Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423600,Республика Татарстан, город Елабуга, ул. Тази Гиззата, д.16 |
Телефон: | +7(855)-573-38-61 |
E-Mail: | ds34.elb@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ детский сад №34" Радуга" комбинированного вида |
Руководитель: | Гаязова Миляуша Махмутовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 215 воспитанника Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей |
У нас учат: | 26 педагога язык обучения татарский и русский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
День Конституции в России/ Рәсәй Конституция көне 12.12.2024
12 декабря празднуется важнейший из государственных праздников - день Конституции России. Уже в дошкольном возрасте мы знакомим детей с основными положениями Конституции, воспитываем любовь, уважение и гордость к Родине, государственным символам, прививаем начальные правовые знания. В этот праздничный день воспитанники старшей логопедической группы 9 МБДОУ Детский сад № 34 узнали, что такое Конституция. В ходе бесед воспитанники узнали, что, как и любое другое государство, Россия имеет свой флаг, гимн и герб, что во главе нашего государства стоит Президент и охрану государства осуществляют Вооруженные силы.
12 декабрьдә дәүләт бәйрәмнәренең иң мөһиме - Россия Конституциясе көне билгеләп үтелә. Мәктәпкәчә яшьтән үк без балаларны Конституциянең төп нигезләмәләре белән таныштырабыз, Ватанга, дәүләт символларына мәхәббәт, хөрмәт һәм горурлык, башлангыч Хокукый белемнәр тәрбиялибез. Бу бәйрәм көнендә 34 нче балалар бакчасының 9 нчы логопедик төркемендә тәрбияләнүчеләр Конституциянең нәрсә икәнен белделәр. Әңгәмә барышында тәрбияләнүчеләр теләсә кайсы башка дәүләт кебек үк Россиянең дә үз флагы, гимны һәм гербы булуын, дәүләтебез башында Президент торуын һәм дәүләтне саклауны Кораллы Көчләр башкаруын белделәр.
-
Чыршы уенчыгы/ Елочная игрушка 11.12.2024
Без 5 нче төркем балалары белән Яңа елга әзерлекне чыршы уенчыгы ясаудан башладык. Балалар чыршыны имитацияләп, кул эзләрен картонга куйдылар һәм бармаклар, төрле төстәге буяулар ярдәмендә аны бизәделәр. Аннары безгә тасманы кисеп бәйләргә генә кала иде. Безнең чыршы уенчыгы әзер. Дәрес барысына да ошады, балалар бик мавыгып һәм энтузиазм белән үз эшләрен иҗат иттеләр.
Мы с детьми группы номер 5 начали подготовку к новому году с создания елочной игрушки. Дети поставили свой отпечатки рук на картон имитировав елку и при помощи пальцев, разноцветных красок украсили ее. Потом нам оставалось лишь вырезать и привязать ленту. Наша елочная игрушка готова. Занятие всем понравилось, дети очень увлеченно и с энтузиазмом создавали свой работы.
-
«Люди так не делятся...» «Кешеләр алай бүленмиләр...» 03.12.2024
Сегодня в нашем детском саду в рамках Международного дня инвалидов были проведены мероприятия направленные на формирование толерантного отношения к людям с ограниченными возможностями, умение сотрудничать и помогать не только близким, но и другим людям. В старших группах воспитатели провели беседы на тему «Люди так не делятся...», ситуативные разговоры о том, как инвалиды стараются преодолеть свои
физические недостатки. Ребята посмотрели мультфильмы «Про Диму», «Цветик – семицветик», своими руками сделали плакаты и открытки. Таким образом, проведенные мероприятия вызвали у детей сочувствие-переживание, желание помогать людям с ограниченными возможностями, не только в День инвалидов, но и поддерживать их, помнить о них в другие дни!
Бүген безнең балалар бакчасында Халыкара инвалидлар көне кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән чаралар уздырылды. Зурлар төркемнәрендә тәрбиячеләр «Кешеләр алай бүленмиләр...» темасына әңгәмәләр уздырдылар, инвалидларның үзләренең физик кимчелекләрен ничек җиңәргә тырышулары турында ситуатив сөйләшүләр үткәрделәр. Балалар «Про Диму», «Цветик - семицветик» мультфильмнарын карадылар, үз куллары белән плакатлар һәм открыткалар ясадылар. Шулай итеп, уздырылган чаралар балаларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата ярдәм итү теләге уятты. Балалар инвалидларны билгеле көндә генә түгел,ә башка көннәрдә дә истә тотарга кирәк дигән фикердә калдылар. -
«Фән сәгатьләре»/ «Часы науки» 02.12.2024
Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы һәм Россиядә фән һәм технологияләр унеллыгы уңаеннан, 34 нче «Салават күпере» балалар бакчасында «Фән сәгатьләре» турында бишминут лыклар узды. Шул уңайдан без 8 нче зурлар төркеме балалары белән тәҗрибәләр үткәрдек, тукыма һәм кәгазьгә хас булган үзлекләр белән таныштык. Тукыма төрләрен, алардан тегелгән кием һәм башка әйберләрне карадык. Үткәргән тәҗрибәләрдән чыгып без шундый нәтиҗәгә килдек: «Тукыма һәм кәгазь икесе дә бик кызыклы, кирәк һәм мөһим материаллар, ләкин аларның кулланылышы төрлечә».
