Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Тынычлыкка ни җитә
03.09.2018
Районда 3 сентябрь көнне Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан Кошман мәктәбендә "Беслан фаҗигасе безнең йөрәктә" дигән слайд-презентация күрсәтелде.Чара барашында 12 ел элек Төньяк Осетиядә булган коточкыч трагедия искә алынды,терроризм һәм экстремизм хакында сөйләшү булды.2004нче елның 1 нче сентябрендә боевиклар тантаналы линейка вакытында Бесландагы мәктәптә һөҗүм итәләр һәм мина куелган бинада 1100 кешене ике көннән артык газаплыйлар.Ике көннән уку йорты бинасы штурм белән алынып,күпчелек тоткыннар азат ителде.Әмма шуларның 334.шул исәптән 186сы балалар һәлак булдылар.Слайд-презентация күрсәткәндә балаларга нәрсә соң ул терроризм һәм экстремизм?, террористларны ничегрәк күзаллыйсыз дигән сораулар бирелде.Яшь буын экстремизм һәи терроризм гына түгел,ә толерантлык турындагы төшенчеләр белән дә таныштылар.Бесландагы кебек фаҗигалар башка кабатланмасын иде дигән теләктә калабыз.
-
Белем бәйрәме 01.09.2018

Бүген кабат бөтен мәктәпләрдә беренче кыңгырау, белем бәйрәме,тынычлык бәйрәме тантана итә.Быел мәктәбебездә 9 укучы беренче сыйныфка кабул ителде.
Хөрмәтле укытучылар,укучылар,мәктәп хезмәткәрләре! Барыгызны да белем бәйрәме белән тәбрик итәбез,эшегездә уңышлар теләп калабыз! Яңа уку елы котлы булсын!!!
Яңгырый бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит
Әйдә! Яңа уку елы!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 29.08.2018

Бүген район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең пленар август киңәшмәсе узды. Әлеге киңәшмәдә 2017-2018 нче уку елына анализ ясалды,киләсе уку елына бурычлар,максатлар билгеләнде. Киңәшмәнең икенче өлешендә алдынгы мәктәпләрне,хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Шул уңайдан безнең мәктәбебез төп мәктәпләр арасында 1 нче урынга лаек дип билгеләнде. Афәрин!!!
-
Август киңәшмәсе 27.08.2018

Бүген районыбыз мәктәпләрендә предмет укытучыларының педагогик киңәшмәләре уза.
-
Булачак беренче сыйныф укучылары 22.08.2018

Бүген районда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә йомгак ясалды.Тантаналы рәвештә быел беренче сыйныфка баручы укучыларга уку әсбаплары салынган портфельләр тапшырдылар.Шулай ук берничә укучыбыз спорт киемле дә булды.
-
"Тартария" форумында 20.08.2018

6-20 август көннәрендә Казан шәһәрендә "Тартария" яшьләр республика форумы уза. Әлеге форумда мәктәбебез укучысы Сабиров Сәйдәш тә катнаша. Сәйдәшкә әлеге форумда уңышлы катнашырга теләп калабыз!
-
Яңа уку елына әзерлек 20.08.2018

Укучылар каникулда ял иткәндә,мәктәбебездә косметик ремонт эшләре башкарылды.Мәктәп коридоры стенасын буядык,класс идәннәре ,спорт залы идәннәрен,ишекләр,тышкы яктан тәрәзәләрне буядык. Җыештыру эшләре башкарылды. Мәктәбебез укучыларны яңа уку елына кабул итәргә әзер.
-
Директорыбыз хаҗ сәфәренә кузгалды 09.08.2018

Мәктәбебез директоры Хәмидуллин Ильмас Илдар улы тормыш иптәше Хәмидуллина Алсу Фәрит кызы белән хаҗ сәфәренә кузгалдылар. Без аларга хәерле юллар,уңышлы сәфәрләр теләп калабыз!
-
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе
03.08.2018
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында авылдашыбыз Шагидуллин Илдар Хәмзә улы укучылар белән сәяхәткә чыкканда кулланыр өчен палаткалар бүләк итте.Аңа рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Үз мәктәбеңә ярдәм ит! 31.07.2018












