Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Балалар китабы көне 02.04.20192 апрель -Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Бу көнне мәктәп китапханәсендә укучы балалар аеруча күп булды. Алар китапханәче белән серле китап иленә сәяхәт кылдылар. Алар өчен "Балалар китабы-сихри бер дөнья" дип исемләнгән күргәзмә дә эшләде.
-
“Язның беренче кунаклары” 01.04.2019Мәктәбебез укучылары арасында “Язның беренче кунаклары” дип аталган сыерчык оялары конкурсы үткәрелде. Бу конкурста 5 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Илмаз әтисе Илшат белән ясаган сыерчык оясы 1 нче урынга лаек булды. Афәрин!
-
Педкиңәшмә 30.03.2019III-чирек йомгаклары буенча үткәрелгән педагогик киңәшмә “ Укытучы-укыту эшчәнлегендә төп звено”дигән темага эшлекле уен рәвешендә үтте. Эшлекле уен укытучыларның вакытны дөрес бүлү,тиешле эшләрне планлаштыра белүне камилләштерүгә юнәлтелгән иде.
-
Каюм Насыйри укулары 29.03.2019Мәктәбебез укучысы Сабиров Сәйдәш Казан шәһәренең 81нче мәктәбендә уткән Каюм Насыйри исемендәге яшүсмерләрнең XVII регионара фәнни-тикшеренү укуларында катнашты һәм “Туган як”секциясендә 2 нче урын алды.
-
Имтиханнарга әзерлек 28.03.20199 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән имтиханнарга әзерлек эшләре алып баралар.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 25.03.2019
Март ае-яз башы,бик матур ай.Бу ай озак заманалар буена яңа елның беренче ае булып йөргән.Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты-21 нче март, Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелгән.Нәүрүз-язны каршылап,язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Бу бәйрәм быел клубта авыл халкы белән зурлап уздырылды.Өлкәннәрдә,балалар да уеннарда теләп катнаштылар. Хәтта, Кыш бабай белән Нәүрүз кызы көч сынаштылар.Бәйрәм кайнар коймак белән чәй эчү белән тәмамланды.
-
Ата-аналар җыелышы 22.03.2019
Кошман мәктәбендә мәктәп һәм ата-аналар арасында даими хезмәттәшлек алып барыла. Өченче чирек ахырында чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Жыелышта Кайбыч районындагы республика материаль ярдәм үзәге директор урынбасары Нигъматуллина Исламия
Сәбахетдиновна катнашты. Ул ата-аналарны госуслугада эшләү тәртибен этаплап аңлатты һәм әти-әниләрнең борчыган сорауларына җавап бирде. Әти- әниләрне шулай ук ОГЭның сынау нәтижәләре белән таныштырдылар.Җыелышта укучыларның иминлеген саклау мәсьәләләре дә каралды. -
Тимер юлда сак бул! 21.03.2019
Хәрәкәт иминлеге ягыннан, тимер юл кичүләре аеруча куркыныч урыннар булып тора. Чагыштырмача аз санда булуларына карамастан, кичүләрдә килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләре, кагыйдә буларак, бик начар тәмамлана.Шул акция кысаларында мәктәптә тәрбия сәгатьләре узды.
-
Тукай укулары 20.03.201920 нче март көнне “ЭКО”мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Габдулла Тукай исемендәге IX Халыкара конкурсының беренче этабы булды. Бу конкурста мәктәбебездән биш укучы катнашты.7 нче сыйныф укучысы Закиров Алмаз бу конкурста 3 урынны алды. Котлыйбыз!
-
"На стыке трех наук:химии,биологии,географии" 20.03.201920-март яңалыкларга бик бай булды.Федровское мәктәбендә “На стыке трех наук: химии,биологии,географии”дип аталган район конкурсы булды.Бу конкурста безнең мәктәбебездән Сабирова ГөлшаҺидә Харис кызы җитәкчелегендә, 7-8 сыйныф укучыларыннан төзелгән, “Ромашка”командасы катнашты. Конкурста “Ромашка” командасы 3 номинация: “Лучший знаток географии”, “Самый зрелищный эксперемент!”, “Экологический плакат” буенча җиңү яулады.