Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Өлкәннәр декадасы 01.10.2018
Һәр елны октябрь аенда,өлкән буын кешеләрен хөрмәтләү йөзеннән,өлкәннәр декадасы уздырыла. Без дә бу чарадан артта калмыйбыз,һәрдаим өлкәннәргә булышып,хәл-әхвәл сорашып,кирәк эшләрендә ярдәм кулын сузабыз.Аларның безнең арада булуларына сөенәбез.Бәйрәм белән,сезне өлкәннәребез! Сезгә саулык-сәламәтлек,озын гомер юлдаш булсын!Бәхетле булыгыз!
-
Ярминкә-2018 01.10.2018
30 сентябрь көнне районда "Көз нигъмәтләре-2018" ярминкәсе булып узды. Ярминкәдә һәр мәктәп бакчада үстергән уңышын матур композиция астында күрсәтте, төрле тәм-томнар,камыр ризыклары,кул эшләре һ.б. белән сәүдә итте. Ярминкә нәтиҗәләре буенча, мәктәбебез 3 нче урынга лаек булды. Молодцы,без булдырабыз!!! Ярминкәдә зур булышлык күрсәткән укытучыларга,мәктәп хезмәткәрләренә,укучыларга,ата-аналарга бик зур рәхмәт!
-
Ата-аналар җыелышы 27.09.2018
Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта мәктәптәге тәртипләр,чисталык,туклану мәсьәләләре каралды. Узган уку елына нәтиҗә ясалды. Шулай ук ПДН ның өлкән инспекторы Кәлимуллина Ф.Н., ППМС тан Калашникова А.Ф. кызы да җыелышта чыгыш ясадылар.
-
Имән чикләвеге җыйдык. 27.09.2018
Бүген мәктәбебезнең кайсыбер сыйныфлары укытучылар белән берлектә табигатькә имән чикләвеге җыярга бардык. Көн бик җилле булуга карамастан, күмәкләшеп эшләдек,табигать кочагында ял иттек.
-
Мәктәбебездә яңа җитәкче! 25.09.2018
Бүгеннән мәктәбебез директоры итеп Гиниятуллин Фәнис Фәһим улы билгеләнде. Хәерле сәгатьтә,төкле аягыгыз белән!
-
Яшь юнармиячеләргә кабул ителделәр 20.09.2018
Бүген "Салават күпере" спорт комплексында мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары яшь юнармиячеләр сафына кабул ителделәр. Укучыларга уңышлар теләп калабыз!
-
Гриппка каршы вакцинация 19.09.2018
Көзен грипп белән авыру куркынычы бермә-бер арта.Социаль әһәмияте ягыннан ул йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Шуңа күрә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация ясауга зур игътибар бирелә.Билгеле булганча, грипптан соң кеше пневмония, бронхит, сулыш юллары, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары һәм тагын башка чирләрдән өзлегергә мөмкин. Димәк, бу куркыныч чирләрне кисәтү, ягъни профилактикалау максаты белән тиешле чараларны вакытында күрергә кирәк. Шул уңайдан авылыбыз фельдшерлары тарафыннан мәктәбебездә укучыларга гриппка каршы вакцинация ясалды.
-
Спектакль карадылар 18.09.2018
Бүген башлангыч сыйныф укучылары район мәдәният йортына "Светофорлы вакыйгалар" дип аталган спктакль карарга бардылар. Юл хәрәкәте иминлеге турындагы спектакль укучылар күңеленә хуш килде.
-
Татарстан варислары берлегенең туган көне 17.09.2018
Эшкә ашты теләгебез –
Без варислар сафында...
Тантаналы вәгъдә бирдек
Мәктәбебез каршында.
15 сентябрь – Татарстан варислар берлегенең туган көне уңаеннан мәктәбездә 5 нче сыйныф укучыларын варислар сафына кабул итү булып узды! Бу чараның максаты: 5нче сыйныф укучыларын варислар сафына кабул итү, аларны намуслы, кыю, тырыш, ярдәмчел варислар булырга, законнарны белергә һәм һәрвакыт төгәл үтәргә өндәү иде.
-
Мәдәни көндәлекләр тапшырылды 17.09.2018
Бүген башлангыч сыйныф укучыларына авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия , мәктәп китапханәчесе Насретдинова Алинә апалары белән мәдәни көндәлекләр тапшырылды,көндәлек белән эшләү тәртибе аңлатылды.