Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423600,Республика Татарстан, город Елабуга, ул. Тази Гиззата, д.16 |
Телефон: | +7(855)-573-38-61 |
E-Mail: | ds34.elb@tatar.ru detskiysad34raduga@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ детский сад №34" Радуга" комбинированного вида |
Руководитель: | Гаязова Миляуша Махмутовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 215 воспитанника Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей |
У нас учат: | 26 педагога язык обучения татарский и русский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Дуслык агачы/Дерево дружбы 14.02.2024
6 нчы санлы икенче кечкенәләр төркеме балалары, әти-әниләрен Изге Вәли көне белән тәбрик итеп, "Дуслык агачы" ясадылар. Әти-әнигә, дусларың, туган илеңә, ватаныңа булган мәхаббәт турында сөйләштеләр.
Воспитанники второй младшей группы N6, на день Св. Валентина сделали "Дерево дружбы" для своих любимых родителей. Провели беседу о любви к родителям, друзьям, родному краю и Родине. -
Радио көне / День радио 13.02.2024
Цифрлы технологияләр гасырында радио дөньяда иң зур аудитория өчен мәгълүмат тапшыру чарасы булып калуын дәвам итә. Бүген безнең "Дельфинчиклар" төркемендә балалар белән радионың барлыкка килү тарихы, аның уйлап табучысы Александр Степанович Попов, радиога бәйле һөнәрләр турында әңгәмәләр уздырдылар. Балалар безнең музейда бик күп төрле радиоларга кызыксынып карадылар, төрле тапшырулар өзекләрен тыңладылар, бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. ә аннары сюжетлы рольле уен уйнадылар: интервью алдылар, яңалыклар сөйләделәр.
В век цифровых технологий радио продолжает оставаться средством передачи информации для самой большой аудитории в мире. Сегодня в нашей группе "Дельфинчики" провели с детьми беседы об истории возникновения радио, о его изобретателе Александре Степановиче Попове, профессиях, связанных с радио. Дети с интересом рассмотрели много разных радиоприёмников в нашем музее, послушали отрывки разных передач, узнали много интересной информации, а потом играли в сюжетно ролевую игру: брали интервью, рассказывали новости.
-
Бизәкле кулъяулык/Узорчатый платок 09.02.2024
6 нчы санлы икенче кечкенәләр төркемендә "Бизәкле кулъяулык" темасына рәсем шөгыле узды. Балалар татар халкының милли бизәкләре "лалә чәчәге", "яфрак" белән таныштылар. Әлеге бизәкләрне түгәрәк кәгазьгә дөрес урнаштыру һәм кереш белән ябыштыру күнекмәләрен ныгыттылар.
Во второй младшей группе № 6 прошло занятия по рисованию на тему "Узорчатый платок". Дети познакомились с национальными орнаментами татарского народа "тюльпан", "лист". Закрепили навыки правильного размещения этих узоров на круглом листе бумаги и их приклеивания при помощи клея. -
Уйный-уйный үсәбез. 06.02.2024
Без балалар белән уйнарга бик яратабыз.Уен баланың сөйләмен үстерүдә зур роль уйный.Сөйләм үстерү өчен эшебездә төрле ысуллар кулланабыз.Вак моторика баланың сөйләмен үстерүдә нык ярдәм итә.Безнең балалар пазл җыярга бик яраталар.Кечкенә пазллар беләнөстәл артында уйнасалар,зурларын бергәләшеп паласта җыялар.Уен балаларга бик ошый.
Мы очень любим играть с детьми.Игра играет большую роль в развитии речи ребёнка.Мы используем разные методы для развития речи.Мелкая моторика сильно способствует развитию речи ребёнка.Наши дети очень любят собирать пазлы.Если с маленькими пазлами играют за столом,то с большими-на паласе.Игра очень нравится детям.
-
Кошлар 05.02.2024
Без 4нче санлы беренче кечкенәләр торкемендә “кошлар” темасына сойләштек. Балалар белэн кош рәсемнәре карадык, шигырьләр укыдык, бармак уеннары, кош роленә кереп, хәрәкәтле уеннар уйнадык. Аларның ничек кычкыруларын аудиоязмада тыңладык. Шөгелебез ахырында кшларга җимнәр әвәләдек.
-
Гаилә елы/ Год семьи 02.02.2024
Алабуга шәhәренең бердән-бер 34нче санлы татар балалар бакчасының 11нче зурлар логопед төркеме тәрбиячелэре, укытучы- логопед, музыка җитэкчесе, әти-әниләр hәм балалар белән берлектә, "Гаилә' елы кысасында "Оста куллар" кичәсе оештырды. Әлеге кичәне остаханә формасында уздырырга дигән фикергә килдек. Иң беренче мастер классны музыка җитэкчесе Эльмира Михайловна күн hәм замшыдан түштамга ясарга ойрәтүдән башлап җибэрде. Эшкә тотыныр алдыннан, ул әти-әниләргә нейрогимнастика уздырды. Шунлыктан барыбыз бергә күңелле кәеф белән җин сызганып эшкә тотындык. Тиз арада берсеннән-берсе матур, күз явын алырлык, түштамгалар әзер дә булды. Әти-әниләр, безгә гаҗәеп мастер класс уздырган өчен рәхмәт белдерделәр. Яңа мастер класста очрашырга сүз куеп, күтәренке күңел, яңа эмоцияләр белөн кайтып киттеләр.
