муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Хәтер вахтасы кысасында укучылар авылыбызда яшәгән сугыш ветераннарын даими рәвештә барлап, кайгыртып торалар. Аларның өйләрендә булалар, бәйрәмнәр белән котлыйлар, очрашуларга чакыралар. Менә чираттагы шундый тәрбия чарасы мәктәптә гөрләп үтте. “Җиңү безгә җиңел бирелмәде!” дип исемләнгән очрашуга җирлегебездә яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Сибгатуллин Рәшит Гыйниятулла улы килде. Калинин фронтында сугышып, Берлинга барып җиткән каһарманга 93 яшь! Ләкин ул әле бүген дә укучылар өчен ялкынлы патриот, тырыш һәм уңган авылдаш, нык гаилә нигезе. Ул үзенең тормыш юлы турында бик кызык һәм мавыктыргыч итеп сөйләде, барлык сорауларга җавап бирде. Балалар аның һәр сүзен йотлыгып тыңлады, бәйрәм белән котлап аны кочакларынына алдылар, ветераныбызны аллы-гөлле чәчкәләргә күмделәр. 2-4 сыйныф укучылары матур җырларын, 6-7 сыйныф укучылары шигырьләрен бүләк иттеләр. Һәр сыйныф махсус котлау сүзләре җиткерде. Бәйрәм фотога төшү белән аралаштырылып алып барылды һәм чәй өстәле артында төгәлләнде. Җиңүгә багышланган чаралар мәктәптә дәвам итә. ”Үлемсез полк” акциясенә , Хәтер вахтасына”, тантаналы митингка әзерлек алып барыла.
Опубликовано: 08.05.2016К списку новостей





