Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Чәчәк орлыклары җыйдык 13.10.2018
Киләсе ел өчен кайгыртып,чәчәкләрдән орлыклар җыеп алдык,чәчәклекләрне чүпләрдән арындырып,язга чаклы чистартып калдырдык.
-
Психологик десант килде 11.10.2018
Бүген безгә Кайбыч муниципаль районының ППҮзәге хезмәткәрләре килде. Составында,социаль педагог Калашникова А.Ф., педагог-психолог Кириллова Л.С.булган команда 1,5,9 сыйныфларда яңа уку шартларына җайлашу мониторингы үткәрделәр.
-
Көзге табигатькә экскурсия 10.10.2018
Бүген мәктәбебез укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә көзге табигатькә экскурсиягә бардылар. Көзге табигатьнең матурлыгына соклану белән беррәттән,имән чикләвеге дә җыйдылар.
-
Җиңел атлетика буенча уңышыбыз 08.10.2018
Җиңел атлетика буенча үткәрелгән район туры ярышларында, 1500 м йөгерү буенча 5 нче сыйныф укучысы Насретдинова Алия 1 нче урынга ия булды. Медаль һәм грамота белән бүләкләнде. Молодец,Алия. Алга таба да җиңүләр насыйп булсын!
-
Картаймагыз әле,ветераннар! 06.10.2018
Бәйрәм көннәрендә мәктәп директоры,профсоюз комитеты рәисе,яшь армиячеләр белән берлектә урын өстендә авырып ятучы ветераннарыбызның өйләрендә булып,бәйрәм белән котлап, мәгариф бүлеге мөдире исеменнән котлау открыткаларын, бүләкләрен тапшырдылар.
-
Бәйрәм белән ветеран укытучыларыбыз! 06.10.2018
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз.
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше кайгыларын
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай сезгә озын гомер бирсен,
Рәхмәт сезгә,чын-чын кеше сез!
Лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбыз! Без сезне мәктәп бинасында күрергә шатбыз. Сезгә исәнлек-саулык,озын гомер,бәхетле киләчәк телибез!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2018
5 нче октябрь көнне илебездә укытучылар үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен - Укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Чын күңелебездән Кошман укытучылар коллективын әлеге матур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете теләп калабыз! Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил- көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Укытасың ничә буын балаларын.
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.
Елый-елый озатасың син аларны.
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
-
Картлар йортында булып кайттык 03.10.2018
Бүген мәктәбебез яшь армиячеләре,иҗади укучылар белән берлектә Федеровское авылында урнашкан картлар йортында булып,өлкәннәр белән аралашып, аларга концерт программасы тәкъдим иттеләр.Укучыларыбыз өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,иң изге теләкләр юлланган открыткалар бүләк иттеләр. Мондый очрашулар күңелләрне тетрәндерсә дә,өлкәннәр безнең килүгә бик шат булып калдылар. Бәйрәмегез белән,хөрмәтле өлкән буын кешеләре!
-
"Укытучыңны котла" акциясе 02.10.2018
Октябрь башында һәр елны "Укытучыңны котла" акциясе уздырыла. Бу акция вакытында укытучыларыбыз ,ветеран укытучылар төрле оешмалардан ,үзләре укыткан укучылардан котлау открыткалары кабул итәләр.
-
Бәйрәм открыткаларыбыз әзер 02.10.2018