МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
21 апрель көнне "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсына нәтиҗә ясалды. 25.04.2017

21 апрель көнне "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсына нәтиҗә ясалды. Татарстандагы 20 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы“ республика бәйгесендә җиңде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 500 000 сум күләмендә республика гранты тапшырылды. Алар арасында безнең “Балтач 2 нче балалар бакчасы” МБМББУ дә бар. Чын күңелдән барлык коллективны әлеге зур җиңү белән котлыйбыз! Киләчәктә дә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә сокланырлык матур эшләрегез, уңышларыгыз күп булсын, иҗат чишмәләрегез, рухи хәзинәләрегез саекмасын.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиаданы йомгаклау тантанасы 25.04.2017

Татар теле һәм әдәбиятыннан
V халыкара олимпиаданы йомгаклау тантанасы
18-21 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада үткәрелде.
21 нче апрель көнне и сә Казанның «Баскет-холл» спорт комплексында 3500 тамашачы катнашында олимпиаданы йомгаклау тантанасы уздырылды. Тантанада республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов катнашты.
“Тел булмаса, милләтнең киләчәге юк. Сез, яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч туа”, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында. Татар телен Татарстанда гына түгел, Россия өлкәләре һәм чит илләрдә дә саклаганнары өчен катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде.
Олимпиаданың беренче турында 15 меңләп кеше катнашкан. Аларның 500е икенче турга узган. Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытайдан катнашучылар булган.
Алда хәбәр ителгәнчә, олимпиадада безнең районнан да 10 укучы үз көчләрен сынады. Балтач гимназиясеннән Насырова Мәдинә (1 нче урын), Мәхмүтова Лилия (лауреат), Норма мәктәбеннән Галипова Илүзә (2 нче урын), Смәел мәктәбеннән Нәкыйпова Ләйсән (2 нче урын) «Баскет-холл» сәхнәсендә бүләкләнделәр. Норма мәктәбеннән Рахматуллина Алисә, Ризванова Зәлия, Әсхадуллина Гөлназ, Балтач мәктәбе укучысы Котдусова Ләйсән, Урта Көшкәт мәктәбе укучысы Нурмөхәммәтова Әдилә, Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу финалда яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен дипломнарга лаек булдылар.
Кызларны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Для родителей (законных представителей) воспитывающих детей с ограниченными возможностями здоровья.
21.04.2017
Для родителей (законных представителей) воспитывающих детей с ограниченными возможностями здоровья.
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» сообщает следующее:
- дети проходят обследование в ПМПК для определения образовательной программы и для прохождения медико- социальной экспертизы (ВТЭК);
- в Балтасинском муниципальном районе психолого медико- педагогическая комиссия (ПМПК) проводится 3 раза в год в декабре, марте и в августе. Следующая комиссия состоится 17 августа 2017г. Все документы сдать заблаговременно в МКУ «Управление образования».
По всем вопросам родители (законные представители) могут обращаться в управление образования района (2 этаж, 1 кабинет, Набиевой Р.Р., тел.884368
2-52-32).
Балтач районы мәгариф идарәсе хәбәр итә:
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны караучы ата-аналары игътибарына:
- укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди укыту программасы кирәклеген ачыклау һәм медико- социаль экспертиза (ВТЭК) үткәрү өчен ПМПК (психолого- медико- педагогическая комиссия) оештырыла.
- балтач муниципаль районында ПМПК елга 3 тапкыр – декабрь, март һәм август айларында уза. 17 апрель 2017елда киләсе комиссия утырышы була. Документларны мәгариф идарәсенә алдан китеру сорала.
Белешмә өчен: 2 этаж, 1нче кабинет, телефон 884368 2-52-32, Набиева Резеда Риф кызы.
-
Памятка для подачи электронной заявки на назначение отдельных мер социальной поддержки через Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан
19.04.2017
Памятка
для подачи электронной заявки на назначение отдельных мер социальной поддержки через Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан
В настоящее время на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (далее – Портал) uslugi.tatarstan.ru доступна возможность подать электронную заявку на назначение следующих государственных услуг:
компенсации части родительской платы за присмотр и уход за ребенком в образовательных организациях, реализующих образовательную программу дошкольного образования (основная компенсация);
дополнительной компенсации части родительской платы за присмотр и уход за ребенком в образовательных организациях, реализующих образовательную программу дошкольного образования, предоставляемой гражданам с учетом их доходов;
ежемесячного пособия на ребенка.
Для этого на Портале через «Личный кабинет» необходимо выбрать вкладку «Социальная защита» - «Услуги подачи заявления в соцзащиту» - "Подать заявление на основную компенсацию части родительской платы", либо "Подать заявление на дополнительную компенсацию части родительской платы", либо «Подать заявку для получения пособия на ребенка». Личное обращение в органы социальной защиты не требуется.
Обращаем внимание, что подача заявлений на вышеуказанные государственные услуги через Портал доступна только после регистрации в Единой системе идентификации и авторизации (далее - ЕСИА).
-
Төп дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан 19.04.2017

