Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Инвалидлар декадасы 06.12.2019
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.Мәктәбебездә шул уңайдан сыйныф сәгатьләре,әңгәмәләр үткәрелә. -
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары 05.12.2019

Мәктәбебез базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары булып узды.
Семинарда катнашучылар тарих һәм җәмгыять белеме буенча йомгаклау аттестациясендә укучыларны әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Вилданова Л.Х кызы дәрестә ИКТ куллану мөмкинлекләрен һәм методларын тулысынча кулланып 6 сыйныфта ачык дәрес курсәтте. Шулай ук өлкән сыйныфларда "Яшь тарихчылар” интеллектуаль уенын оештырды. Укытучылар дәрескә һәм уткәрелгән чарага югары бәя бирделәр, узләренең киңәшләрен җиткерделәр. Семинар түгәрәк остәл артында фикерләр алышу һәм алдагы эшкә бурычлар билгеләү белән тәмамланды. -
Медосмотр 27.11.2019

Мәктәбебезгә бүген Кайбыч үзәк хастаханәсеннән теш һәм куз табиблары килде. Алар укучыларның тешләрен һәм күзләрен тикшерделәр,үзләренең киңәшләрен бирделәр. Кайбер укучыларга хастаханәгә барып тикшеренүне дәвам итәргә куштылар.
-
"Батарейка" акциясе 26.11.2019
Гамәлдән чыккан батарейкаларның әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүе мәгълүм.Шуңа күрә аларны аерым җыю мөһим. Район мәктәпләре “Дюраселл Раша” җәмгыяте белән берлектә шундый батарейкаларны җыю акциясенә катнаштылар.Акциянең максаты – табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү.Бу акциядә без дә катнашырга булдык. -
"Тату сыйныф серләре" 23.11.2019
23 ноябрьдә авылыбыз мәдәният йортында ата-аналар комитетының «Тату сыйныф серләре» конкурсы узды.
«Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитеты конкурсы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау милли ата-аналар ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә. Аның төп максаты-мәктәп укучыларын тәрбияләүдә мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәсен ачыклау һәм популярлаштыру.Әлеге конкурста укытучыбыз Ләйсән Хәбировна җитәкләгән 8 сыйныф укучылары һәм әти-әниләре 3 урынны яуладылар.Котлыйбыз! -
Чираттагы линейка 12.11.2019
Атнаның дүшәмбе көнендә чираттагы линейка узды. Деҗур сыйныф алдагы атна буенча.отчет бирде. Алар мәктәптәге тәртипне, чисталыкны,өлгерешне күзәттеләр. Шулай ук мәктәп директоры Ф.Ф.Гиниятуллин төрле ярышларда,катнашып югары күрсәткечләр күрсәткән укучыларны тагын бер кат котлап узды. -
Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне 10.11.2019
Ноябрь аеның һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан Татарстанда һәм районнарда төрле чаралар оештырыла.Чараның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын юл-транспорт травматизмы мәсьәләләренә җәлеп итү, яшьләр катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү. Мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре уздырыла.Укучылар белән әңгәмәләр алып барыла. -
Татарча көрәш 09.11.2019

9 ноябрь көнне Салават күпере спорт сәламәтләндерү сараенда Конституция көненә багышланган татарча көрәш уздырылды. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты.Әлбәттә,укучыларыбыз көрәш буенча узләрен ныклы тоттылар. Районыбыз мәктәпләре арасында икенче урынны яуладылар. Котлыйбыз егетләр!
-
Яшь гвардиячеләр слеты. 09.11.2019

9 ноябрьдә Казан югары танк команда училищесында Татарстан Республикасында "ЮНАРМИЯ" Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге слетын ачу тантанасы булды.Бу слетта безнең укучыбыз да катнашты.
-
Җәлил укулары 08.11.2019

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә, быел беренче тапкыр Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен үткәрә. 8 -ноябрьдә балалар сәнгать мәктәбендә әлеге бәйгенең район туры узды. Татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелгән чарада мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы да катнашты. Тырыш кызыбыз 3 урынны яулады.











