Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423600,Республика Татарстан, город Елабуга, ул. Тази Гиззата, д.16 |
Телефон: | +7(855)-573-38-61 |
E-Mail: | ds34.elb@tatar.ru detskiysad34raduga@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ детский сад №34" Радуга" комбинированного вида |
Руководитель: | Гаязова Миляуша Махмутовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 215 воспитанника Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей |
У нас учат: | 28 педагога язык обучения татарский и русский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Төрле төстәге көн / Разноцветный день
14.08.2023
Бүген безнең балалар бакчасында «Төрле төстәге көн» исемле тематик көне узды. Төп максат: балаларны һәрьяклап үстерү өчен уңай шартлар тудыру. Бүгенге көн төрле төсләргә багышланды. 13 нче логопед төркеме балалары белән төсләр турында шигырьләр һәм әкиятләр укыдык, табышмаклар чиштек, төсләр темасына кагылышлы дидактик уеннар уйнадык, “Төсләр илендә” исемле темага рәсем ясадылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бугенге көн күңелле һәм белемле үтте
Сегодня в нашем детском саду прошел тематический день «Разноцветный день». Основная цель: создание благоприятных условий для всестороннего развития детей. Целый день был посвящен цветам. С детми 13 логопедической группы, слушали стихи и сказки о цветах, отгадывали загадки, рассматривали иллюстрации, гербарии, играли в дидактические игры, рисовали цветы. А также на клумбах любовались чудесными цветами.
-
Дару үләннәре көне/День лекарственных растений.
10.08.2023
Бүген безнең бакчабызда “Дару үләннәре көне”. 12нче төркем балалары белән дару үләннәре һәм аларның файдалары турында сөйләштек. Дару үләннәрен рәсемгә төшердек.
Бакчабыздагы экологик сукмак буенча сәяхәт иттек. Көнебез бик кызыклы һәм файдалы үтте.
Сегодня в нашем детском саду – “День лекарственных растений.” Мы с воспитанниками 12 группы провели беседу о пользе лекарственных растений и нарисовали их.
Провели экскурсию по экологической тропе нашего детского сада. Наш день был очень интересным и полезным.
-
Юл билгеләре коне / День дорожных знаков
07.08.2023
Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү – тормыш ихтыяҗы, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төрле чаралар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәрвакыт актуаль. Чөнки балалар бакчасында бала юл хәрәкәтенең элементар кагыйдәләрен генә үзләштерми, ә юлда куркынычсыз тәртипнең мөһим кагыйдәләрен дә өйрәнә. Шул максаттан чыгып, бүген уртанчылар төркемендә юл билгеләренә багышланган тагын бер кызыклы һәм мавыктыргыч көн узды. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен хәтердә яңартып кына калмадылар,ә үз куллары белән юл хуҗаларын да ясадылар.
Обучение правилам дорожного движения в детском саду – это жизненная необходимость, поэтому различные мероприятия по ПДД всегда актуальны в учреждениях дошкольного образования. Ведь в детском саду ребенок не только осваивает элементарные правила дорожного движения, но и учится важнейшим правилам безопасного поведения на дороге. С этой целью сегодня в средней группе прошел очередной интересный и увлекательный день, который был посвящен дорожным знакам. Дети не только освежили в памяти правила дорожного движения, но и своими руками сделали хозяев нашей дороги.
-
Экологик сукмак буенча " Умартага"сәяхәт"/Путешествие по экологической тропе на " Пасеку" .
31.07.2023
Безнең балалар бакчасында экологик сукмак бар. Бүген 2 нче төркем балалары умартага сәяхәткә чыктылар һәм күп кызыклы нәрсәләр белделәр! Балалар умарта белән таныштылар һәм умарталарны якыннан карадылар, бал кортларының табигать дөньясында һәм кеше тормышында мөһимлеге турында белделәр. Шулай ук бал кортлары тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Сәяхәт кызыклы үтте. Балалар бик канәгать калдылар.
В нашем детском саду есть экологическая тропа. Сегодня дети группы №2 отправились в путешествие на пасеку и узнали много интересного! Дети познакомились с пасекой и наглядно рассмотрели пчелиные ульи, узнали о важности пчëл в мире природы и в жизни человека. А ещё познакомились с интересными фактами из жизни пчëл. Путешествие прошло интересно. Дети остались очень довольны. -
“Елгалар, диңгезләр һәм океаннар” / “День рек, морей и океанов”
27.07.2023
Бүген безнең балалар бакчасында “Елгалар, диңгезләр һәм океаннар” дигән тематик көн узды. Без бу көн кысасында балалар белән “Су асты патшалыгында яшәүчеләрдән кемне беләсен ? дигән темага әңгәмә уздырдык. “Елгаларда яшәүчеләр”, “дингездә яшәүчеләр” темасына җыелма рәсемнәр карадык, шулай ук балалар белән балык рәсемен буядык. Балалар бик кэнагать калдылар!
