Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423600,Республика Татарстан, город Елабуга, ул. Тази Гиззата, д.16 |
| Телефон: | +7(855)-573-38-61 |
| E-Mail: | ds34.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ детский сад №34" Радуга" комбинированного вида |
| Руководитель: | Гаязова Миляуша Махмутовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 210 воспитанника Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей |
| У нас учат: | 29 педагога, язык обучения татарский и русский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
“Тылсымлы рәсемнәр”/ “Волшебные картинки” 01.04.2024

Иң кече яшьтән үк балаларны тикшерергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү максатыннан, алар белән тәҗрибәләр үткәрү күздә тотыла. Су белән тәҗрибәләр вакытында балаларның хәтере байый, уйлау һәм фикер йөртү процесслары активлаша, кызыксынучанлыклары арта. Шулай ук, балаларның интеллектын, игътибарын, фикерләвен үстерә. 2 нче кечкенәләр төркемендә су һәм салфетка белән кызыклы тәҗрибә узды. Балалар шундый дулкынланып һәм сокланып суның фломастер белән кушылуын күзәттеләр. Алар килеп чыккан “тылсымлы рәсемгә” бик шатландылар.
Самого раннего возраста с целью научить детей проверять, делать выводы предполагается проводить опыты. Во время опытов с водой у детей обогащается память, активизируются процессы мышления, повышается любознательность. Также развивает у детей интеллект, внимание. В группе №2 прошел интересный эксперимент с водой и салфеткой.Дети с таким трепетом и восхищением наблюдали за соединением воды с фломастером. Они испытали огромный восторг от полученного эксперимента. Они были в восторге от получившейся” волшебной картины".
-
«Сак булыгыз, боз кузгала!» /«Осторожно, ледоход!» 29.03.2024

Без беренче санлы кечкенәләр төркемендә «Сак булыгыз, боз кузгала!» дигән темага әңгәмә үткәрдек, балаларга боз китү чорында сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлаттык. Алган белемнәрен ныгыту өчен балалар белән ситуацияле иллюстрацияләрне карадык. Шулай ук без рәсем шөгылендә «су өстендәге бозлавыкларны» ясадык. Ата-аналар өчен стендларда яз көне сулыкларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм боз кузгалу вакытында саклык чаралары турында мәгълүмат куелды.
Мы с детьми первой младшей группы № 1 провели беседу на тему «Осторожно, ледоход!», в ходе беседы ребятам объяснили о правилах безопасного поведения у водоёмов в период ледохода. Для закрепления полученных знаний с детьми рассмотрели ситуативные иллюстрации. Также на занятии по рисованию мы рисовали «ледоходы». Для родителей на стендах была выставлена информация о правилах поведения на водоемах весной и мерах предосторожности в гололедицу.
-
27 нче март- Бөтендөнья театр көне/ 27 марта - Всемирный день театра 27.03.2024

Бакчабызда традиция буенча ел саен театр атналыгы уздырыла. Еллык эш планы буенча узып баручы атнабыз театральләштерелгән спектакльләр атналыгы итеп билгеләнгән. Бакчабызда тәрбияләнүчеләр атна буе әкият геройларына, артистларга әвереләләр.
Театр нәниләрне сихри дөньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү сәләтен үстерә, актерлык осталыгына өйрәтә, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирә.Театральләштерелгән эшчәнлек балаларга әкият персонажлары белән якыннан танышырга, аларның җиңүләрен һәм җиңелүләрен , шатлыгын кичерергә ярдәм итә. 27 нче март – Бөтендөнья театр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата кысыларында без 13 нче мәктәпкә әзерлек логопед төркеме балалары белән кызыклы күңел ачулар оештырдык. “Театр турында нәрсәләр беләсез?”, “Нинди театрлар була?”, “Театрда үзеңне ничек тотарга?” кебек әңгәмәләр үткәрдек. Күптән түгел генә булган театр тамашаларын искә төшердек, төркемебездә театр төрләрен карадык. Бармаклы, өстәл театры, бибабо һәм яраткан әкият сюжетлары буенча инсценировкалар ясадык. Балалар әкият персонажларына әверелделәр, әкият геройларының характерларын һәм гамәлләрен бәяләп, үзләренең театр сәләтләрен күрсәтә алдылар. Хәтта иң кечкенә балаларга да Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасына нигезләнеп язылган “Егеткә җәнлекләр ничек ярдәм иткән?” исемле театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Балалар үзләрен чын артистлар итеп хис иттеләр. Бакчабызда театр көне күңелле, кызыклы һәм бик эмоциональ килеп чыкты. Артистлар булу һәркемгә ошады! Барысы да искиткеч сәнгать белән очрашудан рәхәтлек таптылар.
Ежегодно по традиции в нашем саду проводится театральная неделя. По годовому плану работы текущая неделя определена как неделя театрализованных постановок. Воспитанники нашего сада целую неделю превращались в героев сказок, артистов. Театр вводит малышей в волшебный мир, помогает раскрыть их таланты, развивает творческое мышление, учит актерскому мастерству, дает эстетическое и нравственное воспитание. Театрализованная деятельность помогает детям ближе познакомиться со сказочными персонажами, пережить их победы и поражения, радость. 27 марта - Всемирный день театра. В рамках этой даты мы организовали интересное времяпрепровождение с детьми логопедической подготовительной к школе группы № 13. Воспитанники проявили знания в беседах: «Что знаете о театре», «Какие бывают театры», «Как вести себя в театре». Они вспомнили театральные представления, которые посещали недавно, рассмотрели виды театров в своей группе: пальчиковый, настольный театр, бибабо. Дети играли в театрализованные игры с атрибутами настольного и пальчикового театра. Ребята становились сказочными персонажами, оценивали характеры и поступки сказочных героев, демонстрировали свои театральные способности. Самым маленьким детям показали замечательное театрализованное представление (по мотивам поэмы Г. Тукая “Шурале") " Как звери помогли парню?” Дети чувствовали себя настоящими артистами. День театра в нашем саду получился веселым, интересным и очень эмоциональным. Всем понравилось быть артистами! Все находили удовольствие в встрече с прекрасным искусством.
-
«Әтәчкәй» /«Петушок» 25.03.2024

