Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
8-март бәйрәме 06.03.2019

Мәктәбебездә 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Бәйрәмне үзенең матур теләкләре белән мәктәп директоры Гыйниятуллин Фәнис Фәһим улы ачып җибәрде. Мәктәпнең залы бәйрәмчә бизәлеп, бәйрәм рухы хөкем сөрде. Шушы бәйрәм кичәсе мәктәп укучыларының матур җырлары, шигырьләре, биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәм күңелле үтте, һәр катнашучы күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.
-
Район күләмендәге язгы аҗаган 01.03.2019

1 март көнне Олы Кайбыч авылында "Аҗаган -2019" республика хәрби - спорт уенының муниципаль этабы узды. Уенда районның 17 мәктәбеннән командалар катнашты, алар ике яшь төркемендә көч сынашты.Бу командалар арасында безнең укучылар да уңышлы катнашты.
-
Полициядә кунакта 28.02.2019

9 сыйныф укучылары “Батырлык атналыгы” кысаларыннан чыгып, Россиянең эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча ,полиция бүлекчәсендә кунакта булдылар. Полиция бүлегенең тарихы,хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән таныштылар.Әлеге чара укучыларыбыз өчен бик файдалы һәм мавыктыргыч булды.
-
Бассейн көне 27.02.2019

-
Туган тел атналыгы 25.02.2019

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел атналыгы үткәрелде. Татар теле укытучысы Хәйруллина Р.М.моңа бик җитди әзерләнде. Мәктәптә көн саен бер чара. “Тамчы шоу”,сәнгатьле сүз кичәсе .татар халык уеннары , һ.б. балалар күңеленә хуш килде
-
Истәлек тактасы 22.02.2019
22 февральдә Әфганстан җирендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Мансур Миңнуллин исемен мәңгеләштерү максатында мәрмәр элмә такта ачу тантанасы булды. Әлеге тантанада безнең мәктәп укучылары, укытучылар, яшь армиячеләр катнашты. -
Татарча көрәш 22.02.2019
Мәлки авылында Әфган җирендә батырларча һәлак булган Валерий Волков истәлегенә милли көрәш буенча ярыш үткәрелде.Бу ярышта безнең мәктәпнең егеләр командасы район буенча икенче урынны яуладылар.- Кошман авылында да нык беләкле көрәшчеләр күренә башлады. Алар да район, зона күләмендә үткәрелгән ярышларда призлы урыннар яулый . Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллинның авылдашларын спортның бу төренә тартуының матур нәтиҗәсе бу,-диләр,алар турында. Котлыйбыз! -
Строй җырлары 19.02.2019

Бүген Кошман мәктәбендә строй җырларына конкурс оештырылды. Ул традицион төстә һәр елны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүне ныгыту максатын күздә тотып үткәрелә. Һәр сыйныфтан отрядлар стройда йөрү кагыйдәләрен төгәл белү күнекмәләрен, патриотик җырларны белүләрен жюри алдында дәлилләп күрсәттеләр.
-
Химия атналыгы 18.02.2019
Мәктәптә химия атналыгы бара. Атналык барышында өлкән сыйныф укучылары башлангыч сыйныфлар өчен, химия кабинетында төрле тәҗрибәләр курсәттеләр. Химия укытучысы Сабирова Гөлшаһидә балаларны алар өчен яңа булган фән белән таныштырды. Атналык дәвам итә... -
Ватанны саклаучылар көне 18.02.2019
Бүген мәктәп гөр килә ,чөнки биредә әтиләр һәм егетләр бәйрәме. Бәйрәм белән сезне кадерле әтиләр. ир-егетләр,укытучылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә бәхет-шатлык, укуыгызда зур уңышлар телибез. Тормышыгызның күге февраль ае сыман карлы да, күңелле дә, йолдызлы да булсын. Күңелегез күтәренке, саулыгыгыз нык, йөрәгегез кайнар булсын.











