Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
13 нче июнь – лагерыбызда спорт көне. 14.06.2013

Бүген күп кенә бәйгеләр һәм әңгәмәләр сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка бәйләнгән иде. Иртән укучылар белән “ Чисталык һәм хәрәкәт – сәламәтлекнең нигезе” дигән темага әңгамә үткәрдек , шуннан соң балалар авылда урнашкан медпунктка төштеләр.Рузалит абыйлары һәрберсен тиешенчә дәрәҗәдә тикшерде, үзенең киңәшләрен бирде. Көннең икенче яртысында лагерьда чын спорт бәйрәме үтте: балалар арасында “ Футбол йолдызы”исемле пенальти - шоу ярышы, күңелле стартлар һәм башка төрле спорт ярышлары оештырылды. “ Футбол йолдызы”исемен Хайрутдинов Илмас яулады.
-
РОССИЯ КӨНЕ. 12.06.2013

Бүген лагерыбызның өченче көне. Ул безнең сәяхәткә багышланган иде, шуңа күрә дә балалар белән иртәнге якта җәйге табигатьтә экскурсиягә бардык, саф һавада уеннар уйнадык , чәчәкләр һәм бүлмә гөлләре турында әңгәмә үткәрдек .Төшке аштан соң балалар белән бергә юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, ЮЙК нә багышланган рәсем конкурсы үткәрдек . Шулай ук бүген бөтен илебез буенча билгеләп үтелә торган бәйрәм – Россия көне турында әңгәмә үткәрелде , укучыларга бу бәйрәмнең тарихы сөйләнелде , соңыннан балалар Россия гимнын башкардылар , сорауларга җавап биреп, белемнәрен ныгыттылар.
-
Мәктәп яны участогы. 11.06.2013

Җәйнең беренче көннәреннән үк укучылар практикаларын башладылар. Чүп утау , су сибү – әлеге чорның төп эшләре.
-
Лагерь - 2013. 10.06.2013

10 нчы май көнне Кошман мәктәбе каршындагы “Кояшкай” ял лагере башланып китте. Балалар отряды оешты. Исем, девиз, җыр сайладылар. Отряд почмагы эшләп куйдылар. Беренче көн бик эшлекле һәм күңелле үтте. Калган көннәре дә шулай үтәр дип ышанып калабыз.
-
Авылыбызда Сабан туе! 09.06.2013

Милли бәйрәмебез Сабантуе безнең Кошман авылында да гөрләп узды.
-
День русского языка. 06.06.2013

6 июня в день рождения великого русского поэта, основоположника современного русского литературного языка Александра Сергеевича Пушкина в России и в мире отмечается День русского языка.
-
Саубул башлангычым!!!
04.06.2013
4 нче сыйныф укучылары чыгарылыш кичәсенә җыелдылар. Быел 4 нче сыйныфны 12 укучы тәмамлый. Алар үзләренең бәйрәмнәрен әти-әниләре һәм укытучылары белән дә уртаклаштылар. Җәйге табигать кочагында бергәләшеп мул табын артында сыйландылар, уеннар уйнадылар, күңел ачтылар
-
1 ИЮНЬ – БАЛАЛАРНЫ ХАЛЫКАРА ЯКЛАУ КӨНЕ 04.06.2013

Традиция буенча бу көнне район үзәнендәге Сабантуй мәйданында мәктәпләрдәге активистлар слёты үтте.
Ул Татарстанда пионер хәрәкәтенәнең 90 еллыгына һәм Балаларны халыкара яклау көненә багышланган иде. Слёт дружиналарның рапорты белән башланып китте. Аннары пионер хәрәкәте ветераннарын, педагогларны, актив укучыларны бүләкләү тантанасы булды.
Бәйрәм Сабан туе формасында оештырылган иде. Балалар татар халык милли уеннарында яратып катнаштылар. Бәйрәм “Эх, картошка” конкурсы белән дәвам итте. Һәр мәктәп учакта бәрәңге пешереп аны яклады. Бу конкурста безнең Кошман мәктәбе 3 нче урынны яулады.
Слёт “Дуслык” учагы янында тәмамланды.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 04.06.2013

Район активистлар слётында безнең мәктәпнең өстәмә белем бирү буенча педагогы Насретдинов Айдар Линар улы “Татарстан – мой край родной ”Республика конкурсында призёр хәзерләгәне өчен Кайбыч районы Мәгариф бүлегенең Грамотасына лаек булды.
Мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Сабирова Гөлшаһидә Татарстанның яшь варисларын тәрбияләүдә нәтиҗәле эше өчен Кайбыч районы Мәгариф бүлегенең Грамотасы белән бүләкләнде.
7 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан бу слёттан 3 Грамота белән белән кайтты! Ул Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгының “Вместе мы –одна страна” балалар иҗаты Фестивале кысаларында үткән “Играют все ” Республика конкурсында оригинальлек һәм иҗади якын килгәне өчен Грамотасы, җитәкчесе Сабирова Г.Х.. Бу эше өчен Чулпанны Анапага путёвка белән бүләкләделәр.
“ЭКО” өстәмә белем бирү үзәгенең 2 Грамотасы “Алтын каләм” Республика конкурсының сайлап алу турында җиңгәне һәм Республика конкурсларында, укуда, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен иде. Афәрин, Чулпан!
-
Без табигать кочагында. 30.05.2013

Башлангыч сыйныф укучылары табигать кочагында рәхәтләнеп уйнадылар, ял иттеләр.











