Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Китапка икенче гомер бүләк ит" акциясе дәвам итә 24.10.2013

Район мәгариф бүлегенең 11.10.2013 нче елның № 273 боерыгы нигезендә , мәктәп китапханәсе айлыгы бара.Мәктәп китапханәсен әдәби китапларга баету, кулланылышта булган китапларга икенче сулыш өрү максаты белән уздырылган бу чарада укучылар, укытучылар, әти-әниләр бик теләп катнаша. Китапханә фондына, аеруча, Хәсән Сабиров, Рамил Хәмидуллин, Резеда Сайранова , Ләйсән Вилдановалар зур ярдәм күрсәтте. 5 нче сыйныф укучылар кулы белән 30дан артык китап “дәваланды”.
-
Район балалар думасы активистлары-картлар йортында 23.10.2013

Әйе, кеше гомеренең көзе дә матур булырга тиеш шул. Нәкъ ,бүген шуңа күрә дә ,район балалар думасы активистлары Федоровск авылындагы картлар йортына концерт куярга бардылар.Безнең мәктәп депутаты Чулпан Гарифуллина “Ялгыз утында янмагыз “ дигән җыр башкарды, өлкәннәргә иң изге теләкләр – сәламәтлек, яхшы кәеф, озын гомер теләнде. Чөнки җан җылысы, игътибар бүләк итү – иң мөһиме, бүгенге чара нәкъ менә шуның өчен дә бит инде. Артистлар тамашачыларга бәйрәм кәефе өсти алдылар, чөнки концерт ихлас күңелдән башкарылды.
Әбиләр һәм бабайлар бик канәгать калдылар һәм аларга рәхмәт белдерделәр.
-
“Сөембикә” журналы бездә кунакта 23.10.2013

Хатын-кызларыбыз өчен татар телендә нәшер ителүче “Сөембикә" басмасы быел бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. 2009 елда басма белән Казан университетының журналистика бүлегендә укып чыккан Ләйсән Юнысова җитәкчелек итә башлый. Болай да Татарстанның иң шәп журналының берсе булып саналган “Сөембикә” аның җитәкчелегендә яңарып, матурланып китә. Анда яңа рубрикалар, юнәлешләр барлыкка килә. Тәрбия, гаилә турындагы мәкаләләр, кызыклы хикәяләр, шигырьләр, көнүзәк темаларга интервьюлар, социаль мәсьәләләр, юрист, психолог, табиб киңәшләре, аш-су кебек темаларны санап та бетерерлек түгел. Татар теле укытучылары журналда бастырылган материалларны укыту эшендә, класстан тыш чараларда куллана ала, яшьләр аның ярдәмендә әдәби телләрен камилләштерәләр .
Безнең мәктәп укытучылары да журналны “Азат хатын” чагыннан ук укый башлавы һәм хәзер дә аңардан аерылмавы турында әйтеп үтте. Шуңа күрә бүген алар“Сөембикә” нең тиражын арттырырга булыштылар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
-
РФ Конституциясенә -20 ел 22.10.2013

ТР сының Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.09.2013 елның № 12750/13 хаты нигезендә РФ Конституциясенең 20 еллыгына багышлап, башлангыч сыйныфлар арасында рәсем конкурсы үткәрелде.Бу бәйгедә 1 урынны 2нче сыйныфтан-Хәйретдинова Ләйлә , 2 урынны 2нче сыйныфтан-Насретдинов Алмаз яулады.Аларның рәсемнәре район турына җибәрелде.
-
Бадминтон ярышы
19.10.2013
Соңгы вакытта бадминтон белән кызыксынучыларның саны артканнан арта бара. Безнең мәктәптә дә бу уен төре белән шөгыльләнүче егет һәм кызлар бар. Аларның төрле ярышларда уңышларын да күрергә мөмкин. Бүген безнең мәктәптә Бәрлебашы, Федоровск, Подберезье мәктәпләренең иң яхшы бадминтончылары очрашты. Нәтиҗәдә , Федоровск мәктәбе уенчылары җиңүгә иреште.
-
Көзге муллык тантана итә 18.10.2013

