Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Мәдәни көндәлек тапшыру 20.09.2019
Мәктәбебездә Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы узды. Ә проектның максаты - яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү, балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру. -
Гомуми ата-аналар җыелышы 16.09.2019

Бүген мәктәбебездә 2019-2020нче уку елының беренче гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта яңа уку елына ата-аналар комитеты сайланды.5 сыйныф җитәкчесе Насретдинова Алия Авхадулла кызы “Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары”дигән темага доклад укыды.Җыелышка район үзәк хастаханәсенең участок педитры Мингазов Идрис Бахтиёрович чакырулы иде.Ул узенең чыгышында грипп авыруларының килеп чыгышы һәм аннан ничек саклану юллары турында сөйләде.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәмидуллина М.С.һәм мәктәп директоры Гиниятуллин Ф.Ф. мәктәптәге тәрбия һәм уку буенча уңышлар турында сөйләделәр.Кайбер проблемаларга тукталдылар.Ата-аналарны борчыган сорауларга җавап бирделәр.
-
Гөлләр күчерәбез. 14.09.2019
Гөлләребез җәен мәктәп бакчасын бизәсәләр,кышын сыйныф булмәләрендә ямь бирәләр.Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, укучылар яран гөлләрен тәрәз төбенә куяр өчен чүлмәкләргә күчерәләр. -
Гриппка каршы прививка. 13.09.2019
Көннәр суыткан саен салкын тиюләр көчәя.Грипп афәте дә ерак йөрми.Татарсанда гриппка каршы вакцинацияләү бара.Авылыбыз фельдшерлары укучыларга,укытучыларга ,мәктәп хезмәткәрләренә грипптан прививка ясадылар. -
Сәламәт булыйк! 12.09.2019
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл,-ди,халык.Шуны истә тотып,укучыларыбыз көнне иртәнге зарядкадан башлыйлар. -
Уңыш бәйрәме 12.09.2019
Бакчалардан барлык уңышлар җыелып бетте.Инде бәйрәм итсәк тә була. Әйе,бүген бездә Уңыш бәйрәме. Көн кояшлы,җылы. Агачлар ,әйтерсең , көзге матур,сары,кызыл,чуар күлмәкләрен кигәннәр. Бәйрәмебез шушы табигать кочагында узды.Бәйрәмдә ике команда ярышты.Ярышта күмердә бәрәңге пешерү,өстәл сервировкалау,көзге мода,җыр-биюләр һ.б.булды.Нәтиҗәдә дуслык җиңде.Балалар шат,канәгать булып калдылар. -
Тату сыйныф серләре 08.09.2019
Мәктәбебездә ата-аналар комитеты арасында оештырылучы “Тату сыйныф серләре” дип аталган республика бәйгесенең мәктәп туры узды.Бу конкурста Вилданова Ләйсән Хәбир кызы җитәкләгән 8 сыйныф әти-әниләре һәм укучылары беренче урынны алып район этабына чыктылар. -
Игелеклелек ярминкәсе 08.09.2019
“Мәрхәмәтлелек”акциясе кысаларында мәктәптә “Игелеклелек ярминкәсе”узды -
Куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. 07.09.2019
Мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр дәвам итә. Буген безнең мәктәптә Апас һәм Кайбыч районнары буенча янгын сүндерү идарәсенең капитаны И.Х.Шәфигуллин укучыларга шул темага багышланган әңгәмә үткәрде. -
Көзге уңыш 05.09.2019
Мәктәбебезнең 5-9 сыйныф укучылары мәктәп бакчасыннан кишер,кызыл чөгендер алдылар. Бу уңыш көзге ярминкәдә сатарга да,кыш буена ашарга да җитәрлек булды











