Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Бәрәңге- икенче икмәк 04.09.2019

Эшләмәсәң җәй көне –ни ашарсың кыш көне? Әмма бу мәкаль безнең укучыларыбызга кагылмый.Барлык укучыларыбыз да яздан алып көзгә кадәр мәктәп тәҗрибә кишәрлегендә бик тырышып эшләделәр. Инде менә шул уңышларны урнаштырыр чак.Бүген без, бәрәңге алдык. Бәрәңгебез бик мул, кыш буена җитәрлек булды. Пешерүче апаларга тәмле ризыклары белән безне сыйлыйсы гына калды.
-
Яшәү тамчысы 03.09.2019

3 сентябрьдә Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтәләр.Әлеге төр явызлыкка юл куймау – дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Ул 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале хәлләргә бәйле рәвештә оештырылган. Рәсми мәгълүматлар буенча, әлеге террор акты нәтиҗәсендә 334 кеше үлгән – аларның 186сы балалар, 15е укытучылар, 10ысы хәрбиләр, калганнары әти-әниләр һәм килгән кунаклар. 900дән артык кеше төрле җәрәхәтләр алган. Алар 3 көн буе бер тамчы су эчәргә тилмереп торганнар.
3 сентябрьдә Россиянең һәр төбәгендә “Яшәү тамчысы” Бөтенроссия акциясе җирле вакыт буенча 11.00 сәгатьтә узды.Мәктәбебез укучылары белән без дә бу акциядә катнаштык. -
“Беренче кыңгырау”бәйрәме 02.09.2019
Менә кояшлы сентябрь иртәсе безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык- сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен.Быел мәктәбебездә 75 бала белем һәм тәрбия алачак.Шуларның 12 беренче сыйныфлар.Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,
Бу китаплар сезгә нур чәчсен!
Эчләрендә булган әйбәт сүзИптәш булып сезгә эндәшсен. -
Күмәк көч-тау күчерә 24.08.2019

Яңа балалар бакчасының ачылу көннәре җитә.Укытучылар,укучылар,әти-әниләр ял белмичә, ярдәм кулы сузалар..
-
“Ворлдскиллс” 23.08.2019
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы башкаласы беренче тапкыр “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын кабул итте. Менъеллык шәһәр, үсеш алган төбәк үзәге, Көнчыгыш һәм Көнбатышның мәдәни йолалары кисешкән урын, зур халыкара чаралар оештыручы булган Казан дөньяның бар почмагыннан килгән яшь профессионалларны үзенә җыйды. Мәктәбебезнең технология укытучысы Насретдинов Айдар Ленар улы бу чемпионатта тамашачы буларак булып кайтты. -
Россия флагы көне 22.08.2019

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан каникул булуга карамастан,балалар мәдәният йорты каршына җыелдылар. Җәмгыять белеме укытучысы Вилданова Ләйсән Хәбир кызы Россия флагының тарихы белән таныштырды. Балалар асфальтка рәсемнәр ясадылар,күңелле уеннар уйнадылар.
-
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" 21.08.2019
1 сентябрьгә санаулы көннәр калып бара. Әлеге бәйрәм - шатлык, елмаю һәм, әлбәттә, беренче сыйныфка җыенучы нәни дусларыбызның бәйрәме. Шул уңайдан ел саен Татарстанда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика программасы тормышка ашырыла. Әлеге хәйрия акциясе авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, ишле гаиләләргә ярдәм итү максатыннан оештырыла. -
Эшләмәсәң җәй көне,ни ашарсың кыш көне 13.08.2019

Балалар үскән уңышны җыя баралар.ә мәктәп ашханәсендә кышка ашарга кайнатмалар ясыйлар,кыяр тозлыйлар.
-
Эшләп үсәбез 12.08.2019

Мәктәп бакчасында эшләргә чират беренче сыйныфларга җитте.Укучылар кыяр,кабачки җыялар.Менә бүген алар укытучылары Динә апалары белән помидор җыйдылар.
-
Практикада 3 нче сыйныфлар 08.08.2019
Мәктәптә җәйге практика чоры дәвам итә.Укучылар бакчада җиләк-җимеш,яшелчә җыеп туктаган арада,бәрәңге чүбен утарга да өлгерәләр.