Һәркайда да муллык, туклык,
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
“Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
Кочагыңда муллык, байлыклар.Бүген мәктәбебездә традицион бәйрәмебез “Уңыш бәйрәме” үткәрелде.1-5 нче сыйныфлар өчен Сөмбелә бәйрәме булды.“Сөмбелә”не алып баручы Сабирова Г.Х. бәйрәмне түбәндәге сүзләр белән башлап җибәрде: “Һәр елны без “Сөмбелә” бәйрәме уздырабыз. “Сөмбелә” – ул уңыш бәйрәме. "Сөмбелә” бәйрәме Нәүрүзне хәтерләтә. Нәүрүз дә, Сөмбелә дә көн белән төннең тигез чакларына туры килә. 22 нче марттан соң көннәр озыная барса, 22 нче сентябрьдән соң көннәр кыскара бара. “Сөмбел” сүзе әле борынгы шумерларга барып тоташа. Алар телендә “шумбул” – башак дигән мәгънәгә туры килгән. Укучылар шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар.Соңыннан 2 командага бүленеп ярыш үткәрделәр. 6-9 нчы класс укучылары да төрле яклап үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. “Уңыш бәйрәме”ндә ел саен яшелчә күргәзмәләре оештырыла, өстәлләр оригинальлеге белән аерылып тора, яңа талантлар ачыла, тормыштан алынган мәзәкләре аеруча күңелдә кала. Менә шундый артистлык осталыклары булган, теләсә нинди вакытта да югалып калмый торган кызларыбыз, егетләребез дә бар."Көзге бал” нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 нче урында- 8 нче класс, 2 нче урында -9 нчы класс, 3 нче урынга-6 нчы һәм 7 нче класслар лаек булды.Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
-
“ЧИШМӘНЕ ТӘРТИПТӘ ТОТУЧЫЛАР – САВАПЛЫ КЕШЕЛӘР”
18.10.2013
Шәфкатьле, иманлы, ярдәмчел булу – безгә элек-электән әби-бабайларыбыздан мирас булып калган. Авылыбыз кизләүләргә бик бай. Һәр елны аларның тирә-юнен чистарту безнең бурычыбыз булып тора. Бүген дә - 9 нчы сыйныф укучылары кизләү буйларын чистартуда зур тырышлык куеп эшләде. Чишмәләр,кизләүләр – халык байлыгы, ул аның рәхәтен күрә, шуңа күрә чиста тоту шул суны эчкән халыкның бурычы да!
-
Көзге бакча эшләре тәмамлана 16.10.2013

Җәй тәмамланды, көз җитте. Инде көннәр дә кыскара, һава температурасы төшә, болытлы, салкын көннәр якынлаша. Шушы көннәрдә бакчаларда көзге эшләрне эшләп калдырырга кирәк. Бакчачылар өчен бу бик мөһим чор – бакчаны кышка әзерләргә кирәк. Бу вакытта җимеш бирүче агач һәм куакларны да утырталар. Үсемлекләр әйбәт кышлау һәм яз көнендә үсү, чәчәк ату өчен көч туплый, тамырларының үсешен көчәйтә, крахмал һәм башка файдалы матдәләр җыя. Шулай ук җиләк-җимеш агачларын да кышка әзерләү вакыты җитә. Алмагач кәүсәләрен агартып, карлыган, кура куакларын кар басып сындырмасын өчен бәйләп калдыру сорала.
Агачларга исә дезинфекция ясап, аларны кышка әзерлиләр. Яшелчәләрдән бушаган урыннарны, чүп үләннәреннән арындырып, китмәнләп, язга әзерләп куялар.
Ай ахырында бакчага төрле органик һәм минераль (фосфорлы-калий) матдәләр кертергә кирәк. Шул уңайдан безнең мәктәптә дә җирләр эшкәртелде, бакчалар җыелды. Алмагач, карлыган төпләре йомшартылды, кышка әзерләнде.Шулай булганда гына, икенче ел уңышы да әйбәт булачак.
-
"Көз нигъмәтләре-2013" 14.10.2013

Кичә районда сәнгать мәктәбе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында мәктәпләр катнашында “Көз нигъмәтләре-2013” ярминкәсе үткәрелде. Бәйрәмгә килүчеләрне район мәгариф җитәкчесе Шакиров И.И. җылы котлады.
– Бүген без чираттагы көз муллыгына йомгак ясыйбыз. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!,-дип белдерде үзенең котлау сәламендә.
Һәр мәктәп ярминкәгә камыр ризыклары,яшелчәләр, авыл хуҗалыгы товаларын тәкъдим итте. Уңыш бәйрәмен яшелчәләрдән ясалган композицияләр, җыр-биюләр тагын да ямьләндереп җибәрде. Җиңүче мәктәпләр номинацияләр буенча билгеләнде .Катнашкан мәктәпләргә рәхмәт хатлары бирелде.
-
Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын! 14.10.2013












