Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Татарча диктант-2018 27.10.2018
Бүген Бөтендөнья татарча диктант-2018 акциясе узды. Бу акциядән без дә читтә калмадык. Мәктәп бинасында укытучылар,Кайбыч муниципальрайоны башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы,Кошман авыл җирлеге башлыгы Сафина Лилия Рәшит кызы, лаеклы ялга чыккан ветераныбыз,әти-әниләр,авылдашларыбыз,укучылар үзебезне сынар өчен,татарча диктант язып карадык.Нәтиҗәләре уңай булыр диеп ышанабыз.
-
Яшь армиячеләр -таныклык алды 27.10.2018
Комсомол оешуга-100 ел уңаеннан уздырылган чара вакытында яшь армиячеләребез кулларына (удостоверение юнармейца) таныклыклар алдылар.
-
Мед.осмотр 26.10.2018
Бүген мәктәбебез укучылары Кайбыч район үзәк хастаханәсеннән килгән медицина хезмәткәрләре тарафыннан медицина тикшеренүе уздылар.
-
"Татарча диктант" акциясе 25.10.2018
“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
Татарча диктант язарга теләүчеләрне 27 октябрь көнне Кошман мәктәбендә көтеп калабыз. Башлана 13.00
-
"Көзге уңыш" бәйрәме 24.10.2018
Бүген без дәресләрдән соң табигать кочагында көзге уңыш бәйрәмен үткәрергә булдык.Мәктәбебез укучылары 2 командага бүленеп төрле конкурсларда ярыштылар. Алар арасында : "Кем җитезрәк"?, "Көзге букет","Көзге мода" ,концерт номеры һ.б. конкурслар бар иде. Конкурслар тәмамлангач укучылар учакта пешкән тәмле,кайнар бәрәңге белән сыйландылар. Табигать кочагында үткәрелгән әлеге бәйрәм укучылар күңеленә хуш килде.
-
"Кояшка-юл" конкурсы 22.10.2018
Дөнья күләм Мәскәүдә узган "Кояшка юл" конкурсының “ Эстрадный вокал” номинациясендә 3 нче дәрәҗәдәге лауреат исеме алган 8 нче сыйныф укучысы Хикматуллина Кадрияне чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин! Алга таба да уңышлары булуын телибез! Горурланабыз!Җитәкчесе(Кадырова А.С.)
-
День ОФП 20.10.2018
Сегодня прошел "День ОФП". Юноши подтягивались на высокой перекладине.
-
Парламент дәресе узды 18.10.2018
Бүген мәктәбебездә авыл җирлеге башлыгы, авыл советы депутаты Сафина Лилия Рәшит кызы катнашында парламент дәресе узды. Укучылар парламент төзелеше,бүлекләре белән таныштылар. Дәүләт советы,аның эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар.Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Файдалы ял 17.10.2018
Бүген мәктәбебезнең 5,6 нчы сыйныф укучылары Кайбыч мәдәният сараенда Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары сәхнәләштергән спектакль карадылар. Укучыларга әлеге спектакль бик ошады,бик күңелле булды.
-
Мониторинг 15.10.2018
9 нчы сыйныф укучылары мониторинг уздылар.