Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
"Илһам"бәйгесе 20.03.201920 март Бүген Казан шәһәренең 127 нче гимназиясендә Бөтенроссия күләмендә уздырылучы “Илһам” бәйгесенең зона этабына үткән яшь иҗатчылар катнашты. Безнең мәктәп данын яклап 8 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинова Камилә чыгыш ясады. Жюри аның эшен югары бәяләде.
-
ТАССРна 100 ел! 20.03.2019
Мәктәптә ТАССРның 100 еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре бара. Китапханәнәдә бу датага багышланган күргәзмә оештырылды.
-
"Язгы аҗаган" 19.03.2019Мәктәбебездә бүген “Язгы аҗаган”уеннары бәйгесе. Укчылар “Аклар” һәм “Кызыллар”төркеменә бүленделәр. Хәрби уен бик матур узды. Барлык каршылыкларны да җиңеп алга бардылар. Шулай да, “Аклар”командасы җитезрәк булып чыктылар һәм беренче урынны алдылар.
-
Радужная сцена 15.03.2019
15 март көнне "ЭКО мәктәптән тыш эшләр үзәгендә,5 нче республикакүләм "Радужная сцена " исемле экологик фестиваль конкурсының муниципаль этабы узды."Укучыларыбыз Айгөл Сәлимулловна җитәкчелегендә бу фестиваль-конкурста катнашып,уңышлы чыгыш ясадылар. Хикматуллина Кадрия "Вокал-соло" номинациясендә беренче урынны алып республика зонасына чыкты.Котлыйбыз сезне!
-
Цифровое телевидение 15.03.2019
Агымдагы елның 3нче июнендә Республика аналогы телевидение форматының эшчәнлеге туктатыла.Барыбыз да өифрлы телевидениегә күчәчәкбез!
-
Башлангыч сыйныфлар семинары 14.03.2019
-
"Без бергә!" 13.03.2019
Сәнгати-эстетик яктан балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗатын үстерү максатыннан мәктәбебездә “Без бергә” республикакүләм яшь талантлар фестиваль – конкурсының мәктәп туры булып узды. Һәр сыйныф бу бәйгегә бик җитди әзерләнгән. Барлык чыгышлар да күңелгә хуш килде.
-
Ветераннарны котлау 08.03.2019Яшь гвардиячеләр барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлыйлар.Кадерле хатын-кызлар!Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Шушы бәйрәм көнне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
-
8-март бәйрәме 06.03.2019
Мәктәбебездә 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Бәйрәмне үзенең матур теләкләре белән мәктәп директоры Гыйниятуллин Фәнис Фәһим улы ачып җибәрде. Мәктәпнең залы бәйрәмчә бизәлеп, бәйрәм рухы хөкем сөрде. Шушы бәйрәм кичәсе мәктәп укучыларының матур җырлары, шигырьләре, биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәм күңелле үтте, һәр катнашучы күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.
-
Район күләмендәге язгы аҗаган 01.03.2019
1 март көнне Олы Кайбыч авылында "Аҗаган -2019" республика хәрби - спорт уенының муниципаль этабы узды. Уенда районның 17 мәктәбеннән командалар катнашты, алар ике яшь төркемендә көч сынашты.Бу командалар арасында безнең укучылар да уңышлы катнашты.