данной теме и пытались найти ответы на вопрос «Возможна ли жизнь на Марсе в будущем?»
-
Ел ир-аты-2018 16.02.2018
Бүген Буа шәһәрендә республика конкурсының "Ел ир-аты-лидер . Хатын -кыз карашыннан " зона туры уздырылды. Мәктәп директоры Хәмидуллин Ильмас Илдарович әлеге бәйгедә катнашты һәм "Ир-ат- лидер" номинациясендә җиңү яулады. Афәрин,Ильмас Илдарович.
-
Герой шагыйрь Муса Җәлилне искә алу 15.02.2018
Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык дәвам итә.15 февраль Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Мәктәптә шагыйрьне искә алу кичәсе уздырылды, әдип иҗатын чагылдырган күргәзмә оештырылды. Шагыйрьне искә алу кичәсендә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты искә төшерелде,укучылар тарафыннан балалар өчен язылган шигырьләре яңгырады..Кичә М.Җәлил шигыренә иҗат ителгән җыр белән тәмамланды.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 13.02.201810 нчы февраль көнне мәктәбебез укучылары өчен "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" дәресләре үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар Интернетның файдасы һәм зыяны турында фикер алыштылар. Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр.
-
"Иң шәп вожатый" конкурсы 12.02.2018
Бүген мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Иң яхшы вожатый" республика конкурсының муниципаль этабының финалы узды. Бәйгедә катнашучылар "Мин вожатый" дигән темага эссе ,анкеталарын, үз эшчәнлекләре турында презентация якладылар. Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Илзирә әлеге конкурста катнашып "Иң иҗади отряд вожатые" номинациясендә җиңү яулады. Җитәкчесе Кадырова А.С.Котлыйбыз!!!
-
"Чаңгы юллары-2018" 10.02.2018
Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында, 10 февральдә мәктәбебездә,җирле үзидарә белән берлектә массакүләм чара уздырылды.Әлеге чарада укытучылар һәм укучылар,әти-әниләр дә актив катнаштылар.Ярышта җиңү яулаган укучыларыбыз грамота һәм тәмле бүләкләргә ия булдылар.
-
Cыйныф җитәкчеләре бәйгесе 07.02.2018
Бүген безнең мәктәбебездә “Сыйныф җитәкчесе – 2018” республика конкурсының муниципаль этабы уза. Бу этапта 13 сыйныф җитәкчесе катнаша. Алар 5-9 сыйныф укучылары белән сыйныф сәгатьләре уздырдылар. Бу конкурста мәктәп данын 6 нчы сыйныф җитәкчесе Вильданова Ләйсән Хәбир кызы яклый.
Конкурсантларга уңышлар телибез!
-
Очрашу-2018 05.02.2018
Һәр ел саен февральнең беренче шимбәсендә мәктәпләр, ишекләрен киң ачып, үзләренең чыгарылыш укучыларын каршы ала. Кичә генә ул укучылар парта артында утырган, шау-гөр килеп коридордан йөгергән, дәресләрдә җавап биргән, мәктәпнең данын ярышларда яклаган, ә бүген исә алар – студентлар һәм төрле һөнәр ияләре.Быел да мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар үзләренең мөгаллимнәрен, дусларын сагынып, узган шимбәдә очрашуга җыелды. Сагынышканнар икән шул: укучыларның укытучылары белән сөйләшер сүзләре дә җыелган, дусларны да күптән күрмәгән... Безнең мәктәбебездә традициягә әйләнгән бу очрашу быел да бик эчтәлекле ,күңелле итеп уздырылды. Беренче өлеше мәктәптә узса,икенче өлеш авыл клубында дәвам итте.