• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада

Опубликовано: 18.04.2017

Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада

18-21 апрель көннәрендә Казанда  Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада уза. Анда Татарстанның 43 районыннан, Россиянең 25 төбәгеннән, 13 чит илдән катнашучылар көтелә.

 Чарада татар теленнән һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларында призлы урын алган  8-11 сыйныф укучылары белемнәрен күрсәтә ала. 

  Төбәкләрдән катнашучылар исә төбәкара этапта катнашып сайлап алынган. Чит ил вәкилләре КФУ порталында сайлап алу туры узган, һәм алар белән әңгәмә уздырылган.

 Безнең районнан Норма мәктәбеннән Галипова Илүзә (укытучысы Җәләева Г. Г.), Рахматуллина Алисә, Ризванова Зәлия, Әсхадуллина Гөлназ (укытучылары Асадуллина Э. В.), Смәел мәктәбеннән Нәкыйпова Ләйсән (укытучысы Нәбиева Г. Х.),   Балтач урта   мәктәбе укучысы Котдусова Ләйсән (укытучысы Нигъмәтуллина Т. Х.), Балтач гимназиясеннән Мәхмүтова Лилия,  Насырова Мәдинә (укытучылары Әхмәтова Р. Ш.),  Урта Көшкәт мәктәбе    укучысы  Нурмөхәммәтова Әдилә (укытучысы Гафиуллина Г. М.), Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу Халыкара олимпиадада катнаша.

Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы 21 апрель көнне тәмамланачак. Җиңүчеләрне “Баскет-холл”спорт комплексында   бүләкләячәкләр. Кызларыбызга уңышлар телибез!



К списку новостей