Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Чиста яр буе акциясе 23.07.2019
Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган “Чиста яр буе“ акциясе дәвам итә. Акция кысаларында сулыкларны, елга-күл буйларын чистарту, тәртипкә китерү күз уңында тотыла. Ул июнь аенда башланып киткән иде. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бу акциядә актив катнаштылар. Сулар һавабызның сафлыгы, эчәр суларыбызның чисталыгы үзебездән тора. Әйләнә-тирәбезне чиста тотыйк, елга-күлләргә сакчыл караш белән карыйк! Өмәләргә бердәм чыгыйк! -
Мордовиядә авыл көне 05.07.2019
Республикадагы районнарга илебездәге, чит илләрдәге татарлар күп яши торган төбәкләрдә Сабантуй үткәрү өчен аерым төбәкләр беркетелгән. Бу гамәл Татарстан Президенты аппаратының төбәкләр белән эшләү идарәсе белән килештереп тормышка ашырыла. Кайбычлылар өч ел рәттән Мордовиянең Ләмбрә районы үткәргән Сабантуйда катнашса, быел Аксюн авылының 350 еллык юбилеен бәйрәм итәргә бардылар. Безнең район бу бәйрәмдә Татарстанның йөзен күрсәтте. -
Җәйге практика чоры 01.07.2019
"Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне", дип әйтәләр. Без – Кошман мәктәбе укучылары, җәйге каникулда ял итеп кенә тормыйбыз, аны файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Мәктәпнең зур гына бакчасы бар. Анда суган, кишер, чөгендер, кәбестә, помидор, кыяр үсә. Әлбәттә, алардан уңыш алу өчен эшләргә кирәк. Без бакчада тырышып эшлибез, ярдәм итәбез. Укучылар утый, су сибә, туфракны йомшарта. -
Лагерьда 21 нче көн Сау бул,лагерь... 30.06.2019
Бүген лагерь белән саубуллашу көне. Санаулы көннәр сизелмичә дә үтеп китте. Балалар өчен бик күңелле Сабантуй бәйрәме үткәрелде.Кызыклы уеннар,күңелле ярышлар,дәртле җырлар,биюләр балаларның күңелләренә хуш килде. Лагерь турындагы хәтирәләр күңелләрдә озак сакланыр.Сау бул,лагерь! -
20 нче көн Убырлыда кунакта. 29.06.2019
Җәйге табигать кочагында ничек күңелле.Без бүген елдагыча, “Убырлыда” кунакта булдык.Аланлыкта уйнаганда, без көтмәгәндә килеп чыга,ул.Чынлыкта, аның кем булуын белсәк тә,әкият герое итеп кабул итүебез күңеллерәк. Бигрәк күп белә торган,шаян“Убырлы”булды ул. Безнең белән уйнады.Төрле сораулар биреп,табигатьтәге кагыйдәләрне искә төшердек.Кайбер үсемлекләрнең файдалы шул ук вакытта зыянлы булуларын аңлатты. Урман аланында калдырмадык без аны,үзебез белән лагерьга алып кайттык. Чөнки ул безнең яраткан вожатыебыз Розалия апабыз иде. -
Лагерьда 19 нчы көн Балалар-коррупциягә каршы 28.06.2019
Җәйге лагерь тәмамланырга да вакыт җитә. Әмма без вакытыбызны бер дә сарыф итмибез. Вожатыйлар көн саен төрле чаралар оештыралар.Бүген алар Алинә Габбасовна белән бик җитди теманы ачыкладылар.Нәрсә ул коррупция? Аңа каршы ничек көрәшергә? Бу сорауларга җавапны соңыннан балалар рәсем конкурсы аша җавап бирделәр. -
Лагерьда 18 нче көн"Беренче теарт" 27.06.2019

Театр яктылыкка,нурга илтә... 2019 ел_Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә Театр елы дип игьлан ителде. Шул уңайдан “Кояшкай” ял лагеренда йөрүче балалар Г.Камалның “Беренче театр”ын сәхнәләштерделәр.Яшь артистларны карарга балалар бакчасыннан балалар да,тәрбиячеләр,укытучылар да килгән иде. Чын артистлар булырлар дигән өмет бар!
-
Лагерьда 17 нче көн Бассейн көне 27.06.2019
Балалар өчен районыбызда бассейн булу нинди бәхет!? Уку елында гына тугел,лагерь барышында да балалар рәхәтләнеп бассейнда йөзделәр. -
"Без -Тукай оныклары" лагерында безнең кызлар. 26.06.2019
Җәйге каникул чорында мәктәбебезнең укучылары төрле төбәкләрдә ял итәләр. Җиденче сыйныф укучылары Миннуллина Исламия һәм Хәйретдинова Ләйлә 24-30 июньгә кадәр Арча районында "Без - Тукай оныклары" чатырлы ял аланында сәламәтлекләрен ныгыталар. -
Хуш,Сау бул, мәктәбем! 25.06.2019
Буген бездә иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичә булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән саубуллашты. Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән иделәр, кайчандыр моннан 9ел элек… Имтиханнар артта калды,ә кулда өлгергәнлек аттестаты.Ак юллар Сезгә,балалар!











