Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 27.05.2013

Соңгы кыңгырау яңгырый – сихри аваз
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы;
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны.
Хуш, мәктәбем, дуслар, остазларым,
Балачагым, яшьлек, мәхәббәт,
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,
Бөтенесе өчен мең рәхмәт!!!
Соңгы звонок...Соңгы дәрес...Беренче укытучы...әлеге сүзләр бер-берсе белән бик зур бәйләнештә торалар. Укытучы...әлеге исем һәркемнең йөрәгенә, күңеленә бик якын, кадерле. Күптән түгел генә барлык чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге минутларда күп кенә укучыларның йөзләрендә шатлык шул ук вакытта моңсулык тойгылары да бар иде. Бу көнне барлык чыгарылыш укучылары кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп сукмакларыннан атладылар, Безнең Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә
дә "Соңгы кыңгырау” бәйрәме бик матур, истәлекле, онытылмаслык итеп үткәрелде. Мәктәбебезнең иң тырыш, уңган 6 укучысы мәктәп, яраткан укытучылары белән саубуллашты. Алда чыгарылыш имтиханнары. Аларга уңышлар телибез!!! -
Казанга экскурсия. 25.05.2013

23 нче май көнне 4 нче сыйныф укучылары Казанга "Әкият" курчак театрына экскурсиягә бардылар. Алар театрның зур залында С.Т.Аксаковның "Аленький цветочек" әкиятен карадылар. Истәлекле бу сәяхәт балалар күңелендә озак сакланыр әле
-
Фонтан ясадык. 24.05.2013

Мәктәбебез көннән-көн матурлана. Менә кичә укучы егетләребез, Илмас Илдарович җитәкчелегендә мәктәп алды бакчасына фонтан ясадылар. Башта кырдан зур ташлар җыеп кайттылар, аны матурлап түшәделәр. Бүген ул бакчабызны ямьләндереп, барыбызны да сөендереп тора. Фонтаныбыз озын гомерле булсын!
-
“Алтын каләм” – “Золотое перо” XVII нче республика фестивале. 22.05.2013

14 – 18 апрель көннәрендә Лаеш районы “Волга” яшьләр үзәгендә балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм” – “Золотое перо” XVII нче республика фестиваленең финалы булып узды. Финалга безнең мәктәпнең Мотыйгуллина Нурания Фоатовна җитәкләгән “ Көмеш каләм” түгәрәге әгъзасы Гарифуллина Чулпан да чыккан иде. Фестиваль бик нәтиҗәле һәм файдалы үткән. Яшь журналистлар, күренекле кешеләрнең мастер – классларын караганнар, Свияжск һәм универсиада объектларына экскурсиягә барганнар, төрле темаларга газеталар чыгарганнар. Чулпанга яңадан – яңа уңышлар теләп калабыз.Чулпан яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының сертификатына лаек булган.
-
Котлыйбыз!!! 20.05.2013

19 Май көнне Кече Мәме авылында Николай Фомин истәлегенә яшүсмерләр арасында татар милли көрәше буенча ачык турнир булып узды. Укучы көрәшчеләребез бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. 35 кг га кадәр авырлыкта Фәйзуллин Нәфкать 1 нче урын, ә Фәйзуллин Шәфкать 2 нче урынны яулады, 40 кг га кадәр авырлыкта Камалиев Айдар 2 нче урынга чыкты. Егетләрнең тренеры КФУ студенты Гатауллин Динар Рамил улы. Афәрин , егетләр!
-
18 Май – Шатлык көне. 20.05.2013

Традиция буенча бу көнне укучылар, укытучылар белән бергәләп кече Сабан туе уздырдылар. Программада милли уеннар һәм шулай ук спорт ярышлары иде. Балалар бик теләп төрле ярышларда катнаштылар. Һәр уенда җиңгән балага спонсорлар акчасына алынган бүләкләр тапшырылды. Соңыннан өйдән алып килгән ризыклары белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
“ Мой дом – планета Земля” 17.05.2013

Мәктәбебезнең талантлы 9 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Ләйсән укытучы Сабирова Г.Х. җитәкчелегендә Мәскәү социаль – гуманитар институтының Казан филиалы үткәргән “Мой дом – планета Земля” төбәкара конкурсында катнашты. Аның “Рисунок – карикатура об антиэкологическом поведении человека “ “ O tempora! O mores!” ( О времена! О нравы!) юнәлешендә ясаган карикатурасы 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
Мәктәптә уку елы буенча гомуми ата-аналар тыңлаулары . 17.05.2013

16 нчы май көнне гомуми ата – аналар җыелышы булды.
Көн тәртибе:
1.Мәктәпнең 2012-2013 нче уку елы нәтиҗәләре.
2.Җәйге ял һәм алда торган бурычлар.
3.Укучыларга бердәм формалар булдыру турында.
4.Төрлеләр.
Гомуми җыелыш алдыннан сыйныфларда җыелышлар булып үтте.Анда укучыларның өлгереше,уку сыйфаты, җәйге ял , җәйге практика турында сүз барды. Көн тәртибе буенча мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. доклад ясады. Докладта 2012 – 2013 нче елның якынча нәтиҗәләре, ирешелгән уңышлар, проблемалар турында сөйләнде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кадырова А.С. гаиләнең тәрбиядәге әһәмиятенә, җәйге ял мәсьәләләренә тукталды.
-
Экология дәресләре. 16.05.2013

14 нче май көнне 5 – 8 сыйныф укучылары белән берлектә биология укытучысы Гөлшаһидә Харис кызы экология дәресе үткәрде. Дәрестә укучылар табигатебез , җир анабызга карата мәрхәмәтле булырга , анысакларга, якларга кирәклеккә тагын бер кат төшенделәр. Авылыбыз табигатен чагылдырган, табигатькә карата тагын бик матур эчтәлекле презинтацияләр карадылар. Дәрес балалар белән берлектә аралашып үткәрелде. Укучыларыбыз үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.Дәрес ахырында викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Бу дәрес укучыларыбыз өчен бик файдалы булды.
- 17 май - “Дөньякүләм балалар ышаныч телефоны” көне. 16.05.2013











