• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиаданы йомгаклау тантанасы

Опубликовано: 25.04.2017

Татар теле һәм әдәбиятыннан

 V халыкара олимпиаданы йомгаклау тантанасы

 

18-21 апрель көннәрендә Казанда  татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада үткәрелде.

21 нче апрель көнне и сә Казанның «Баскет-холл» спорт комплексында 3500 тамашачы катнашында олимпиаданы йомгаклау тантанасы уздырылды. Тантанада республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов катнашты.

“Тел булмаса, милләтнең киләчәге юк. Сез, яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч туа”, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында. Татар телен Татарстанда гына түгел, Россия өлкәләре һәм чит илләрдә дә саклаганнары өчен катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде.

Олимпиаданың беренче турында 15 меңләп кеше катнашкан. Аларның 500е икенче турга узган. Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытайдан катнашучылар булган.

Алда хәбәр ителгәнчә,  олимпиадада безнең районнан да 10 укучы үз көчләрен сынады. Балтач гимназиясеннән Насырова Мәдинә (1 нче урын), Мәхмүтова Лилия (лауреат),  Норма мәктәбеннән Галипова Илүзә (2 нче урын), Смәел мәктәбеннән Нәкыйпова Ләйсән (2 нче урын) «Баскет-холл» сәхнәсендә бүләкләнделәр. Норма мәктәбеннән  Рахматуллина Алисә, Ризванова Зәлия, Әсхадуллина Гөлназ, Балтач  мәктәбе укучысы Котдусова Ләйсән, Урта Көшкәт мәктәбе    укучысы  Нурмөхәммәтова Әдилә, Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу финалда яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен дипломнарга лаек булдылар.

Кызларны зур уңышлары белән котлыйбыз! 



К списку новостей