Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Татар егете -2020 20.02.2020

Мондый конкурс районда беренче тапкыр уздырылды. Ул туган телләрендә әйбәт сөйләшүче, үз халкының тарихын, мәдәниятен камил белүче һәм аларны яшьтәшләре арасында пропагандаларга әзер булучы яшьләрне ачыкларга тиеш иде. Көч сынашуның тагын бер максаты – иҗади сәләтләрне үстерү һәм балаларның шәхси мөмкинлекләрен ачу, талантлы яшьләрне ачыклау.Бу конкурста безнең мәктәп укучысы уңышлы чыгыш ясады.
-
Круглый стол «Осторожно-терроризм!» 14.02.2020
На круглом столе Кадырова А.С.рассказала ребятам, что терроризм - постоянный спутник человечества, который относится к числу самых опасных и труднопрогнозируемых явлений современности, приобретающих все более разнообразные формы и угрожающие масштабы.Рассказала как вести себя при угрозе террора. Вспомнили, какие теракты были совершены в мире в последние годы. -
Чаңгы юллары -2020 08.02.2020

8 февральдә «Россия чаңгы юллары – 2020» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары һәм «Татарстан чаңгы юллары – 2020»республика массакүләм чаңгы ярышлары узды. Бу чарада безнең мәктәп укчылары,укытучылары бик теләп катнаштылар.
-
Солдатка хат 06.02.2020
Солдатлар белән аралашу соңгы вакытта кәрәзле телефоннарга күчә барса да, Кошман мәктәбе укучылары элеккеге матур традицияне – армиягә хатлар язу гадәтен югалтмый.Менә бүген дә юнармия сафында булган кызларыбыз авылдашларыбыз, игзәк егетләребез Фәйзуллин Нәфкать белән Шәфкатькә хат яздылар.Аларны якынлашып килуче Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. -
Әлифба бәйрәме 02.02.2020
Бүген бездә зур бәйрәм — Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар .- Әлифба бәйрәме – укытучы,әти-әниләр,балалар өчен дә зур тантана ул. Балаларның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бик зур. Бәйрәмебез котлы булсын!,- ди сыйныф җитәкчесе Резедә Тавис кызы.Күч безнең күңелгәҖыр яме, җир яме.Рәхим ит, түрдән уз –Әлифба бәйрәме! -
Студентлар белән очрашу 31.01.2020
Мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге очрашуда төрле елларда мәктәпне тәмамлап, бүгенге көндә югары уку йортларында белем алучы студентлар катнашты. Очрашуны оештыруның төп максаты-яшьләребезнең бердәмлеген булдыру. Алар үзләре укыган югары уку йортлары белән таныштырдылар, югары сыйныф укучыларына киңәш, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды, студентларыбыз уеннарда бик теләп катнашты. -
Укучыларыбыз паспортлы булды 30.01.2020
.Районның 18 укучысына Россиядә Сугышчан дан көнендә тантаналы төстә паспорт тапшырдылар. Әлеге тантана Кайбыч ягы музеенда беренче тапкыр узды. Паспорт алучылар арасында безнең мәктәп укучылары да бар. -
“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” 30.01.2020
Республикабызда үсеп килүче яшь буынның төрле яклап иҗади үсешенә, гражданлык хисләрен ныгытуга, тәрбиягә зур игътибар бирелә. Шул уңайдан мәктәбебездә зур тантана узды. 2 нче сыйныф укучылары яңа оешмага, “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” нә кабул ителделәр. -
"School performances" инглиз телендә мәктәп театр коллективларының Фестиваль – конкурсы 29.01.2020
Чит телдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатында дүртенче ел рәттән «School performances»инглиз телендә мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсы үткәрелә.
Бүген Кошман мәдәният йортында әлеге фестиваль-конкурсның муниципаль этабы узды. Бәйгедә барлыгы 8 мәктәп катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Насретдинова Алинә Габбас кызы җитәкчелегендә мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укчылары яулады. Алар Шарль Перроның “Кызыл калфак”әкиятен сәхнәләштерделәр.Тиздән Яшел Үзән шәһәрендә февральдә узачак зона этабында катнашачаклар. -
Авыл җыены 23.01.2020
Бүген, 24 гыйнвар көнне Кошман авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, , Кошман мәктәбе директоры Фәнис Гыйниятуллин, район җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Җыелучылар алдында Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина чыгыш ясады. Авыл халкы алдында башкарылган эшләр турында шулай ук Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Фәнис Гыйниятуллин да хисап тотты. Юнармиячеләр “Туган авыл”тарихына багышланган җырлар җырладылар.











