муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Татарча көрәш ярышлары башланып китте. 18.09.2017

Район күләмендә татарча көрәш буенча ярышлыр башланып китте. ООО"Арбор" призына уздырылган ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы 2 урынны яулады. Шәхси беренчелектә 10 сыйныф укучылары Хабибуллин Руфил һәм Свиридов Аликлар үз авырлыкларында 1 урынны яуладылар.
-
"Милләтләр кроссы-2017" 16.09.2017

Мәктәп күләмендә "Милләтләр кроссы-2017" уздырылды. Әлеге кросста барлык укучылар һәм укытучылар катнашты, призлы урыннар яулаган укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Татарстан Варислар берлегенә-27 яшь. 15.09.2017

"Хыял" балалар оешмасында ТВБның туган көне билгеләп үтелде.Укучыларга варислар берлеге турында презентацияләр күрсәтелде,эзтабарлар, варисларның кагыйдәләре, законнары, девизы искә тошерелде. 4 сыйныф укучылары белән вариска, 2 сыйныф укучылары белән эзтабарга керү өчен әзерлек эшләре башлап җибәрдек.
-
Мәдәният дәресе. 15.09.2017

Мәктәбебезгә мәдәният дәресе уздыру өчен авыл китапханәчеләре килде. Алар1-4 сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тараттылар һәм әлеге көндәлекне тутыру тәрбибен аңлаттылар.
-
Очрашу. 14.09.2017

Бүген мәктәбездә район полиция бүлегеннән Накипова Раушания Ленаровна булып китте. Ул, куркынычсызлык айлыгы кысаларында, 1-4 сыйныфларга әңгәмә уздырды.Ул укучыларга юл йорү кагыйдәләрен искә төшерде, терроризм, экстремизм очраклары турында,шулай ук мәктәптә, урамда, өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты.
-
"Игътибар - балалар" 13.09.2017

"Игътибар - балалар акциясе кысаларында рәсемнәр парады узды. Әлеге чарада беренче сыйныф укучылары да актив катнашты.
-
"Хыял" балалар оешмасында президент сайлаулары узды. 12.09.2017

"Хыял" балалар оешмасында президент сайлаулары узды. Сайлауларда 5-11 сыйныф укучылары катнашты. 51 тавыш җыеп 10 сыйныф укучысы Хабибуллин Руфил президент булды. 36 тавыш җыйган икенче кандидат Фазлиев Илгизәр спорт министры итеп сайланды.
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы дәвам итә. 12.09.2017

Мәктәп күләмендә үтүче балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында тәрбия сәгатьләре дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныфлар өчен "Синең сәламәтлегең һәм иминлегең" темасына әңгәмә узды. Әңгәмә вакытында укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, терроризм һәм экстримизм төшенчәләренә җаваплар таптылыр.
-
Үзидарә җыены узды. 12.09.2017

"Хыял" балалар оешмасында үзидарә җыены узды. Җыенда үзидарә членнары арасында эш бүлешенде, киләчәккә план төзелде. Яңа министрларга вазыйфалары аңлатылды.
-
Куркынычсызлык айлыгы бара. 02.09.2017

Республика тарафыннан 25 нче августан-25 нче сентябрь кадәр “Куркынычсызлык айлыгы” дип игълан ителде.









