Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Күргәзмәдә катнашу 14.02.2019
14нче февраль көнне Кайбыч мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы Советы утырышы булды.Утырышта –Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т.Борһонов та катнашты.Шул уңайдан биредә күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә безнең укучылар да читтә калмадылар. -
Солдатка -хат 13.02.2019
23 февраль… Бу бәйрәмгә инде 100 елдан артык. 100 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч,түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә.Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.Бәйрәм уңаеннан, мәктәбебез Яшь гвардиячеләре, хәзерге көндә Ватанны саклаучы авылыбыз егетләренә котлау хатлары җибәрделәр.Аларга исәнлек-саулык теләделәр. -
Безнекеләр янә форумда 13.02.2019
13-15 февральдә «Татагрэкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм Идел буе агросәнәгать форумы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә үз ишекләрен ачты. Студентлар һәм укытучылар күргәзмәдә үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.Мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы Сабиров Сәйдәш тә,технология укытучысы Насретдинов А.Л.җитәкчелегендә, бу форумда катнашып кайтты. Алар Казан дәүләт аграр университетының рәхмәт хатына лаек булдылар. -
Профессиональ осталык конкурсы 12.02.2019
Мәктәбебез укытучылары ел саен үзләренең педагогик профессиональ осталыклары буенча көч сынаша.11 -12 февраль коннәрендә Чәчкаб мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары,ә Бәрлебаш мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре конкурсының муниципаль туры булып узды.Бу конкурсларда мәктәбебезнең өстәмә белем бирү укытучысы Насретдинов Айдар Ленар улы һәм 9 сыйныф җитәкчесе Насретдинова Алия Әүхадулла кызы уңышлы чыгыш ясадылар. -
Россия чаңгы юллары-2019 09.02.2019
Елдагыча, Кошман мәктәбе “Россия чаңгы юллары-2019” акциясенә кушылды. Бәйгедә имгәнүчеләр булмады, монысы аеруча мөһим. "Россия чаңгы юллары" дип исемләнгән ярышта барлык укучылар актив катнашты. Бүген чаңгыга баскан һәр кеше җиңүче. Шулай да,һәр яшь төркемендә җиңүчеләр билгеләнеп, алар чара ахырында дипломнар һәм истәлек бүләкләре белән хөрмәтләнде.
-
Әфганчылар көне 07.02.2019
2019нчы ел 15 февраль- Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 30ел.Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.Мәктәбебездә авыл китапханәчесе Сафиуллина Г.Я белән берлектә бу вакыйгага багышланган танатаналы кичә уздырылды. Кичәдә әфганчылар да катнашты.
-
Яшь антифашистлар көне 06.02.2019
Февраль ае истәлекле даталарга бик бай. Елда мәктәбебездә Яшь антифашистлар көне уздырыла. Быел педагог-оештыручы Айгөл Сәлимулловна 8 сыйныфлар белән бай эчтәлекле чара оештырды. -
Беренче яртыеллык буенча гомуми ата-аналар җыелышы 05.02.2019
5 февраль- мәктәбебездә беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта беренче яртыеллык нәтиҗәләре белән уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Сабирова Г.Х. таныштырды.Башлангыч сыйныф укытучысы Вилданова Д.Р. “Хәзерге заман гаджетлары һәм балалар сәламәтлеге” дигән темага доклад укыды. Шулай ук күпләрне борчыган кайбер мәсьәләләр каралды. -
Яшь гвардиячеләр кунакта 04.02.2019
Яшь гвардячеләр Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Рамил Хәмидуллиннар гаиләсендә кунакта булдылар. Ул үзе һәм аның әнисе Фәридә апа ул еллардагы кичерешләрен тагын бер кат яңартты. Балаларга изге теләкләрен әйттеләр. -
Сагынып килдем,мәктәбем! 02.02.2019












