Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Татарстан варислары берлегенең туган көне 17.09.2018

Эшкә ашты теләгебез –
Без варислар сафында...
Тантаналы вәгъдә бирдек
Мәктәбебез каршында.
15 сентябрь – Татарстан варислар берлегенең туган көне уңаеннан мәктәбездә 5 нче сыйныф укучыларын варислар сафына кабул итү булып узды! Бу чараның максаты: 5нче сыйныф укучыларын варислар сафына кабул итү, аларны намуслы, кыю, тырыш, ярдәмчел варислар булырга, законнарны белергә һәм һәрвакыт төгәл үтәргә өндәү иде.
-
Мәдәни көндәлекләр тапшырылды 17.09.2018

Бүген башлангыч сыйныф укучыларына авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия , мәктәп китапханәчесе Насретдинова Алинә апалары белән мәдәни көндәлекләр тапшырылды,көндәлек белән эшләү тәртибе аңлатылды.
-
"Милләтләр кроссы-2018" 15.09.2018

Һәр елдагыча быел да мәктәбебезнең укучылары,укытучылары,хезмәткәрләре "Милләтләр кроссы"нда актив катнаштылар. Башлангыч сыйныф кызлары арасында 3 урында 3 нче сыйныфтан Арифуллина Зәлинә,2 нче урында 2 нче сыйныфтан Насретдинова Зәйнәп,1 нче урында шушы ук сыйныфтан Закирова Айзилә. Малайлар арасында 3 нче урында 2 нче сыйныфтан Закиров Фәнил, 2 нче урында 3 нче сыйныфтан Гирфанов Илназ,1 нче урында шул ук сыйныфтан Гарифуллин Илназ. 5-9 сыйныф кызлары арасында 3 нче урында 7 нче сыйныфтан Миңнуллина Исламия, 2 нче урында 8 нче сыйныфтан Шәмсетдинова Камилә, 1нче урында шул ук сыйныфтан Хикматуллина Кадрия. Малайлар арасында 3 нче урында 8 че сыйныфтан Сабиров Сәйдәш, 2 нче урыда әлеге сыйныфтан Миңнуллин Ислам, 1 нче урында 9 нчы сыйныфтан Саттаров Айназ.Молодцы,укучылар!
-
Л.Н.Толстой елы 13.09.2018

Л.Н.Толстой тууына 190 ел туңу уңаеннан 6 нчы сыйныфта Л.Н.Толстойга багышланган тәрбия сәгате узды. Укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
"Салават күпере" спорт комплексында 12.09.2018

Бүген укучыларыбыз "Салават күпере" спорт комплексыныда бассейнда су коенып сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
"Экстремистлыкка юк"! 11.09.2018

Һәр сыйныфта "Экстремистлыкка юк"! темасы астында сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар экстремизм төшенчәсе белән таныштылар, темага кагылышлы рәсемнәр ясадылар,үзләре өче файдалы булган мәгълүматлар алдылар.
-
Бәрәңге алдык 08.09.2018

Көзге уңышны җыеп алыр чак җитте. Укытучылар,укучылар,мәктәп хезмәткәрләре мәктәп бакчасыннан бәрәңге уңышын җыеп алдылар..
-
Бездә өмә 08.09.2018

Бүген мәктәп территориясен тоту максатыннан өмә оештырылды. Бу эштә безгә әтиләребез ярдәм күрсәттеләр.Өмәгә килүче әтиләргә рәхмәт.
-
Бакчадагы көзге эшләр 06.09.2018

Кызыл чөгендер уңышы сөендерә.
-
Куркынычсызлык айлыгы. 04.09.2018

Уку елы башында укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү,гадәттән тыш хәлләр туган очракта аек акыл белән эш итү максатыннан "Куркынычсызлык айлыгы" игълан ителә.Айлыкта укытучылар,укучылар белән янгынга каршы инструктажлар үткәрелә. Шул максаттан бүген Валиев И.И. укытучылар белән "Куркынычсызлык дәресе" уздырды.











