Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
"Спортивный Татарстан" 16.03.2018
Бүген "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасының "Спортивный Татарстан" акциясе уздырыла.Әлеге акция кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Күңелле стартлар" булып узды. Ике командага бүленгән укучылар үзара төрле спорт ярышлары төрләрендә ярыштылар.Чара эмоцияләргә бик бай булды.
-
"Изге гамәлләр кыл" көне 15.03.2018
"Мәрхәмәтлелек атнасы" дәвам итә. Бүген булган кадәр күбрәк яхшы гамәлләр генә кыласы килә. 8-9 сыйныф укучылары авылыбыз уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга урнаштырылган һәйкәл яны территориясен кардан чистарттылар.
-
Халыкара елгалар көне 14.03.2018
Бүген "Язгы мәрхәмәтлелек " атнасының өченче көне "Халыкара елгалар көне" буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан биология,химия укытучысы Сабирова Г.Х. елгаларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан чара уздырды.Укучыларга суның кадрен белергә,сулыкларны чистарту өмәләрендә катнашырга өндәде.
-
2018 ел Татарстанда-Л.Н.толстой елы 13.03.2018
"Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы кысаларында бүген мәктәптә 2018 ел Татарстанда- Л.Н.Толстой елы дип игълан итү максатыннан әдипкә багышланган күргәзмә урын алды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Р.З. Толстойның тормыш юлы,иҗаты белән тулырак таныштырды.Укучылар бик яратып аның иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап эзләделәр, сыйныф сәгатьләре дә шул теманы яктыртты.
-
"Без бергә" конкурсының нәтиҗәләре 12.03.2018
Бүген иртәнге линейкада "Без бергә" фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре чыгарылды. "Хореография" номинациясе (1-4 ) сыйныфлар арасында 1 нче урын - 1 нче сыйныф,2 нче урын - 4 нче сыйныф, 3 нче урын - 2 нче сыйныф. 5-9 сыйныфлар арасында 1 нче урын- 9 нчы сыйныф, 2 нче урын- 8 нче сыйныф, 3 нче урын-7 нче сыйныф лаек дип табылды. "Халык вокалы соло" номинациясендә -Хикматуллина Кадрия бәяләнде. "Халык вокалы" 1 нче урын -4 нче сыйныф, 2 нче урын- 3 нче сыйныф, 3 нче урын-6 нчы сыйныф укучылары бәяләнде."Сәнгатьле уку" номинациясе 1 нче урын - 1нче сыйныф кызлары, 2 нче урын-Садриев Гадел,3 нче урын-Мотыйгуллин Инсаф, "инструменталь ансамбль" номинациясендә Өметбаев Әлфис бәяләнде. Афәрин,укучылар!Мәктәбебез данын районда 9 нчы сыйныф укучылары яклар диеп торабыз.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 12.03.2018
Республикабызда,шул исәптән мәктәбебездә дә "Язгы мәрхәмәтлелек"атналыгы-изге эшләр эстафетасы старт алды. Аның девизы #Мәрхәмәтле Татарстан "Эшлә.Өйрән.Бүлеш.Үзгәр"Барыбыз да яхшылыкка,изгелеккә омтылыйк!
-
Аҗаган-2018 09.03.2018
Бүген дәресләрдән соң "Аҗаган" уены үткәрелде. Мәктәбебез укучылары 2 командага бүленеп,төрле ярышларда үзләрен сынадылар. Карга яшерелгән миналарны эзләделәр, еракка граната аттылар, вакытка противогаз киделәр,окоп казыдылар,учак яктылар һәм башка күп төрле ярыш төрләрендә ярыштылар алар. Барлык нәтиҗәләр буенча 1, 5,6,9 сыйныф укучыларыннан торган "Факел" командасы җиңүгә лаек булды. Молодцы,котлыйбыз укучылар!
-
Бәйрәм белән!!! 08.03.2018
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме- Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә… Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!
-
"Без бергә" конкурсының мәктәп туры 07.03.2018
Бүген мәктәбебездә "Без бергә" диеп аталган Россия халыклары фестивале конкурсының мәктәп туры уздырыла. Әлеге балалар халык иҗат фестиваленың максаты булып балаларның һәм яшүсмерләрнең нәфис-эстетик иҗатын үстерү тора. Халык мәдәниятенә,Россия халыклары традицияләренә карата хөрмәт тәрбияләү,этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту,балаларда милли мәдәнияткә карата кызыксыну уяту,талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү бурычын да күз алдында тота ул. Әлеге конкурска һәр сыйныф бик җитди әзерләнеп үзләренең номерларын тәкъдим иттеләр.
-
"Без бергә" фестиваленә әзерлек 05.03.2018
Барлык сыйныфларда да "Без бергә" фестиваленә әзерлек эшләре бара.Укучылар бик тырышып төрле милләт халыкларының шигырьләрен,җырларын,биюләрен өйрәнәләр.