муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Хыял"да үзидарә җыены узды. 10.01.2018

"Хыял" балалар оешмасында үзидарә членнары икенче ярты еллыкка эшләр планлаштыру буенча утырыш уздырдылар. Утырышта узган яртыеллыкка нәтиҗә ясалды, январь аена эш планы төзелде.
-
Каникулда тау шудык. 05.01.2018

Каникул көннәрендә дә мәктәп яны шау-гөр килеп торды. Кемдер катокта хоккей уйнады, ә менә башлангыч сыйныфлар, укытучылар көче белән ясалган тауда, рәхәтләнеп чана шудылар.
-
"Туган як серләре" конкурсында катнаштык. 04.01.2018

Республика күләмендә уза торган "Туган як серләре" дип исемләнгән видеороликлар конкурсының район туры булып узды. Әлеге конкурста 7 сыйныф коллективы катнашты һәм 1 урынны яулады. Молодцы!
-
Кошлар безнең дусларыбыз. 31.12.2017

Мәктәбебездә һәр уку елында "җимлек" операциясе уздырыла. Эзтабарлар әти-әниләр белән берлектә бик матур җимлекләр ясап мәктәп тирәсендәге агачларга беркетәләр һәм кыш буе кошларны җимнәр белән сыйлыйлар. Укучылар зур кызыксыну белән кошларның килеп җим ашауларын күзәтәләр.Алар каникул көннәрендә дә җимлекләрне буш тотмадылар, хоккей мәйданчыгына уйнарга килгән һәркем канатлы дусларына тәмле сыйлар алып килеп салды.
-
ОГЭ һәм ЕГЭларга әзерлек дәвам итә. 25.12.2017

Кышкы каникулның беренче көне булуга карамастан 9-11 сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнүләрен дәвам итәләр. Алар өчен рус теле, математика һәм сайланма фәннәрдән консультацияләр уздырыла.
-
"Зәңгәр ут яктысында" 23.12.2017

9-11 сыйныф укучылары өчен "Зәңгәр ут яктысында" дип исемләнгән яңа ел бәйрәме уздырылды. Бәйрәм күңелле маскаларга, моңлы җырларга, дәртле биюләргә бай булды. Күп бүләкләр алып килгән Кыш бабай белән Кар кызы, бәйрәм чыршысына хуҗа булырга теләгән Убырлы, аның мәкерен сизеп, чыршыны саклап калган Шүрәле дә бәйрәмгә аерым ямь өстәделеләр. Кичә бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
-
Кыш бабай бүләк өләште. 22.12.2017

Бүген мәктәпкә бик күп тәмле күчтәнәчләр алып Кыш бабай килде. Ул яңа ел җыры җырлап күрсәткән һәр укучыга бүләкләр бирде.
-
"Исәнме, Яңа ел!" 21.12.2017

Бүген мәктәбебезгә 1-4 сыйныф укучыларын бәйрәм белән котларга Кыш бабай белән Кар кызы килде. Хоттабыч белән Хуҗа Насретдин аларны сихерләргә теләсәләр дә булдыра алмадылар. Укучыларның зирәклекләре, өлгерлекләре әлеге әкият геройларының сихерен җиңеп чыкты.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 20.12.2017

5-8 сыйныф укучылары өчен "Хуш киләсең, яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Укучылар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Бәйрәм кызыклы маскаларга, җыр-биюләргә бай булды. Кичәгә килгән Убырлы да, Шүрәле дә бәйрәмнең матурлыгын бетерә алмады, киресенчә алар да бәйрәмебездә уңай әкият геройларына әйләнделәр.
-
Сыннар ясадык 19.12.2017

Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре дәвам итә. Әлеге уңайдан мәктәп коридорларын бизәдек Шулай ук мәктәп территориясендә кардан сыннар ясадык, матурлыкны үзебез өчен, үзебезнең куллар белән тудырдык.









