Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Спорт залда ремонт эше 07.08.2019

Мәктәпне яңа уку елына әзерләү эшләре дәвам итә.
-
Яңа уку елына әзерлек 05.08.2019
Мәктәптә яңа уку елына әзерлек эшләре бара. Кабинетларда ремонт эшләре башкарыла. -
Яңа объектта эш 04.08.2019
Яңа балалар бакчасы төзелеше бетү алдында тора. Шулай да, җыю-җыештыру эшләре шактый әле. -
“Тартария” лагеренда безнең Гадел 03.08.2019
Казан шәһәрендәге “Тартария“ лагеры – Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 14-16 яшьлек балаларны берләштерүче җәйге смена. 30июнь-19 август аралыгында бу лагерьда мәктәбебезнең 5 сыйныф укучысы Садриев Гадел ял итә. -
Кышка әзерлек дәвам итә 01.08.2019
Мәктәп яны укыту-тәҗрибә участогында үстерелгән продукция мәктәп ашханәсендә туклану өчен тотыла. Бу инде укучылар ел дәвамында ашламасыз үстерелгән, чиста, витаминлы ризык белән тукланачак дигән сүз. Буген пешекче апалар кышкы табынга куяр өчен кыярлар тозладылар. -
Урсак авылында кунакта 30.07.2019
Кошман мәктәбе укучылары буген Олы Урсак авылына бәйрәмгә бардылар.Биредә республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды. Кошман һәм Олы Урсак укучылары футбол уйнады. Уен, урсаклылар файдасына, 3:0 исәбе белән төгәлләнде. -
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе 29.07.2019

Тырышып эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрү шатландыра шул.Мәктәп бакчасыннан көн саен уңыш җыябыз.
-
Суган уңышы 26.07.2019

Инде өченче көн укучылар суган уңышы җыялар.Суган кышка гына түгел,көзге ярминкәдә сатарга да җитә.
-
Кышка әзерлек 25.07.2019

Бүген балалар кобачки җыйдылар,ә пешекче апалар алардан маринад ясадылар
-
Яңа балалар бакчасы төзелешендә ярдәм 24.07.2019
Мәктәп һәм балалар бакчасы эшләсә, авыл яши, диләр. Авылыбыз киләчәге өметле. Районның тугызъеллык мәктәпләрендәге укучылар санын чагыштырсак, иң күп укучылар биредә. Монда 70 бала белем ала. Авылның «Тиенкәй» балалар бакчасына да сабыйлар күп йөри. Урын җитмәү сәбәпле, әби-бабайлары белән өйдә утыручылары да, район үзәгендәге балалар бакчасына йөрүчеләре дә шактый. Әлеге проблеманың мөһимлеген күз уңында тотып, Кошманда яңа балалар бакчасы төзелеше башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров әйтүенчә, балалар бакчасы “Мәгариф үсеше” федераль программасы ярдәмендә төзелә. Моның өчен акчаның бер өлеше Татарстан Республикасы, икенче өлеше федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. 50 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы мәктәп территориясендә булачак. Мәктәп коллективы да бу төзелешкә үзләренең өлешләрен кертәләр.