Төп дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан, Норма урта мәктәбендә мәгариф идарәсе методистлары – Бариева Г.Ф., Сабирова Ф.Т., Җиһангирова Г.Р. имтиханда катнашучы оештыручылар (организаторлар) өчен укулар уздырдылар. Анда барлыгы 125 укытучы документлар тутыру тәртибе, имтихан таләпләре белән таныштылар һәм тест эшләделәр.
-
Котлау
19.04.2017
Балтач урта мәктәбендә күп еллар укытучы булып эшләгән Халимов Мөдәрис Хидият улының70яшьлек юбилее булып узды.
Мәгариф идарәсе коллективы хөрмәтле укытучыбызны юбилее белән котлап мәгариф өлкәсенә керткән хезмәте өчен рәхмәт белдерде,изге теләкләрен җиткерделәр,киләчәктә дә тазалык-саулык,тынычлык теләделәр.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада 18.04.2017

Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада
18-21 апрель көннәрендә Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада уза. Анда Татарстанның 43 районыннан, Россиянең 25 төбәгеннән, 13 чит илдән катнашучылар көтелә.
Чарада татар теленнән һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларында призлы урын алган 8-11 сыйныф укучылары белемнәрен күрсәтә ала.
Төбәкләрдән катнашучылар исә төбәкара этапта катнашып сайлап алынган. Чит ил вәкилләре КФУ порталында сайлап алу туры узган, һәм алар белән әңгәмә уздырылган.
Безнең районнан Норма мәктәбеннән Галипова Илүзә (укытучысы Җәләева Г. Г.), Рахматуллина Алисә, Ризванова Зәлия, Әсхадуллина Гөлназ (укытучылары Асадуллина Э. В.), Смәел мәктәбеннән Нәкыйпова Ләйсән (укытучысы Нәбиева Г. Х.), Балтач урта мәктәбе укучысы Котдусова Ләйсән (укытучысы Нигъмәтуллина Т. Х.), Балтач гимназиясеннән Мәхмүтова Лилия, Насырова Мәдинә (укытучылары Әхмәтова Р. Ш.), Урта Көшкәт мәктәбе укучысы Нурмөхәммәтова Әдилә (укытучысы Гафиуллина Г. М.), Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу Халыкара олимпиадада катнаша.
Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы 21 апрель көнне тәмамланачак. Җиңүчеләрне “Баскет-холл”спорт комплексында бүләкләячәкләр. Кызларыбызга уңышлар телибез!
-
Грант «Лучшая практика обучения на государственных языках Республики Татарстан в общеобразовательных организациях Республики Татарстан» 15.04.2017

Грант «Лучшая практика обучения на государственных языках Республики Татарстан в общеобразовательных
организациях Республики Татарстан»
Министерство образования и науки Республики Татарстан проводит республиканский конкурс на получение гранта «Лучшая практика обучения на государственных языках Республики Татарстан в общеобразовательных организациях Республики Татарстан».
Основной задачей конкурсного отбора является выявление и поощрение общеобразовательных организаций, обеспечивающих высокую организацию процесса обучения детей на государственных языках Республики Татарстан.
Грантом является единовременная выплата Грантополучателям денежного вознаграждения в размере 1 000 000 (один миллион) рублей для реализации мероприятий, направленных на повышение качества обучения обучающихся на государственных языках Республики Татарстан, профессиональное развитие педагогического коллектива.
12 апреля 2017 года в образовательных организациях района- в МБОУ «Нуринерская средняя общеобразовательная школа», МБОУ «Бурбашская средняя школа», МБОУ «Карадуванская гимназия им. Б. Зиатдинова» работала республиканская комиссия конкурса на получение гранта.
-
Психологический десант в МБОУ "Кугунурская СОШ" 14.04.2017

-
"Психологический десант" в МБОУ "Салаусьский многопрофильный лицей" 14.04.2017








