Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Полициядә кунакта 28.02.2019
9 сыйныф укучылары “Батырлык атналыгы” кысаларыннан чыгып, Россиянең эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча ,полиция бүлекчәсендә кунакта булдылар. Полиция бүлегенең тарихы,хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән таныштылар.Әлеге чара укучыларыбыз өчен бик файдалы һәм мавыктыргыч булды.
-
Бассейн көне 27.02.2019
-
Туган тел атналыгы 25.02.2019
21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел атналыгы үткәрелде. Татар теле укытучысы Хәйруллина Р.М.моңа бик җитди әзерләнде. Мәктәптә көн саен бер чара. “Тамчы шоу”,сәнгатьле сүз кичәсе .татар халык уеннары , һ.б. балалар күңеленә хуш килде
-
Истәлек тактасы 22.02.201922 февральдә Әфганстан җирендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Мансур Миңнуллин исемен мәңгеләштерү максатында мәрмәр элмә такта ачу тантанасы булды. Әлеге тантанада безнең мәктәп укучылары, укытучылар, яшь армиячеләр катнашты.
-
Татарча көрәш 22.02.2019Мәлки авылында Әфган җирендә батырларча һәлак булган Валерий Волков истәлегенә милли көрәш буенча ярыш үткәрелде.Бу ярышта безнең мәктәпнең егеләр командасы район буенча икенче урынны яуладылар.- Кошман авылында да нык беләкле көрәшчеләр күренә башлады. Алар да район, зона күләмендә үткәрелгән ярышларда призлы урыннар яулый . Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллинның авылдашларын спортның бу төренә тартуының матур нәтиҗәсе бу,-диләр,алар турында. Котлыйбыз!
-
Строй җырлары 19.02.2019
Бүген Кошман мәктәбендә строй җырларына конкурс оештырылды. Ул традицион төстә һәр елны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүне ныгыту максатын күздә тотып үткәрелә. Һәр сыйныфтан отрядлар стройда йөрү кагыйдәләрен төгәл белү күнекмәләрен, патриотик җырларны белүләрен жюри алдында дәлилләп күрсәттеләр.
-
Химия атналыгы 18.02.2019Мәктәптә химия атналыгы бара. Атналык барышында өлкән сыйныф укучылары башлангыч сыйныфлар өчен, химия кабинетында төрле тәҗрибәләр курсәттеләр. Химия укытучысы Сабирова Гөлшаһидә балаларны алар өчен яңа булган фән белән таныштырды. Атналык дәвам итә...
-
Ватанны саклаучылар көне 18.02.2019Бүген мәктәп гөр килә ,чөнки биредә әтиләр һәм егетләр бәйрәме. Бәйрәм белән сезне кадерле әтиләр. ир-егетләр,укытучылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә бәхет-шатлык, укуыгызда зур уңышлар телибез. Тормышыгызның күге февраль ае сыман карлы да, күңелле дә, йолдызлы да булсын. Күңелегез күтәренке, саулыгыгыз нык, йөрәгегез кайнар булсын.
-
Күргәзмәдә катнашу 14.02.201914нче февраль көнне Кайбыч мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы Советы утырышы булды.Утырышта –Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т.Борһонов та катнашты.Шул уңайдан биредә күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә безнең укучылар да читтә калмадылар.
-
Солдатка -хат 13.02.201923 февраль… Бу бәйрәмгә инде 100 елдан артык. 100 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч,түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә.Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.Бәйрәм уңаеннан, мәктәбебез Яшь гвардиячеләре, хәзерге көндә Ватанны саклаучы авылыбыз егетләренә котлау хатлары җибәрделәр.Аларга исәнлек-саулык теләделәр.