Ташландык материаллардан ясалган кул эшләнмәләре балаларда кул хезмәтенә зур кызыксыну уята. иҗади фантазияләрен үстерегә ярдәм итә. Шулай ук ташландык материалны иҗат эшләрендә куллану балалаларны сакчыллыкка өйрәтә, кирәк булмаган әйберләргә икенче тормыш бирерү мөмкинчеллеге барлыкка килә. 12 нче төркем балалары «Киндер-сюрприз» конфетыннан бушаган пластик савыттан чираттагы кул эшләнмәсен ясадылар. “Әтәчкәй” җиңел эшләнелде һәм бик кызыклы килеп чыкты . Балалар үз эшләреннән зур канәгатьлек хисе алдылар.
Поделки из бросового материала вызывают большой интерес у детей к ручному труду, помогают развитию творческих фантазий . Так же использование бросового материала приучает ребенка к бережливости , он получает возможность дать вторую жизнь ненужным вещам. Дети из группы №12 сделали очередную поделку из пластиковой упаковки из-под яйца «Киндер - сюрприз». Поделка «Петушок» получилась очень интересной и делалась легко и просто. Дети получили огромное удовольствие от своей работы.
-
Бакчабызда “Нәуруз” бәйрәме / Праздник “Навруз” в нашем саду 21.03.2024

21 март - язгы көн белән төн тигезләшкән көн. Бу көнне безнең ата-бабаларыбыз "Нәүрүз"бәйрәмен үткәргәннәр. Кешеләр язга шатланганнар, бер-берсенә бәхет, сәламәтлек, мул уңыш теләгәннәр, җырлаганнар, биегәннәр, уйнаганнар, милли тәм-томнар белән сыйланганнар. 34 нче "Салават күпере" балалар бакчасында да педагоглар тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар белән бергә әзерләгән күңелле һәм кызыклы «Нәүрүз» бәйрәме үтте. Балалар бу бәйрәм турында күп яңалыклар белделәр, шигырьләр сөйләделәр, татар телендә җырлар җырладылар. Бәйрәмгә кунакка Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай килде. Алар үзара көч сынаштылар. Берничә ярыштан соң Кыш Бабай барыбер Яз-Матуркайга үз урынын бирде. Бәйрәм геройлары балалар һәм әти-әниләр белән кызыклы уеннар, конкурслар үткәрделәр. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр уңай кәеф хөкем сөрде, балалар һәм ата-аналар үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Мондый фольклор бәйрәмнәре халыклар арасында дуслыкны сакларга ярдәм итә, йола бәйрәмнәренә, туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли. Бәйрәм ахырында барысы да тәмле коймаклар белән сыйланды. Бу бәйрәм уңай хисләр һәм шатлык диңгезен бүләк итте.
21 марта - день весеннего равноденствия. В этот день наши предки проводили праздник "Навруз". Люди радовались весне, желали друг другу счастья, здоровья, богатого урожая, пели, танцевали, играли, угощали национальными сладостями. Вот и у нас в детском саду № 34 "Радуга" весело и интересно прошел прекрасный народный праздник «Науруз», который подготовили педагоги вместе с воспитанниками и родителями. Дети узнали много нового об этом празднике, рассказали стихи, пели песни на татарском языке. В гости на праздник пришли Весна – Навруз и Дед Мороз. После нескольких соревнований Дед Мороз все-таки уступил место Весне – красавице. Герои праздника провели с детьми и родителями интересные игры и конкурсы. От начало до конца царило праздничное настроение, дети и родители показали свои артистические таланты. Такие фольклорные праздники помогают сохранить дружбу между народами, воспитывают любовь и интерес к обрядовым праздникам, к родному языку. В заключении праздника все получили угощение. Этот праздник подарил море эмоций и радости.
-
8 нче март - әниләр бәйрәме 07.03.2024