-
«Әкият дөньясы» / «В мире сказки» 30.01.2024
Балалар әкиятләре - баланың тирә-юньдәге дөньяны танып белүгә беренче һәм мөһим баскычы. Әкиятне тыңлап, бала үзе өчен мөһим булган мәгълүматны, төрле катлаулы ситуацияләрне чишү юлларын үзләштерә. Әкият аша балага әхлакның беренче һәм иң мөһим принципларын сөйләү җиңелрәк: нәрсә «яхшы» һәм нәрсә «начар». Безнең 2 нче төркем балалары әкиятләрне бик яраталар. Бала әкиятне яратсын өчен, аның төрле эшчәнлек аша үтүе кирәк. Без балалар белән «Минем яраткан әкиятләрем», «Миңа ошаган әкият геройлары» дигән темага әңгәмә үткәрдек, «Теремкәй» һәм «Шалкан» әкиятләрен күрсәттек, уеннар уйнадык, төрле китаплар һәм иллюстрацияләр карадык, яңа һәм кызыклы мәгълуматләр белдек. Балалар канәгать калды!
Детская сказка - это первая и немаловажная ступень ребёнка к познанию окружающего его мира. Слушая сказку, ребёнок впитывает жизненно важную для него информацию, способы разрешения различных сложных ситуаций. Посредством сказки легче всего рассказать малышу первые и самые важные принципы нравственности: что такое «хорошо» и что такое «плохо». Дети в группе №2 очень любят сказки. Чтобы ребёнок полюбил сказку, нужно чтобы она прошла через разные виды деятельности. Мы с детьми проводили беседы «Мои любимые сказки», «Сказочные герои, которые мне нравятся», показывали сказки «Теремок» и «Репка», поиграли игры, рассмотрели разнообразные книги и иллюстрации, узнали новую и интересную информацию. Дети остались довольны!
-
“Җитез бармаклар” / “Ловкие пальчики” 29.01.2024
Без 1 нче санлы беренче кечкенәләр төркемендә балаларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан “Җитез бармаклар” дигән уен үткәрдек. Уен барышында балалар кечкенә киндер уенчыкларын аяк бармаклары белән алып боҗра эченә салдылар. Шундый махсус күнегүләр ярдәме белән балаларда яссы аяклылык булмавына ирешергә мөмкин. Әлеге уен балаларга бик ошады!
В первой младшей группе № 1 мы провели игру “Ловкие пальчики” с целью укрепления здоровья детей. В ходе игры дети брали пальцами ног маленькие игрушки от киндер сюрприза и складывали их в кольцо. С помощью таких специальных упражнений можно добиться того, чтобы не было плоскостопия у детей. Эта игра очень понравилась ребятам!
-
27 гыйнвар – Блокададан азат ителү көне!/27 января - День снятия блокады! 26.01.2024
27 гыйнварда илебездә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 13нче мәктәпкә әзерлек логопед төркемендә төрле чаралар үткәрелде. Балалар бакчабызның туган якны өйрәнү музееның сугыш экспозицияләре залында булдылар. Аларга Ленинград блокадасы , "Тормыш юлы" , бу куркыныч вакытта кешеләрнең ничек яшәве турында сөйләделәр. Балалар белән икмәк һәм аның ленинградлылар тормышындагы роле турында әңгәмә үткәрелде. Алар үз күзләре белән күп көннәр дәвамында кеше өчен бердәнбер тормыш һәм өмет чыганагы булып калган икмәк кисәген дә күрделәр. Шулай ук төркемдә “Блокада карлыгачы" күргәзмәсе дә оештырылды. Күргәзмәгә балалар ленинградлыларның туганнар һәм якыннар белән очрашуына өмет символы булган - карлыгач эшләнмәләрен ясадылар. Үткәрелгән чараларның барысы да балаларда онытылмаслык тәэсир калдырды. Бу дата беркайчан да онытылмасын , Ленинград блокадасында яшәүчеләр башкарган батырлык турында һәрвакыт искә төшереп торсын!
Сегодня в логопедической подготовительной к школе группе №13 были проведены мероприятия, посвященные Дню полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады. Дети побывали в краеведческом музее нашего детского сада, где посетили зал боевой славы. Ребятам наглядно показали и рассказали о блокаде Ленинграда, о «Дороге жизни», о том, как жили и выживали люди в это страшное время. Была проведена беседа о хлебе, о его роли в жизни ленинградцев. Дети наглядно увидели кусочек хлеба, который на протяжении многих дней оставался для человека единственным источником жизни и надежды. Так же в группе была оформлена выставка «Блокадная ласточка». Дети изготовили поделки ласточек с письмом в клюве – символ надежды ленинградцев на лучшее, на скорую встречу с родными и близкими. Все это произвело на детей незабываемое впечатление, каждый ребенок почувствовал волнение и трепет о той информации, которую узнал в этот день. Пусть эта дата напоминает миру о том подвиге, который совершили жители блокадного Ленинграда.
-
Артикуляцион күнегүләр \ Артикуляцион гимнастика 22.01.2024
Артикуляция күнегүләрен эшләү теләсә кайсы яшьтә дә файдалы, чөнки яхшы дикциянең нигезе – төгәл артикуляцион күнегүләр. Аваз әйтелеше бозылган балалар өчен артикуляцион күнегүләр бигрәк тә кирәк. Безнең логопед төркемендә бер генә фронталь һәм индивидуаль шөгыль дә артикуляция күнегүләреннән башка узмый.
Выполнение артикуляционных упражнений полезно в любом возрасте, так как четкая артикуляция – осноа хорошей дикции. Артикуляционные упражнения для детей с нарушениями звукопроизношения – необходимость. Они подготавливают артикуляционный аппарат ребенка к постановки звуков.