В связи с Годом научно-технологического развития в Республике Татарстан и Десятилетием науки и технологий в России в детском саду проводим пятиминутки «Часы науки». Подготовительной к школе группе No 8 провели в виде опытов. Воспитанники изучали свойства ткани, воды, воздуха и других явлений окружающего мира, экспериментировали, проводили опыты и наблюдения. -
Вак моториканы үстерү баланың психик һәм физик үсешенең мөһим шарты булып тора / Развитие мелкой моторики является важнейшим условием психического и физического развития ребенка. 02.12.2024
4 төркемдә вак моториканы үстерү буенча дәресләр үткәрелә. Мондый яшьтәге балаларга алар бик кирәк, чөнки кул моторикасы фикерләү, игътибарлык, координация, күзаллауны, күзәтүчәнлекне, күрү һәм хәрәкәт итүчәнлекне, сөйләм кебек танып белү процесслары белән үзара тәэсир итешә. Балалар мондый уеннарны кызыксынып уйныйлар.
В 4 группе проводятся занятия по развитию мелкой моторики. Детям такого возраста они необходимы, ведь моторика рук взаимодействует с такими познавательными процессами, как мышление, внимание, координация, воображение, наблюдательность, зрительная и двигательная память, речь. Дети с интересом вникают в такие игры.
-
Безнең флаг /Наш флаг 29.11.2024
29 ноябрь-Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне. Бу көн уңаеннан 8 нче номерлы мәктәпкә әзерлек төркемендә «Безнең флаг» дигән продуктив эшчәнлеге элементлары белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең төп бурычлары - ватанпәрвәрлек, республикабыз символикасына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, Татарстан Республикасы флагы турында күзаллауларны ныгыту. Күрсәтмә мәгълүмат сыйфатында төп дәүләт символикасы: җөмһүрият гербы, флагы, гимны сурәтен үз эченә алган стенд кулланылды. Әңгәмә барышында алынган белемнәрне ныгыту өчен триколорның төп төсләрен гәүдәләндерүче «Безнең Республика флагы» коллектив эше булдырылды. Аппликация өстендә бергәләп эшләү мәктәпкәчә яшьтәге балаларның продуктив күнекмәләрен формалаштыруга, төс һәм композиция хисе формалаштыруга ярдәм итте.
29 ноября - День Государственного флага Республики Татарстан. В честь этого дня в подготовительной к школе группе № 8 была проведена беседа с элементами продуктивной деятельности «Наш флаг». Основные задачи проведенной беседы - воспитание патриотизма, уважительного отношения к символике нашей Республики, воспитание любви к природе родного края, закрепление зрительных представлений о флаге Республики Татарстан. В качестве наглядной информации использовался стенд, включающий в себе изображение основной государственной символики: герб, флаг, гимн Республики. Для закрепления полученных в ходе беседы знаний была создана коллективная работа «Флаг нашей Республики», символизирующий основные цвета триколора. Совместная работа над аппликацией способствовала формированию продуктивных умений дошкольников, формированию чувства цвета и композиции.