Күптән көтелгән вакыйга: календарьда февраль ае март белән алышынды. Март аенда без иң күркәм бәйрәм -8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Әни иң кадерле яраткан кеше. 6нчы төркем балалары 8март бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алдылар. Әниләр өчен бүләкләр әзерләделэр.
Долгожданное событие: в календаре февраль заменил март. В марте мы отмечаем самый замечательный праздник-Международный женский день 8 марта. Мама-самый дорогой любимый человек. Дети 6-й группы с нетерпением ждали праздника 8 марта. Для мам приготовили подарки.
-
8 нче март иртәсе.\ Утренник 8 марта 04.03.2024

4 мартта икенче кече төркемдә Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм иртәсе узды! Балаларның бәйрәмдә чыгыш ясавы-әниләр өчен иң яхшы бүләк. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, әниләр һәм әбиләр турында шигырьләр сөйләделәр.Бәйрәм бик күңелле булды!
4 марта во второй младшей группе прошел праздничный утренник, посвящённый празднованию Международного женского Дня! Выступление детей на празднике – лучший подарок, который мамы могут получить от своих детей. Дети пели песни, танцевали, рассказывали стихи про мам и бабушек. Было весело, интересно и радостно!
-
Яз/Весна 04.03.2024

Безнең 3 нче кечкенәләр төркеме балалары уйнарга,шөгыльләнергә бик яраталар.Бүген без восковой карандаш белән таныштык.Урамда яз,кояш.Балалар белән бүген яз рәсеме ясарга булдык.Язны балалар төрлечә тасвирладылар;кояш,тамчы,су,күлләвекләр ясадылар.Рәсемнәр бик матур килеп чыкты.
Наши дети 3-й младшей группы очень любят играть,заниматься.Сегодня мы познакомились с восковыми карандашами.На улице весна,солнце.Сегодня мы с детьми решили нарисовать весенний рисунок.Весну дети описывали по-разному;рисовали солнце,капли,воду,лужи.Рисунки получились очень красивыми.
-
Леопольд дуслары белән әниләр бэйрәмендә 04.03.2024

9 нчы әзерлек төркемендә 8 март көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмдә күп кунаклар катнашты: Әниләр, әбиләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре.
Үзләренең шигырьләре, биюләре, җырлары белән балалар әниләренә күп яхшы сүзләр, наз һәм игътибар бүләк иттеләр. Балаларының чыгышларын карагач, күп кенә әниләрнең күңеле тулды . Бәйрәм атмосферасы катнашучылардан тамашачыларга зур җылылык һәм тантаналылык белән тапшырылды.Вподготовительной группе № 9 прошел праздник посвященный Дню 8 марта. На празднике присутствовало много гостей: бабушки, мамы, сотрудники детского сада.
Своими стихами, танцами, песнями дети подарили мамам и бабушкам много добрых слов, нежности и внимания. Посмотрев выступления своих детей, многие мамы были растроганы до слёз. Атмосфера праздника передалась от участников к зрителям с огромной теплотой и торжественностью. -
Кышны озату/ Проводы зимы 02.03.2024

Бүген Шишкин буаларында "Кышны озату" чарасы узды. Анда ярминкә, бәйрәм концерты, уеннар, күңелле йөрешләр оештырыла. Безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре, мөдир җитәкчелегендә, кунакларны тәмле кайнар коймаклар һәм үләнле чәй белән сыйладылар.
Сегодня на Шишкинских прудах прошли "Проводы зимы". Была организована ярмарка, праздничный концерт, игры, весёлые гуляния. Сотрудники нашего детского сада во главе с заведующей пекли и угощали гостей вкусными горячими блинами с вареньем, медом и травяным чаем.