Сегодня в нашем детском саду прошёл тематический день “День рек, морей и океанов”. В рамках этого дня мы с детьми проводили беседу на тему “Кого ты знаешь из жителей подводного царства?”. Рассматривали набор картинок по теме “Обитатели рек”, “Обитатели моря”, “Обитатели океанов”, а также разукрасили рыбку. Дети остались довольны!
-
“Рәсем сәнгате көне” /“ День искусство и живописи”
24.07.2023
Бүген безнең балалар бакчасында “Рәсем сәнгате көне” Без 7 төркем балалары белән бөек рәссамыбыз И.И.Шишкин иҗаты белән танышуыбызны дәвам иттек. Рәсем сәнгатенең төрле төрләре белән(портрет,натюрморт, пейзаж) таныштык. Балалар төркемдә, урамда бик теләп рәсем ясадылар.
Сегодня в нашем детском саду “ День искусство и живописи”. Мы с детьми 7 группы продолжили знакомство с творчеством великого художника, И.И.Шишкина. Познакомились с разными жанрами живописи (портрет, натюрморт, пейзаж) Дети с удовольствием рисовали в группе и на улице.
-
«Әкият геройлары уенчыклары көне” / “День игрушек- герои сказок”
20.07.2023
Балалар бакчасында бүгенге “Әкият геройлары уенчыклары көне” 13 нче зурлар логопед төркемендә “ Яраткан әкият геройлары” исеме астында әңгәмә белән башланып китте. Көн дәвамында балалар теләге буенча әкиятләр укып, өстәл театры ярдәмендә сәхнәләштерелде. ”Уенчыклар кибетендә” дигән сюжетлы - рольле уен, әкият өзекләреннән рәсемнәр ярдәмендә әкият исемен табу, “тылсымлы” капчык ярдәмендә “Геройлары буенча әкиятне таны” дигән уен уйнау, яраткан әкият геройларын рәсемгә төшерү төркемдәге балаларның әкиятләр турындагы күзаллауларын тагын да ныгытты, әкиятләргә карата кызыксыну формалаштырды. Көнебез бик тә кызыклы һәм файдалы үтте.
Сегодня в детском саду тематический “День игрушек –герои сказок” воспитанники старшей логопедической группы №13 начали с беседы “Любимые герои сказок” . В течение дня читали сказки по желанию детей и инсценировали их с помощью настольного театра. Играли в сюжетно – ролевую игру “В магазине игрушек”, отгадывали названия сказок с помощью картин, играли в игру “Узнай сказку по героям”, разукрасили любимых героев сказок . И все наши старания ещё больше укрепили представления детей о сказках, сформировали интерес к сказкам. Наш день был очень интересным и полезным.
-
Сәгатьләр көне/ День часов
12.07.2023
Балалар бакчасында тематик Сәгатьләр көне узды. Балалар тәрбиячеләр белән бергә сәгатьләр, аларның барлыкка килү тарихы, төзелеше, төрләре (механик, кояш, ком, Электрон) белән таныштылар, һәр кешенең тормышындагы вакытның әһәмияте, балалар бакчасында һәм өйдә көн режимы турында сөйләштеләр, сәгатьләр буенча вакытны билгеләргә өйрәнделәр, сәгатьләр турында шигырьләр өйрәнделәр, аларның төзелеше турында танып белү мультфильмнары карадылар.
В детском саду проходил тематический День часов. Вместе с воспитателями ребята знакомились с часами, историей их возникновения, устройством, видами (механические, солнечные, песочные, электронные), беседовали о значении времени в жизни каждого человека, о режиме дня в детском саду и дома, учились определять время по часам, разучивали стихи о часах, смотрели познавательные мультфильмы об их устройстве.
-
Кошлар көне/ День птиц
05.07.2023
Безнең бакчада балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Моның өчен Экологик сукмак булдырылган. Сукмак ярдәмендә балалар тәрбиячеләр белән бергә тирә-юньдәге тере һәм тере булмаган табигатьне күзәтәләр. Бүгенге көн дә шул ук кызыклы үтте. «Кошлар көнендә» өлкән төркем балалары «Кошлар ашханәсе» тукталышында кунак булдылар .
В нашем саду большое внимание уделяется экологическому воспитанию детей. Для этого была создана экологическая тропа. Благодаря тропе дети вместе с воспитателями наблюдают за окружающей живой и неживой природой. Не менее интересно прошел и сегодняшний день. В день птиц воспитанники старшей группы посетили остановку «Птичья столовая».
-
“Үсемлекләр көне"-"День растений"
03.07.2023
Бүген безнең балалар бакчасында "Үсемлекләр көне " дигән тематик көн узды. Шул уңайдан 1 нче кече яшьтәге төркем балалары " Чүлмәктәге гөл" рәсемен ясадылар.
Сегодня в нашем детском саду прошел тематический день "День растений ". В рамках этого дня дети группы №1 сделали рисунок "Цветок в горшке". Вот что у нас получилось.