-
29 ноября – День флага Республики Татарстан./ 29 ноября – Татарстан Республикасы флагы көне 29.11.2024
Ел саен 29 ноябрьдә Татарстан Республикасы флагы көне билгеләпүтелә. Нәкъ менә бу көнне 1991 елда республиканың дәүләт флагы расланды. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм илебез өчен бердәмлек, патриотлык һәм горурлык символы булып тора. Бу көн кысаларында безнең балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде. Зурлар төркемнәрдә тәрбиячеләр «Минем яраткан Татарстаным»
шөгыле уздырдылар. Шөгыльдә балалар флагның әһәмиятен ачыкладылар, аның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Шулай ук балалар өчен викторина да үткәрелде. Алар сорауларга җавап биреп ,Татарстан турында
белемнәрен күрсәттеләр. Шөгыль ахырында балалар рәсемнәр һәм кәгазьдән эшләнмәләр ясадылар. Флаг көне барысы өчен дә чын патриотизм дәресе булды.День флага Республики Татарстан ежегодно отмечается 29 ноября . В этот день в 1991 году был утвержден государственный флаг республики. Это событие имеет глубокое значение для всех татарстанцев и символизирует
единство, патриотизм и гордость за свою родину. В рамках этого дня в нашем детском саду прошли разные мероприятия. В старших группах воспитатели провели занятие « Мой любимый Татарстан», в ходе которого ребята узнали о значение флага, его истории. Так же дети участвовали в викторине, где показали свои знания о Татарстане. В конце занятия ребята нарисовали рисунки и сделали поделки из бумаги. День флага стал настоящим уроком патриотизма для всех. -
Шахмат дөньясы / Мир шахмат. 25.11.2024
Бүген күп кенә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә педагоглар балаларны шахмат уеннарына җәлеп итәргә тырышалар. Чөнки шахмат уеннары буш вакытны кызыклы итеп уздыру өчен генә түгел, ә балаларның
төрле яклап үсеше өчен дә бик әһәмиятле. Бала үзенең булачак гамәлләрен исәпкә алырга, көндәшенең реакциясен алдан фаразларга өйрәнә, хәтерен һәм күзаллауын үстерә. Әлеге өстәл уены балаларның уртак эшчәнлеген күздә тота, шуңа күрә аралашу күнекмәләрен үстерүгә дә ярдәм итә, балалар бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәнә. Безнең балалар бакчасында да, Ләйсән Камиловна җитәкчелегендә, балалар шахмат дөньясы белән танышалар. Шахмат фигуралары серләренә, уенның гади кагыйдәләренә, шахмат көрәше этикасына өйрәнәләр. Балаларга бу шөгыльләр бик ошый. Алар үзләренең хис-тойгыларын яшермиләр, фикер алышалар, уеннан алган тәэсирләре белән уртаклашалар. Шуңа күрә мәктәптә, бигрәк тә төгәл фәннәр буенча, безнең балаларның укуы яхшы булыр дип өметләнеп калабыз.Сегодня во многих дошкольных образовательных учреждениях педагоги активно приобщают ребят к играм в шахматы. Ведь шахматы — это не просто интересная игра, позволяющие увлекательно провести свободное
время. Шахматы способны принести дошкольникам разностороннюю пользу. Ребёнок учится просчитывать свои будущие действия, предугадывать реакцию противника, в уме проигрывает различные комбинации, развивает
память и пространственное воображение. В нашем детском саду, под руководством Лейсан Камиловны, работает шахматный кружок. Ребята знакомятся с шахматами, узнают о секретах шахматных фигур, «волшебных» свойствах и загадочных особенностях доски, элементарных правилах игры и некоторых её принципах, этике шахматной борьбы. Детям очень нравятся эти занятия. Они не скрывают свои эмоции, рассуждают,
проговаривают ходы и делятся впечатлениями. Мы надеемся, в школе у наших ребят будет лучшая успеваемость, особенно, по точным наукам. -
Фестиваль ПолиlinguaFest! 21.11.2024
Сегодня педагоги МБДОУ детский сад 34 "Радуга" приняли участие на Республиканском фестивале ПолиlinguaFest!
Бүген 34 нче "Салават күпере" балалар бакчасы МБМББУ педагоглары Полиlingua Fest Республика фестивалендә катнаштылар! -
Әниләр көне!/ День мам! 20.11.2024
Календарьда бәйрәмнәр күп, әмма һәрберебезнең тормышында иң мөһим кешегә - әнигә багышланган үзенчәлекле дата бар. Һәм бу бик яхшы, чөнки бу көнне әниләребез безнең яратуыбызны һәм назыбызны тоя алалар, үзләренә карата бик күп ягымлы сүзләр ишетәләр, балалардан котлаулар алалар. 20 ноябрьдә 8 нче «Кыңгыраулар» мәктәпкә әзерлек төркемендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм булды. Балалар күңелгә үтеп керерлек шигырьләр сөйләделәр, әниләре һәм әбиләре турында җырлар җырладылар, матур биюләр биеделәр, яраткан әниләре белән бергә кызыклы конкурсларда катнаштылар. Бер генә бала да битараф калмады. Әлеге чара балаларда шатлыклы, эмоциональ кәеф уятты. Балалар әниләрен, әбиләрен рәхәтләнеп котладылар, соңыннан үз куллары белән зур ярату һәм наз белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.
В календаре много праздников, но существует особая дата, которая посвящена самому важному человеку в жизни каждого из нас - это маме. И это очень хорошо, так как в этот день наши мамы могут почувствовать нашу любовь и ласку, слышат в свой адрес множество добрых и приятных слов, получают поздравления от детей. 20 ноября в подготовительной группе №8 «Колокольчики» состоялся праздник, посвященный Дню Матери. Воспитанники рассказывали трогательные стихи, пели душевные песни о маме и бабушке, танцевали красивые танцы, участвовали в забавных конкурсах вместе с любимыми мамами. Равнодушным не остался ни один ребенок. Данное мероприятие вызвало у детей радостный, эмоциональный настрой. Дети с удовольствием поздравляли своих мам, бабушек, а после вручили подарки, сделанные своими руками с большой любовью и нежностью.